Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 ноябрь 2025 15:46

«Әкияттә кунакта»

Яр Чаллы шәһәренең муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 5 нче «Теремкәй» балалар бакчасы: Ворсина Р.Д., өлкән тәрбияче Курамшина М.Н, балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбияче Тугушева Ф.Ш., тәрбияче

 

 

 

Белем бирү эшчәнлеге

«Әкияттә кунакта»

Яшь

зурлар төркеме, 5-6 яшь

Төп белем бирү эшчәнлеге

сөйләм теле үсеше

Интеграль белем бирү өлкәсе

робототехника

Эшчәнлек алып бару формасы

эшчәнлек

Максат

Проппа карталарына таянып әкиятнең эчтәлеген сөйли белүне формалаштыру

Программа бурычлары

Белем бирү бурычлары 

Проппа карталарына таянып әкиятнең эчтәлеген бәйләнешле, эзлекле итеп сөйләргә өйрәтү

Үстерелешле бурычлар

 

Лего конструкторлары белән эшләү осталыкларын үстерү, схема буенча эшли белүләрен ныгыту

Тәрбияви бурычлар

 

балаларның бер-берсенә карата юл куя белүләренә ирешү һәм дустанә мөнәсәбәттә булуларын формалаштыру

Көтелгән нәтиҗә

балалар берничә картаның билгесен беләләр, схема буенча модульне җыялар

Индивидуаль эш

Проппа карталарының билгесе, мәгънәсе

Сүзлек өстендә эш

тегермән, Проппа карталары

Алдан эшләнгән эш

Әңгәмәләр: "Дустың белән бер-береңә үпкәләсәң, нәрсә эшләргә?", "Дуслашырга өйрәнәбез, дус булуның серләре"; "Чукмар белән Тукмар" әкиятен уку; дидактик уеннар "Яхшымы, начармы?"

Методик алымнар

Әңгәмә, аңлату, эчтәлекне сөйләү, биремне кую, контрольдә тоту һәм тәртипкә салу.

Күрсәтмә әсбаплар

әкиятләрнең сюжеты буенча рәсемнәр, “Проппа” карталары, “Тылсымлы” китап, экранда тегермән схемасы

Таратма әсбаплар

LEGO WEDO 2 EDUCATION конструкторлары

Җиһазлау

физик культура җиһазлары (кечкенә төзү формалары), ноутбук, ИКТ экран, өстәлләр, урындыклар, “Проппа” карталары беркетелгән шакмаклар.

Әдәбият

"Чукмар белән Тукмар" әкияте

Дополнительная образовательная программа по техническому конструированию «РобоСтарт» на основе использования образовательного конструктора LEGO Education WeDo 2.0 – М., Издательство Перо, 2021

Схемы сборки моделей для занятий по дополнительной образовательной программе по техническому конструированию «РобоСтарт» на основе использования образовательного конструктора LEGO Education WeDo 2.0 – М., Издательство Перо, 2021

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, бергәләп басыйк әле, түгәрәк ясыйк әле! (Бергәләшеп кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар). Минем сезнең белән дуслашасым килә! Ә, сез минем белән дуслашасызмы? (Балалар җаваплары)

Дөньяда яшәү рәхәт!

Дус булуы күңелле!

Дусларың булу шәп!

Минем булу да бәхет!

Тәрбияче түгәрәк тирәли, балалар белән сәламләшеп уза

-Менә хәзер без дуслар!

Тәрбияче: Дусларым, мин сезне әкият дөньясына сәяхәткә чакырам. Тик әкиятләр дөньясына юл бик катлаулы -  анда эләгү өчен әкият исемнәрен белергә кирәк. Сез әкиятләр беләсезме? (Балалар җаваплары) Балалар, бу капка аша  узабыз һәм әкиятләр исемнәрен искә алабыз. Мин беренче узам - “Нечкәбил”. 

Физик культура җиһазларыннан капка ясалган, һәрбер бала әкият исемен әйтеп капка аша уза

-Менә ,балалар, без әкият илендә.

Төркемдә язучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән һәм татар халык әкиятләренең  сюжеты буенча рәсемнәр эленгән

-Карагыз,әле, ниндидер китап  бар монда.

- Дусларым, бу “Тылсымлы әкиятләр” китабы. Әйдәгез, ачып карыйк.

Тәрбияче китапны ача һәм балаларга“Чукмар белән Тукмар” әкиятенең сюжеты буенча рәсемнәрне  күрсәтә

-Сезгә бу әкият танышмы? Әкиятне кем язган? (Балалар җаваплары)

- Сез бу әкиятне сөйли аласызмы? Минем тылсымлы карталарым бар, алар безгә әкиятне сөйләргә булышырлар.

Күзләр өчен гимнастика уткәрү

Дусларым, без әкиятне нинди сүзләр белән башлыйбыз? (Балалар җаваплары) Бу йортны күрәсезме? Ул әкиятнең башын аңлата (туры килгән картаны күрсәтә)

Әкиятләрдә кемнәр яши? (әкият геройлары) Геройлар нинди була? (яхшы һәм начар), (әйтергә мөмкиннәр уңай геройлар һәм тискәре геройлар) Бу карталарда яхшы һәм начар геройлар төшерелгән (карталарны күрсәтә) Монысы нинди? Монысы? Әфәрин.

Әкиятләрдә ниндидер ярамаган эшләрне тыю очраклары бармы?  Кайсы әкиятләрне искә аласыз? (Балалар җаваплары) 

Ул тыелган очракларны бозучылар бармы? Нинди әкиятләрне әйтә аласыз? (Балалар җаваплары) 

Әкият ничек бетә? (Алар бик озак һәм бәхетле яшиләр, тәмам)

 

Индивидуаль эш: тәрбияче берничә баладан 1-2 картаның билгесен сорый.

 

- Проппа карталары ярдәмендә бергәләшеп әкиятне сөйләп алыйк.

 

(Тәрбияче “Проппа” карталары ярдәмендә әкиятнең эчтәлеген сөйли, “Проппа” карталарын ача бара )

Бер әбинең ике әтәче булган. (1 нче карта ) Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән.

Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән.

Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән.

Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. (3 нче карта ) Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар. (4 нче карта )

Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп:

- Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый:

- Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,- ди икән.

Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган.

Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,- алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан.

Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, алар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр.

Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән. (27 нче карта )

Физкульт минут

Күктә сүнде (йолдызлар),

Уянды (үрдәк-казлар),

Торсын (малайлар, кызлар)

(Кик-ри-кү-үк)!

(Кик-ри-кү-үк)!

 

Тәрбияче: Балалар, Чукмар белән Тукмар һәрвакыт дус, тату яшәсеннәр өчен әбигә тәмле ризыклар пешерергә кирәк, ләкин аның оны бетеп килә икән. Әбигә ярдәм итәбезме? Ничек ярдәм итәбез? (Балалар җаваплары). Әйе, дусларым, тегермән кирәк. Тегермәнне төзер өчен бармакларны әзерлик.

Бармаклар гимнастикасы

Исәнме, Нечкәбил! (ике кулның баш бармаклары “исәнләшә”)

Исәнме, Чукмар! ( имән бармаклары“исәнләшә” )

Исәнме, Тукмар! ( урта бармаклары“исәнләшә” )

Исәнме, Шүрәле! ( атсыз бармаклары“исәнләшә” )

Исәнме, Су Анасы! (чәнти бармаклары“исәнләшә” )

Исәнме, Сертотмас үрдәк! (чәнти бармаклары“исәнләшә” )

Исәнмесез! (балалар куллары белән йозак ясыйлар)

 

Балалар өстәл артларына парлашып утыралар, экранда схемага карап конструкторлардан тегермән төзиләр һәм әзер алгоритмны кулланып тегермәнне эшләтеп җибәрәләр

Тәрбияче: Хәзер әби бик сөенер инде, без аңа ярдәм иттек.

Рефлексия. Дусларым, сез бүген әти-әниләрегезгә нәрсәләр турында сөйләрсез? “Проппа” карталары нәрсә өчен кирәк? Сез “Проппа” карталары ярдәмендә әкиятне әти-әниләрегезгә сөйли алырсызмы?

Әби сезнең ярдәмегезгә бик сөенгән, ул сезгә күчтәнәч калдырган. (Балаларга истәлекле бүләкләр таратыла)