Габдулла Тукайның туган көне уңаеннын үткәрелгән викторина–кичә
Апрель җитсә, исемеңне җырына куша тургай...
Максат:Балаларның бөек шагыйрь Г.Тукай турындагы белемнәрен гомумиләштерү, яңа мәгълүматлар бирү.
Бурычлар:
- Г. Тукай әсәрләрен укырга теләк формалаштыру, укыганда балаларның әхлакый сыйфатларын, акылын, хисләрен үстерү.
- Шагыйрь иҗатына кызыксыну тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тудыру.
- Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, игътибарлылык, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эшләр: балаларны Г.Тукайның тормышы,иҗаты, әкиятләре, шигырьләре белән таныштыру,мультфильмнар,презентацияләр карау,шигырьләрен ятлау,җырларын өйрәнү.
Җиһазлау. Г. Тукай портреты, китаплары, проектор, экран, PowerPoint программасында ясалган презентация, мольберт, фломастер.
1 нче слайд. Г.Тукай портреты.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Иҗтиһады белән маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Тәрбияче: Әйе, халкыбызның сөекле улы - бөек шагыйребез,мәшһүр Тукаебызның туган көне апрель аенда .
1 бала:Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
2 бала:Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!
3 бала:Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
«Су анасы», «Шүрәлеләр»-
Безнең дуслар барсы да.
Тәрбияче:Әйдәгез,нәни дусларым, шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән кичерик әле:
2 нче слайд.
Язның иң матур мизгелендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, куак – агачларда хуш исле бөреләр уянган чакта башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади бер малай дөньяга килә. Аңа Габдулла дигән исем бирәләр.
Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.Габдуллага 4 ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан,Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза.Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска була.Әмма шул кыска вакыт эчендә дә сезнең өчен күп санлы әкиятләр,шигырьләр иҗат итеп калдыра.
Тәрбияче:Кадерле балалар! Без бүген Г.Тукай иҗаты буенча төзелгән викторина-кичәгә җыелдык. Ягез, сынатмагыз, югалып калмагыз, тырышыгыз,белемнәрегезне күрсәтегез?(Балаларны ике төркемгә бүлеп утыртабыз.Төркемнәргә исем бирелә.)
Ә хәзер уенны башлап җибәрәбез. Уенда сезнең тапкырлыгыгыз, осталыгыгыз сорала.
Минем сезгә берничә соравым бар. Игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирегез.
1.Габдулла Тукай кайчан туган? (1886 нчы елның 26нчы апрелендә)
2.Габдулла Тукайның туган авылы (Кушлавыч)
3.Тукайның балачактагы кушаматы (Апуш)
4.Безнең шәһәрдә Тукай белән бәйләнешле булган нинди истәлекле урыннарны беләсез?
(Яр буе Тукай урамы, Тукай скверы һәм анда Тукайга hәйкәл)
Әйдәгез, әкиятләр иленә сәяхәткә киттек.
3 нчы слайд.Акбай рәсеме.(рәсемгә тавыш яздырылган)
Акбай.Һау-һау!Исәнмесез, балалар!Мин дустым Мияуны югалттым.Аны табарга ярдәм итегез әле.
Тәрбияче:Ярдәм итәбезме,балалар?
Балалар:Әйе!
Мияуны без Тукайның китап битләреннән эзләрбез.
4 нче слайд. «Нәкъ кеше кебек үзе
Маңгаенда бар мөгезе.
Ә шулай да шаккатыра
«Былтыр кысты! – дип кычкыра.
Туганнарын чакыра. Кем ул?»
Нинди әкият бу балалар?
Балалар:“Шүрәле”.
Тәрбияче:Дөрес,”Шүрәле” әкияте.Сез экранда бу әкиятнең геройларын күрәсез.Ләкин монда бер артык рәсем бар.
5нче слайд.Шүрәле, Былтыр,Сертотмас үрдәк....
(Балалар Сертотмас үрдәкнең башка әкияттән икәнен әйтәләр)
Тәрбияче:Бу әкияттә Мияуны тапмадык.Икенче биткә күчәбез.
6 нчы слайд.(“Су анасы” әкияте сюжеты)
«Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!» (Су анасы)
Тәрбияче:Ягез инде, әйтеп карагыз, бу әкиятнен исеме ничек?
(Балалар әкиятнең исемен әйтәләр)
Тәрбияче: Бу әкияттә малай Су анасының нәрсәсен урлаган?
7 нче слайд. Слайдта берничә вариант.
-башмаклар,
-сумка,
-тылсымлы көзге,
-алтын тарак.(Балалар дөрес җавапны табалар)
Тәрбияче:Бу әкияттә дә без Мияуны очратмадык. Киләсе биткә күчәбез.
8нче слайд. “Кәҗә белән сарык” әкиятеннән сюжет.
Мин сезгә хәзер әкияттән бер өзек укыйм, тапкырга -табышмак, әкият белсәң - җавабын тап!
Табышмакның җавапларын
Эзләмә әллә кайдан.
Укысаң әгәр тырышып –
Син табырсың Тукайдан.
Тапкырларга табышмак!
-Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә,
Тоягы була ярык,
Исеме аның ... (сарык)
Тәрбияче: Әйе, дөрес, бу Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте.
Ә хәзер экранга карагыз.Рәсемнәрне әкиятнең әчтәлеге буенча урнаштырырга кирәк. (Рәсемнәрне әкиятнең әчтәлеге буенча урнаштыралар)
Тәрбияче:Балалар, кәҗә белән сарыкның капчыгында ничә бүре башы була?
Кәҗә белән сарыкта нинди сыйфат булу сәбәпле бүреләр аларны ашамаганнар?
9 нчы слайд:
- тапкырлык,
- чыдамлык,
- кызгану,
- хезмәт сөючәнлек.
Бу әкияттә Мияуны очраттыкмы , балалар?
(Балаларның җаваплары)
Тәрбияче:Бәлки без Мияуны Г.Тукайның шигырьләрендә очратырбыз.Мин сезне Тукай шигырьләре буйлап сәяхәткә чакырам.
Геройны табышмак аша бел!
10нчы слайд:Сакаллы килеш туа,
берәү дә гаҗәпләнми.
Тәрбияче:Кем бу табышмакның җавабын белә?
Бала:Бу табышмакның җавабы була –кәҗә.Г.Тукайның «Гали белән кәҗә»шигырендә дә кәҗә турында сүз бара.
11нче слайд.Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт.
Ә исеме аның ...
Балалар:Эт. Кешенең дусты турында Г.Тукай да искиткеч матур шигырь язган. Аның исеме“Кызыклы шәкерт”
Тәрбияче: Тапкырларга тагын бер табышмак, я тизрәк җавабын тап!
12нче слайд.Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып.
Балалар:Бу –күбәләк.Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырендә дә без күбәләк белән очрашабыз.
13нче слайд:“Шигырьне дәвам ит”
1. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
(Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.) -“Туган тел”шигыре.
2.Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
(Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?)-“Бала белән күбәләк”шигыре.
Хәрәкәтле уен:“Капкалы”.
14 нче слайд:“Тылсымлы капчык”-уены.
Тәрбияче:Бу “Тылсымлы капчык” та сорауларга җавап- рәсемнәр яшеренгән.
1 төркемгә: –Тычкан нинди сыеклык эченә егылып төшкән?
Нәрсә ул һәм кайсы шигырьдән?(Сөт – “Сөткә төшкән тычкан”шигыре).
2 төркемгә: – Карлыгач үзенә ояны кайда ясый? (Тәрәзә капкачында – “Карлыгач”шигыре).
Тәрбияче: Г.Тукайның нинди шигыренә язылган җыр татар халкының гимнына әверелде?
15нче слайд. Слайдта берничә вариант:
-«Туган авылым»
-«Туган тел»
-«Сабыйга»
-«Бишек җыры».(Дөрес җавапка презентациядә халык көе «Туган тел» уйный)
Тәрбияче:”Эш беткәч уйнарга ярый”шигырендә сабыйны урамга чакырган геройларны тәртип буенча әйт.
(Кояш,алмагач,сандугач) 16нчы слайд.
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби,
Бабай hәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү:
Безнең песи җиденчесе.
Тәрбияче:Балалар,Г.Тукайның бу шигыренең исеме ничек?
Балалар: “Безнең гаилә”шигыре.
Тәрбияче:Менә Акбай синең дустың да табылды.
Акбай:Һау-һау,зур рәхмәт сезгә, балалар! Сез, миңа дустымны табарга гына ярдәм иттегез.Мин әкият дөньясында кунакта булдым,зәңгәр күлдәге Су анасы ,урман хуҗасы Шүрәле белән таныштым һәм сез дә миңа яраткан шагыйрегез турында белемнәрегезне күрсәттегез.
(Викторина буенча нәтиҗә ясала)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Сез Тукай шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Изге туган телебезгә, татар теле - Тукай теленә тугры булып үсәсез.Киләчәктә дә Тукай шигырьләрен өйрәнегез, яратыгыз, укыгыз. Аның шигырьләре сезне бары тик яхшылыкка гына өйрәтер, белемле итәр.
Безнең һәрберебезнең йөрәгендә Тукай әсәрләре мәңге яшәсен!
Туган җирең,халкың турындагы
Әсәрләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь-яшь Тукай булып яшисең.
Файдаланылган әдәбият.
1.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. –
2.Журнал “Салават күпере”.,2006 №3. “Идел-пресс”
3.Журнал “Салават күпере”.,2006 №4. “Идел-пресс”
4.Рәмиев Ф. Габдулла Тукай әсәрләре : сүзлек-белешмәлелек.-Казан : Татар.
кит.нәшр.,2012.-480б.
5.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.
6.Рәсемнәр һәм музыка интернетның ирекле чыганагыннан алынды
Яр Чаллы шәһәре, 5 нче «Теремкәй» балалар бакчасы, Курамшина М.Н. югары категорияле ана теленә өйрәтү тәрбиячесе, Тугушева Ф.Ш. югары категорияле тәрбияче.