Әнием – минем кадерлем
“Әнием – минем кадерлем” дип исемләнгән балалар иртәсе.
(Күңелле көй астында балалар залга керәләр һәм ярым түгәрәк итеп басалар. Кунакка килгән әниләрне, дәү әниләрне, апаларны котлау өчен сүз балалар бакчасы мөдиренә бирелә)
Алып баручы: Балалар, без бүген дөньядагы иң кадерле кешеләребез – әниләр бәйрәменә җыелдык! Кадерле әниләр, барыгызны да үзебезнең кечкенәләр төркеме исеменнән кайнар котлыйбыз. Бүгенге кечкенә генә чыгышыбызны безнең бүләгебез дип кабул итәрсез.
Гөлбакчабыз нинди ямьле
Чәчәкләргә күмелгән.
Әниләрнең бәйрәменә
Шулай матур киенгән!
Чынлап та, бакчабыз бүген тагын да яктырып киткән кебек! Ни өчен шулай икән ул балалар?!
Балалар:
Әниләр бәйрәме булганга!
Алып баручы:
Ә сез әниләрне ничек итеп яратасыз?
Балалар:
Менә болай (балалар үз-үзләрен кысып кочаклап күрсәтәләр.)
Балалар белән бергә сөйләү:
Әни — ул һава! (кулларны өскә күтәрү)
Әни — ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)
Әни — ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)
Әни — ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )
Алып баручы:
Балалар, әйдәгез , матур шигырьләребез, җырларыбыз, биюләребез белән әниләрегезне шатландырыйк әле!
Битемнән үбеп, Фирдинә
Сабыем диеп
Уята мине
Әнием сөеп.
Әйдәле, бергә Иркә
Шатлыклар телик
Иң әйбәт әни –
Минем әни бит.
Бию “ Яулыклар юабыз”
Әни булганда Сылу
Өйләр ямьлерәк.
Күлмәкләр матур,
Ашлар тәмлерәк.
Әни булганда Вика
Яшәве рәхәт.
Рәхмәт, әнием,
Сиңа зур рәхмәт!
Парлы бию “Две маленькие крошки”.
Алып баручы: Тимур, а ты любишь свою маму? Расскажи стишок про маму.
Маму свою Тимур
Очень люблю.
Мама придет,
Я ей спою
Маму свою
Очень люблю.
Әни пәрәмәч пешерә Азиза
Вак итеп, тәмле итеп
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп , тәмле итеп.
Мине әни көн саен Камал
Бакчага үзе илтә
Мин бакчада уйнап калам
Әнием эшкә китә.
Танец “Весёлый каблучок”
Әнием, кадерлем Әминә
Шатлан, көл син,
Җыр булсын бүләгем
Гөлләргә тиң син!
Әниләрне, әбиләрне Инсаф
Яратабыз, тыңлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне –
Бәйрәм белән котлыйбыз!
Бүген әниләр бәйрәме, Аяз
Матур җырлар җырлыйбыз.
Шатланышып без уйныйбыз,
Бер дә биеп туймыйбыз.
Бию “Курчаклар белән бию”
Песи керә ( уен уйната)
Татарча парлы бию
Җыр “Рәхмәт, әнием!” (2-3 яшьлекләр өчен аудиокушымта)
Алып баручы: Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә һәрчак балаларыбызның менә шундый бәхетле, шат, сәламәт булуларына сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын!
Ганиева Фәния Фаилевна, МБМББУ «Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы»