Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 июня 2025 14:08

Балачак - мәңге истә калачак!

1 июнь - балалар яклау көне уңаеннан Актаныш «Ромашка» балалар бакчасының әзерлек төркем балалары, Актаныш үзәк балалар китапханәсенең кызыклы клоуны, мөлаем Мальвинасы һәм Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтова белән берлектә, кояшлы балачак һәм әкиятләр дөньясына сәяхәткә чыктылар.

Рәхәтләнеп биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар, үзләре яраткан әкият «Теремкәй», «Йомры икмәк», «Шалкан» геройлары булып инсценировка күрсәттеләр, җәйге яллар алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, балалар бакчасы ишегалдында юл йөрү билгеләре рәсемнәрен ясадылар. «Бердәм Россия» партиясенең истәлекле бүләкләре әлеге бәйрәмнән балаларга тагы да канәгатьлек хисе һәм йөзләренә елмаю өстәде. 
Һәр баланың балачагы сәламәт, якты һәм имин булсын!
 
Алена Галиева, Актаныш үзәк балалар китапханәчесе.