Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 января 2025 10:42

Батыр киңәшләре

Беркөнне Батыр урманга утын әзерләргә китте. Көн урманнар артында, караңгы таулар артында, тиз агып торган елга артында - аргы якта югалып барганда, Батыр өйгә кайтырга жыенды.

Кинәт агачлар артында нәрсәдер шыгырдаган тавыш ишетелде. «Нәрсә икән анда? Карарга кирәк» - дип уйлады Батыр. Барып караса, мондый куренеш: малай жирдә ята, янәшәсендә Шүрәле басып тора, ә кулында велосипед.

         - «Монда нәрсә булды соң? Ни өчен Шүрәле малайның велосипедын тартып алган, ә малай җирдә ята? - дип сорады Батыр. Сүзне Шүрәле дәвам итеп: «Мин чәйгә кушарга дип төрле яфраклар жыеп йөри идем, кинәт зур тизлектә бу малай мина килеп бәрелде. Мин  куркып калдым, велосипедның минем кулыма ничек элеккәнен сизми дә калдым» - диде. Малай дәвам итеп: «Ә мин, көндез жир жиләге жыярга килдем. Кәрзин төбен генә капларга өлгердем, күлдә  су коенасым килде, су буена йөгереп киттем. Көн сизелми дә үтеп китте, караңгы төшә башлады. Кәрзинемне урманда калдырганым искә төште, тиз генә велосипедка утырып, эзләргә чаптым. Караңгы булу сәбәпле, мин Шүрәлене бөтенлэй күрмәдем, бәрелдем» - диде. Батыр аларны игътибар белән тыңлады һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшләр бирде: «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү балалардан да, өлкәннәрдән дә белем таләп итә. Кайда булуга карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ундүрт яшькә кадәр велосипедта йөрү тротуарлар, жәяүлеләр һәм велоҗәяүлеләр юллары буенча гына башкарылырга тиеш. Ә тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр үзләре белән яктылык кайтара торган элементлы предметлар йөртергә һәм бу предметларның күренеп торуын тәэмин итәргә тиеш» - дип төгәлләде.

         Батыр татулашу билгесе итеп, Шүрәлегә яктылык кайтаручы жилет бүләк итте һәм әйтте: «Юлга чыксан, уйлап чык, жилетыңны киеп чык!». Ә малайга болай диде: «Юлда җәяү имин йөрим дисәң, фликерны иң якын дус ит!»

         Шүрәле белән малай Батырга кыйммәтле киңәшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.

 

Ләлә Сафина, Столбище «Акварелька» балалар бакчасы тәрбиячесе.