Кая барасыңны уйла һәм юлны дөрес сайла!
Зурлар төркеме өчен.
Максат: Әти-әниләрнең юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү. Юл билгеләре, транспорт төрләре турында белемнәрен камилләштерү. Уенда катнашучыларны юлларда очрый торган киеренке хәлләрне чишәргә күнектерү. Башваткычлар чишеп, конструктор белән төзеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген әти-әниләргә аңлату. Әти-әниләр арасында дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Методик алымнар: Сораулар, уеннар, киеренке хәлләрне чишү, слайдлар, рәсемнәр карау, төзү, гомумиләштерү, башваткычлар чишү,табышмаклар өйрәнү.
Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын, хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында күзаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, юл йөрү кагыйдәләрен, светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында белемнәрен ныгыту, кабатлау. Уен кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү. Килеп туган каршылыкны, үз- ара киңәшләшеп, дусларча чишү.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, сүзлек өстендә эш, сораулар, үсендерү.
Алдан эшләнгән эш: “Әти әниләргә юл йөрү кагыйдәләре буенча тәкъдимнәр” темасына информация элү; сөйләшүләр уздыру; “Юл йөрү кагыйдәсе куркынычсызлыгын пропагандалау” темасына гаилә газеталары чыгару конкурсына катнашырга тәкъдим итү; Әти-әниләргә һәм баларага “Светофор ясарга һәм төсләрен өйрәнергә индивидуаль эшләр тәкъдим итү; юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар җырларының аудиоязмаларын туплау; шигырьләр,табышмаклар туплау; “Юлларда сак булыйк!” темасына слайдлар төзү ; залны темага кагылышлы рәсемнәр,плакатлар белән бизәү; уеннар өчен атрибутлар(юл тамгалары рәсемнәре,ватманнар,фломастерлар,уенчыклар)
әзерләү)
Җиһазлау: Катнашучылыр, махсус транспорт төрләре, тыючы, кисәтүче, боеручы, хезмәт күрсәтүгә ишарә итүче юл билгеләре рәсеме, киселгән мәхсус рәсемнәр, жезл һ.б.
Бәйге барышы:
Алып баручы.Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора, күрегез!
Балалар һәм әниләр катнашында
Бәйге була, белегез!
Хәерле кич, хөрмәтле балалар-әниләр, кунаклар. Бүген бездә кызыклы, эшлекле төстә очрашу. Без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерербез. Ике командага бүленеп көч сынашып үзебезнең юл йөрү кагыйдәләре хакынды белемнәребезне тикшереп үтәрбез. «Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дип аталган очрашуыбызны башлыйбыз.
Ә хәзер, көчле алкышлар астында команда членнарын бирегә чакырыйк. Рәхим итегез!
Командалар безне үзләре белән таныштырып китәрләр.
“Светофор” командасына сүз бирелә.
Безнең команда “Светофор”.
Безнең девиз:
“Юл йөрү кагыйдәсен
Бик тә килсә беләсең.
Аның тәртибе гади:
Кызыл янса тукта , ди.
Сары төстә “Игътибар!”
Яшел янгач китеп бар”.
Зебра” командасын тыңлыйк.
Безнең команда “Зебра”.
Безнең девиз:
“Җәяүлеләр сукмагы –
Зебра,- диеп атала.
Автомобильләрне үткәр дә
Син алга таба атла”.
Безнең жюри членнары: балалар бакчасы мөдире Хакимова Гөлфәмә Фаильовна,өлкән тәрбияче Гумарова Фәния Жамсутдиновна, начальник Балтасинского отделения ГБУ «БДД» Лилия Мухамматовна.
Сезне кызыклы конкурслар,уеннар көтә. Шулай итеп башлыйбыз.Сезгә уңышлар телим.
1 бирем. Разминка "Тыпырда – кул чап".
Дөрес булса кул чабабыз, дөрес булмаса тыпырдыйбыз.
1.Балалар бакчасына барганда бала әнинең кулыннан тотарга тиеш.+
2. Балалар бакчасына барганда бала әти-әнидән еракта, алда йөгереп бара.-
3.Малай велосипедта юл буйлап бара.-
4.Кыз ишегалдында туп уйный.+
5.Урамда балалар кычкыралар.-
6.Балалар тротуар буйлап баралар.+
7.Кешеләр юлны җәяүлеләр кичүе аша уза.+
8.Малай әбисенә юл аркылы чыгарга булыша.+
9.Кыз автобуста утыра, әби басып тора.-
10.Малай бабайга автобуста урын бирә.+
11.Тротуар булмаса, юл уртасыннан барырга кирәк.-
12.Тротуар булмаса, юл кырыеннан барырга кирәк.+
2 бирем. “Тыңла. Уйла. Җавап бир” дип атала.
(Һәр командага дүртәр сорау бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар.).
Сораулар:
- Нәрсә ул юл? (Транспорт хәрәкәт итә торган урын)
- Уткүзләр нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
- Кемнәр алар пассажирлар? (Транспортка утырып йөрүчеләр)
- Җәяүле сукмагы кемнәр өчен? (Җәяүлеләр өчен)
- Нәрсә ул урам? (Юллар, парклар, өйләр, ишек аллары, кибетләр һ.б.)
- Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
- Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)
- Җәяүлеләр юл аша чыга торган җирне нигә “зебра” диләр? (Ул буй-буй сызыклы, зебра дигән хайванга охшаган)
(Тавыш ишетелә)
Тәрбияче: Балалар ниндидер тавыш килә,сез ишетәсезме?
( Карлсон тавышы килә. Ишектән аркасына сетка белән туп, кулына банка белән варенье тоткан Карлсон керә)
Карлсон: Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим.
Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым.
Нишлисез сез монда?
Тәрбияче: Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар,әниләре белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен башкаларга да өйрәтәләр. Ә син беләсеңме соң юл йөрү кагыйдәләрен?
Карлсон: Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, автомобильләр юк,тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол
уйныйбыз.
Тәрбияче: Юк, Карлсон, бу бит автомобиль юлы. Монда футбол уйнарга ярамый!
Карлсон: Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?
Тормасыннар әле, аударыйк!
Өч күзле бу багана да артык,
Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!
(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)
Тәрбияче:
Карлсон, гафу итегез,
Штраф түләп китегез.
Юлда тәртип боздыгыз,
Кагыйдәне боздыгыз!
Юлдан автомобильләр йөри,
Моны бүген кем белми?
Карлсон:
Кайда соң ул юл дигәне?
Тәрбияче: Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.
Карлсон: Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?
Тәрбияче: Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны өйрәнергә кирәк.
Карлсон: Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә инде?
Тәрбияче:
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Кагыйдәләр күп төрле!
Истә калдырыйм дисәң син,
Безнең бакчага кил инде!
Карлсон:—Ярый, мин киттем алайса.
(Карлсон китмәкче була һәм юлда аңа бик күп «автомобиль»ләр каршы чыга)
Тәрбияче:Ой, Карлсон,син ашыкма әле.!Ай—һай, автомобильләр тыз да быз чаба юллардан. Балалар әйтегез әле Карлсонга,без ничек һәм кайдан чыгарга тиеш?
Балалар: Җәяүлегә юлны әнә аклы-каралы сызыклар белән билгеләнгән урыннардан гына чыгарга ярый. Ул “Җәяүлеләр юлы” дип атала.
Тәрбияче:Әйе,балалар, без аны зебра яки җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны дип атыйбыз.
Юл аркылы чыкканда тагын нинди кагыйдәне онытмаска кирәк?
Балалар: Светофор булганда аның сигналына карыйбыз: кызыл сигнал янганда туктап торабыз, яшел янганда юл аркылы чыгабыз.
Юл аркылы чыкканда, светофор булмаган очракта, тагын да игътибарлы булырга, чыгар алдыннан башта сул якка, аннан уң якка карыйбызда чыгабыз.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар рәхмәт. Карлсон, кайгырма! Без сине юл йөрү кагыйдәләре белән дус булырга өйрәтербез!
Карлсон: Рәхмәт, балалар! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.
Ә хәзер, балалар, миңа китәргә вакыт. Хушыгыз, балалар!
Балалар:Сау бул,Карлсон!
Тәрбияче:Ә хәзер балалар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.
Җыр “Правила Дорожного Движения”
Этот мир состоит из пешеходов,
Из машин и из шофёров,
И, конечно, из дорог.
Чтобы все в этом мире жили дружно,
Непременно всем нам нужно
Жить по Правилам, дружок
Соблюдайте их, друзья,
Нам без них никак нельзя,
Пешеходы и шофёры,
Правила Дорожного Движения
Пешеходы и шофёры,
Правила Дорожного Движения
Светофор нам мигнёт зелёным глазом,
И замрут машины сразу,
И пойдем мы на урок.
Красный свет - надо вам не торопиться,
Надо всем остановиться,
Это Правило дорог
Соблюдайте их, друзья,
Нам без них никак нельзя,
Пешеходы и шофёры,
Правила Дорожного Движения
Пешеходы и шофёры,
Правила Дорожного Движения
Соблюдайте их, друзья,
Нам без них никак нельзя,
Пешеходы и шофёры,
Правила Дорожного Движения
Пешеходы и шофёры,
Правила Дорожного Движения
3 бирем «Автодром».
Бирем: Әниләр балаларны автомобильгә утыртып, киртәләр полосасын узалар: кеглины урап узарга,«тукта»линиясенә тукталырга.
4 бирем «Аптечканы кем тизрәк җыяр» (2 әнигә)
Бирем: өстәлдә автомобиль аптечкасы өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, ләкин алар арасында кайбер артык нәрсәләр дә бар. Командадагы бер өлкән кешегә аптечканы дөрес җыярга кирәк.
5 бирем. “Кем белә?”
(Һәр командага сораулар бирелә. Команда членнары киңәшләшеп җавап бирәләр. Җавап булмаган очракта башка команда членнары җавап биреп, командага очко җыя алалар).
Светофор командасына сораулар:
- Йөртүче тәгәрмәчләрне нәрсә ярдәмендә бора? (Руль)
2. Светофорның әзерләнергә куша торган сигналы нинди төстә? (Сары)
3. Транспорт чарасы өчен ягулык? (Бензин)
4. Юл хәрәкәтен көйләүченең сырлы таягы? (Жезл)
5. Ике тәгәрмәчле моторлы транспорт чарасы? (Мопед)
6. Җир асты транспорт чарасы? (Метро)
7.Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиеш? (Тротуар)
8. Нинди транспорт төрләрен беләсез? (Җир өсте, су, һава)
9.Транспорт светофоры белән, җәяүлеләр светофоры нәрсә белән аерыла? (Җәяүлеләр светофорында ике төс — кызыл һәм яшел, ә транспорт светофорында өч төс — кызыл, сары, яшел)
10. Кисәтүче билгеләр нинди формада? (Өчпочмак формасында)
Зебра командасына сораулар:
11. Транспортта баручы ничек дип атала? (Пассажирлар)
12.Кайсы автомобильләр светофорның кызыл утына туктамаска да мөмкин? (Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция машиналары сиренасын һәм өстәге утларын (проблесковый маячок) кабызган булса).
13.Нәрсә ул тротуар? (Җәяүле юлы.)
14.Тыючы билгеләр нинди формада була? (Түгәрәк формасында)
15. Светофор нигә кирәк? (Юллардагы хәрәкәтне көйләү өчен)
16.Юлда бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә кирәк? (Кагыйдә)
17. Автобустан төштең дә, юлның икенче ягына чыгарга кирәк. Нишлисез?(Автобус киткәнен көтәргә, аннан соң, машина юклыгына ышангач кына чыгарга). 18.Юлны аркылы чыгу урыны ничек билгеләнә? (Махсус разметка белән –Зебра) 19.Велосипедта йөргәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк ?(Юл йөрү кагыйдәләрен) 20. Урам аша чыкканда светофорга игътибар итергә кирәк. Ә светофор булмаса нишләргә? (Башта сулга аннан уңга карап, машина булмаса, әкрен генә урам аша чыгарга.)
6 бирем "Самокатта күңелле узышлар»уены
Бирем: мөмкин кадәр тизрәк ориентирга барып җитәргә һәм үзеңнекендә кире кайтырга транспортта (самокатларда), әмма шул ук вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә:
светофорга карарга!!!
7 бирем «Тавышны бел»
Бирем:Алып баручы машина сигналы,тормоз шыгырдавы,трамвай шалтыравы,двигатель шаулавы,полицейский сыбызгысы,пароход кычкыртуы,велосипед шалтыравы,ашыгыч ярдәм сигналы кебек аудиоязмаларны куя.Кем беренче белә - кулын күтәрә.
8 бирем «Регулировщик»
Бирем: сигнал буенча кыршауга кадәр йөгереп барып җитәргә,аңа басарга һәм Регулировщик таягын өскә күтәрергә,кыршауга салырга һәм кире йөгерергә.икенче катнашучы шулай ук үзенекен башкара.
9 бирем «Собери дорожный знак»(әниләргә)
Командаларга Юл билгеләре төшерелгән рәсемнәр таратыла. Рәсемне дөрес җыярга һәм бу рәсемдә нәрсә аңлатканын аңлатырга кирәк.
Тәрбияче: Сезнең өстәлдә юл билгесе куелган конвертлар ята. Юл билгесен дөрес итеп җыярга кирәк.
10 бирем- “Табышмагы миннән, җавабы сездән”
Сез өстәлдәге билгеләр арасыннан дөрес дип уйлаган билгене табып күрсәтергә тиеш буласыз. Дөрес җавап экранда чыгачак. Чагыштырып барырсыз. Беренче табышмак Светофор командасына
1.Әлеге билге кисәтә
Водительләрне шул хакта:
-Игътибарлы булыгыз,-ди
Җәяүле үткән чакта. (Пешеходный переход)
(Җәяүлеләр кичүе)
Зебра командасына
2.Юлда бик ачыксагыз,
Ашханәне табарга
Сезгә ярдәмгә килер
Кайсы билге,кем әйтер? (Пункт питания)
(“Ашханә”-хезмәт күрсәтү билгесе)
Светофор командасына
3.Кызыл түгәрәк эчендә
Бу нинди ап-ак шакмак? (Въезд запрещен) (“Юл юк”)
Зебра командасына
4.Бу билгене күргәч тә –
Сөенә авырулар:
Димәк якында гына –
Ярдәм күрсәтүчеләр. (Пункт медицинской помощи)
(Медицина ярдәме пункты”)
Светофор командасына
5.Тик бу билге торган җирдә
Йөр син велосипедта.
Син йөрсен өчен җайланган
Монда , димәк,юллар да. (Велосипедная дорожка)
(“Велосипед юлы”)
Зебра командасына
6.Эчәсен килсә әгәр,
Чатнап кипсә авызың.
Су табарга булышырмын,
Билге исеңдә хәзер. (Питьевая вода)
(“Эчәргә яраклы су”)
Светофор командасына
7. Бу билгене күрми үтү
Мөмкин түгел һич кенә.
Кызыл, сары, яшел күзле
Ак өчпочмак ич менә!
Җемелдәтер өч күзен,
Әйтер өчен өч сүзен.
Кызыл әйтер: “Туктап кал!”
Сары әйтер: “Игътибар!”
Яшел әйтер: «Юл ачык,
Карап кына атлап чык!» (Светофор)
Зебра командасына
8.”Балалар!” дип сигнал бирәм
Ерактан ук мин- билге.
Водительләр игътибарына Эленгән бит мин инде. (Дети) (Балалар)
Светофор командасына
9.Монда бары автомобильләр
Тыз да быз йөреп тора.
Ә велосипедларда
Монда йөрү тыела. (Движение на велосипедах запрещено)
(Велосипедларда йөрү тыела)
Зебра командасына
10. Кызыл түгәрәк эчендә
Тора кара җәяүле.
Мондый билгене күрсәң,
Юлларга чыкма әле! (Движение пешеходов запрещено) (Җәяүлеләргә юл тыелган)
Биремне яхшы гына үтәп чыктыгыз.
11 бирем «Веселый жезл»
Барысы да түгәрәккә басалар.Музыка яңгырый.Алып баручының кулында инспекторлар таягы.Катнашучылар аны түгәрәк буенча тапшыралар.Музыка туктау белән, кулында таяк булган кеше тиз арада теләсә нинди юл хәрәкәте кагыйдәсен яки юл билгесен әйтергә тиеш.
Танец «Колесики»
Тәрбияче: Хөрмәтле әти-әниләр, бәйгебез ахырына да якынлашты. Бүгенге уеннарыбызда бик актив катнаштыгыз, рәхмәт. Ә хәзер инде сүзне хөкемдарларга бирәбез. Алар барлык үткәрелгән бәйгеләргә нәтиҗә ясарлар. Рәхим итегез. (Хөкемдарлар чыгышы.Бүләкләү.)
Тәрбияче:Без бүген сезнең белән тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек, күп кенә кагыйдәләрне искә төшердек.
Очраштык без бүген, баш ваттык,
Аралаштык, көлдек, сөйләштек.
Өй мәшәкатләрен читкә куеп,
Имин йөрү өчен көрәштек.
Бердәмлек, дуслык, татулык –
Безнең өчен кирәк һәммәсе.
Күкләр аяз булсын,
Илләр тыныч булсын,
Әнә шулар тормыш мәгънәсе.
Киләсе очрашуларга кадәр саубуллашабыз. Исән-имин йөрегез!
Каюмова Гөлназ Насых кызы, Балтач бистәсе өченче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе.