Урамда үзеңне ничек тотарга?
Сәлам, дустым! Ниһаять, яз безнең янга да килеп җитте бугай. Кояш торган саен яктырак карый, катырак җылыта. Карлар эреп, җирләр кибүгә, урамнар, ишегаллары балалар тавышына күмелер. Син дә, һичшиксез, күп вакытыңны дусларың белән урамда үткәрерсең. Шуның алдыннан безнең киңәшләргә колак салып ал әле. Урамда йөргәндә, каршыңа очраган кешеләргә бәрелеп үтеп...
Сәлам, дустым! Ниһаять, яз безнең янга да килеп җитте бугай. Кояш торган саен яктырак карый, катырак җылыта. Карлар эреп, җирләр кибүгә, урамнар, ишегаллары балалар тавышына күмелер. Син дә, һичшиксез, күп вакытыңны дусларың белән урамда үткәрерсең. Шуның алдыннан безнең киңәшләргә колак салып ал әле.
Урамда йөргәндә, каршыңа очраган кешеләргә бәрелеп үтеп китмә. Сукмак тар булса, әби-бабайларга, балалы хатыннарга юл бирергә тырыш.
Тротуарның уң ягыннан бар. Дусларың белән бөтен тротуарга җәелеп барсаң, каршыгызга килүчеләргә юл бирергә онытма.
Урамда борын сеңгерү, каты итеп төчкерү, борында казыну бер дә матур түгел.
Чүпне җиргә атма, махсус чүп савытына ташла.
Урамда каты итеп көләргә, кычкырып сөйләшергә һәм җырларга ярамый. Моның белән син тирә-юнендәгеләрнең тынычлыгын боза аласың.
Авыру кешеләргә, кечкенә балаларга, әби-бабайларга игътибарлы бул.
Син ялгыш кына кемнедер эткәнсең, кемнеңдер аягына баскансың икән, сүзсез генә үтеп яисә чабып китмә – гафу үтен. Сине, һичшиксез, гафу итәрләр.
Урамда үзеңне матур итеп тота белергә генә түгел, сак та булырга кирәк.
Таганда атынганда, тимер тауга менгәндә, сак бул.
Турникта шөгыльләнгәндә, үз көчеңне белеп кенә эш ит. Башта тәбәнәк турникта күнегүләр ясарга өйрән, аннан соң гына биегенә мен.
Үзеңә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмә, аларга ияреп китмә.
Машиналар юлында уйнама. Тубың юлга очып китсә, уңга-сулга карамыйча, аның артыннан атылма. Тупның яңасын да алып була, ә менә син әти-әниең, якыннарын өчен бердәнбер – шуны онытма!