Изге йөрәк
Юл кагыйдәләрен өйрәнүгә нигезләнеп язылган әкият.
Әүвәле заманда яшәгән ди бер бик акыллы тылсымчы. Аның тора торган җиренә бару өчен, биек-биек үрләр кичергә, тынлыкны нык саклап торган усаклар аша үтәргә, бер-берсен кочаклап, серләшеп торган каеннарны күрергә, күктә очып йөргән төрле-төрле төстәге кошларның бәгырьгә үтеп кереп, сихри көч биреп сайрауларын ишетеп калырга туры килгән. Зур түгәрәк күлдә ап-ак аккошларның, талгын гына сихри йөзүләрен күзәтергә туры килгән. Катламнардан актарылып чыгып, челтер-челтер килеп, сихри бер көчкә ия булган чишмә үзе генә дә ни торган. Чишмәнең суы инеш булып, шарлавыклар ясый-ясый, ямь-яшел ярларны калдырып, елгаларга барып тоташканнар. Ә елгалар берләшеп, зәп-зәңгәр сулы диңгезләр барлыкка китергәннәр. Ә кояш шушы сихри матурлыкны үзенең алтын нурлары белән коендырып торган.
Ә тылсымчының тора торган сарае тау кырыена уеп, бик матур итеп, кыйммәтле ташлардан төзелгән була.
Тылсымчының ике укучысы булган: берсе – Гали, икенчесе – Вәли. Тылсымчы иртәдән кичкә кадәр тылсым серләренә өйрәткән.
– Тәрбияле булыгыз, яхшы белән яманны аерганда бик тә игътибарлы булыгыз. Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын чын ихластан чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрен дә үзегез җыярсыз, – дигән тылсымчы.
– Шәһәрләргә барасыгыз булыр, күп кешеләр арасында йөрисегез булыр диеп, юл кагыйдәләрен дә өйрәтергә онытмаган. Аларның тормышын, яшәешен кызыклы уеннар белән баеткан, төрле-төрле витаминлы ризыклар ашаткан, тәмле-тәмле эчемлекләр эчерткән.
– Сез үсеп житкәч, минем таянычым, юанычым, горурлыгым булырсыз, – дип еш кына кабатлый торган булган Вәли белән Галигә.
– Белегез шуны, мең алтын ташыгыз булганчы, бер акыллы башыгыз булсын, – дип өйрәткән тылсымчы.
Еллар бер-бер артлы үткәннәр, сулар да акканнар, тылсымчының укучылары да таза, чибәр егеләр булып үсеп житкәннәр. Тылсымчы картның да сүзләре акрынлап тормышка аша башлаганнар.
Бервакыт тылсымчы карт бик каты авырый башлый. Вәли белән Галине чакырып китергән дә болай дигән:
– Беләсезме укучыларым, минем көннәрем санаулы кала бугай, үзем сизәм. Тылсымнар булышмый, башка төрле дәва кирәктер, – дигән. Вакыт килеп җитте, мин үземнең тылсымымны кайсыгызгадыр калдырырга тиеш.
– Сез икегез дә минем өчен бик якын, кадерле. Мин сезгә бер сынау уйлап таптым. Сезне ярты елга илләр буенча сәяхәткә чыгарам, тылсым серләренә тагын да яхшырак төшенергә. Кайсыгыз осталыгын күрсәтә ала, шуңа тылсым иленә хәер-фатихамны бирәм, – дигән.
Гали шунда ук: «Мин җинәчәкмен!», – диеп яшен тизлегедәй очып та китә.
Вәли генә бер дә ашыкмый.
– Юк, укытучым, мин беркая да очмыйм, мин сезнең белән калам. Ничек итеп, авыру килеш сезне калдырып китим, – дигән. Тылсымчы карт, Вәлинең бу сүзләренә бик тә шатлана, хәтта савыгып киткәндәй була.
Вәли барлык көчен жыеп, белемен туплап, картны дәваларга әзерлек башлый. Укытучысын дәвалау өчен, дарулар алырга шәһәргә барырга кирәк була. Ә шәһәрдә йөрер өчен юл кагыйдәләрен бик яхшы белергә кирәк.
Карт тылсымчы аңа:
– Син хәзер кешеләр күп яши торган, транспорт чаралары күп йөри торган жиргә барасың. Урамга чыгу белән юл хәрәкәтендә катнашучыга әвереләсең. Әгәр син юлда җәяү барсаң – җәяүле буласың. Юлда игътибарлы бул! Сулга да, уңга да кара. Иң куркынычы шул, беркайчан да кызыл сигналга йөгереп чыкма, яшел сигнал янганын көт. Әгәр син нинди дә булса кешеләр утырта торган транспорт чарасында барасың икән, син пассажир буласың. Нинди дә булса транспорт чарасын идарә итүчене күрәсең икән, ул йөртүче була. Юл – транспортның хәрәкәт итә торган урыны. Ул берничә үтеп китә торган өлешкә ия булырга мөмкин – трамвай юллары, тротуарлар, юл кырыйлары һәм бүлү сызыклары.
–Хәтереңдә калдыр берүк, – дигән карт тылсымчы.
Тротуар – жәяүлеләр юлы. Җәяүле бары тик уң яктан гына йөрергә тиеш. Җир транспорты да төрле була. Йөк автомобильләре йөк ташый. Җиңел автомобильләр пассажирлар күчерергә ярдәм итә. Җәмәгать транспорты күп санда кешеләр күчерергә ярдәм итә. Махсус транспорт кешеләргә ярдәмгә ашыга. Вәли, син шәһәр эчендә җәмәгать транспортында йөрергә тиеш буласың, – ди карт тылсымчы.
– Ярый, Вәли, сиңа китәргә вакыт, калганын кайткач кабатларбыз.
Вәли мотоциклына утырып, башына шлемын киеп шәһәргә, даруханәгә чыгып китә.
Әйләнә-тирәнең матурлыгына соклана-соклана, кояшның искиткеч рәхәт җылытуына хозурланып, каядыр югарыда, чиксез зәңгәр киңлектә яңгыраган тургай җырын тыңлый-тыңлый, Вәли шәһәргә килеп житкәнен сизми дә кала.
Мотоциклын бер агач төбендә калдырырга уйлый ул.
Агач башында утырып торган кош телгә килә:
– Вәли, транспортны шушы мәйданчыкта көт, автомобильләр йөри торган юлга чыкма.
– Трамвайга утыру өчен, юлны бары тик трамвай туктап беткәч кенә чыга башла.
– Кергәндә башкаларга комачаулама.
– Бер тукталыш арасында билетка түлә.
– Тавышланма һәм транспортта чүпләмә.
– Йөртүчене сөйләштереп аңа комачаулама.
–Транспортның тәрәзәсеннән кулыңны, башыңны чыгарма.
– Өлкәннәргә, авыруларга һәм балалы пассажирларга урын бирергә онытма – дигән кошчык һәм очып та киткән.
Трамвайда барганда балалар уйнар өчен ясалган тыныч урыннарны да күзәтеп барган.
Транспорт светофорын да күреп үткән. Ул өч төстән торганын исенә төшергән. Кызыл сигнал – хәрәкәтне тыя, сары сигнал – тиздән алмашынуын белдерә, яшел сигнал – хәрәкәтне рөхсәт итә. Вәли барлык алган белемнәрен туплап, даруханәдән кирәкле даруларын алып юлга чыга. Юлда аны тургайларның сихри сайравы озатып бара.
Карт тылсымчы акрынлап булса да да уңайлана.
Галинең дә кайтыр вакыты житә. Гали ничек яшен тизлегендәй чыгып киткән булса, шулай кайтып та керә.
–Укытучым, мин кар тауларын шоколад, болытларны шикәр итәргә өйрәндем.
–Булдыргансың, яхшы булган, – ди тылсымчы карт. Ләкин мин тылсым иленә хәер-фатихамны Вәлигә бирәм.
–Менә күрәсенме Гали, ул мине бернинди тылсымсыз, үлемнән алып калды. Хәтта мин үзем эшли алмаган эшне башкарып чыкты бит Вәли.
– Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет – саулык, икәнен бердә онытмагыз, укучыларым, – дигән укытучы .
Тылсымчы карт узенең тылсым мантиясен Вәлинең җилкәсенә салу белән, тагын да көчле, чибәр егеткә әверелгән. Вәли моны бер дә көтмәгән була, оялып, кызарып куя.
–Көч һәм белем вакыт белән килә, ә изге йөрәк шулай ук кала, бер дә гомергә үзгәрми, – дигән карт тылсымчы.
Хәкимова Рәзинә Харис кызы, Казан шəhәре Яңа Савин районының «99 нчы катнаш төрдəге балалар бакчасы» тәрбиячесе.