Әтиләргә
Әтиләргә багышланган шигырьләр
Әти йорт төзи
Минем әти – йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып торалар утлар.
Минем әти – кирпеч түши
Нык итеп, тыгыз итеп –
Матурлап, сырлап, шомартып,
Турылап, тигез итеп.
Югарыда көчле кран
Әйләнеп, йөреп тора.
Шушы машина әтигә
Кирпечләр биреп тора.
Көн саен йорт үсә бара,
Биеккә күтәрелә.
Әтием дә күтәрелә
Шушы йорт белән бергә.
Хәзер инде үз йортны мин
Тәрәзәдән дә күрәм.
Хәтта аның рәсемен дә
Дәфтәремә төшерәм. (Ә.Ерикәй)
***
Уң кул була,
Сул кул була,
Ә уң кул була тәти.
Тәти кул белән ашарга
Өйрәтте мине әти. (М.Фәйзуллина)
***
Әти палас кага
Сызгана да җиңнәрен,
Ала да сыек чыбык,
Кыйный әти... паласны,
Урамга алып чыгып.
Урамда уйнап йөргән
Малайлар, кыз балалар
Үрле-кырлы сикергән
Паласны кызганалар.
Әти көлә: «Бу палас
Тузанланып беткән, - ди, -
Тузаннарын кагарга
Кирәк булган күптән!» -ди.
Мин дә бит, үч иткәндәй,
Тузанга кергән идем,
Урамдагы тузанны
Туздырып йөргән идем.
Әтием палас кага,
Миңа да күз салгалый.
Бер паласка, бер миңа
Карап-карап алгалый.
Ахры, минем тузанны да
Каккаларга чамалый! (Р.Миңнуллин)
***
Бер шигырь
Без әти белән икәү
Охшаганбыз төс белән,
Борыныбыз да кәкре,
Авызыбыз да кечкенә.
Әти мине ярата,
Бик кадерләп үстерә.
Мин йөткерсәм, йөткерә,
Мин төчкерсәм, төчкерә.
Әти миңа охшаган,
Мин әтигә охшаган.
Әти миңа ышана,
Мин әтигә ышанам.
«Алма алмагачыннан
Ерак төшми» диләр бит,
«Алтын була кечкенә,
Артык үсми» диләр бит. (Муса Җәлил)
Әти бәйрәме көнне
Әти бәйрәме көнне
Без пешердек пилмән.
«Шундый тәмле булган —
Бөтен җире килгән."
(Бусын әти әйтте.)
«Челтәр-челтәр читләгән —
Камыры тишелмәгән,
Пилмән пешерүченең
Көче бушка китмәгән".
(Бусын әби әйтте.)
«Кызым да бит булышты:
Борычлашты, тозлашты,
Сарымсагын, суганын
Кирәк кадәр салышты".
(Бусын әни әйтте.)
«Әнием камыр җәйде,
Итен турап чыгарды,
Әнием тырышмаса,
Шулай матур чыгармы?"
(Бусын мин әйттем.) (Бикә Рәхимова)