Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 апреля 2025 12:01

«Карга боткасы» бәйрәме

Белем бирү эшчәнлеге (зурлар төркеме өчен)

Максат:татар халык иҗаты ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

Үстерелешле бурычлар:”Карга боткасы”- мәҗүси йола-бәйрәме,ырымнары,мәкальләре,табышмаклары, уеннары,такмазалары аша сөйләм үстерү.

Тәрбияви бурычлар:Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Белем бирү бурычлары:

  1. Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыру.
  2. Мәкальләр, әйтемнәр, такмазалар, әкиятләр турында белемнәрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: балалар мөстәкыйль рәвештә мәкальләрне, әйтемнәрне, такмазаларны, әкиятләрне сөйлиләр.

Балаларның эшчәнлек төрләре: аралашу, уен.

Индивидуль эш: эшчәнлек вакытта.

Сүзлек:сый, ботка, хөрмәт,түтәй, әбекәй.

Алдан үткәрелгән эш:такмазалар, мәкальләр,эндәшләр ятлау, әкиятләр уку.

Җиһазлау: казан, йомырка, ярма,май,он,әби костюмы, ике карга костюмнары, «Чума үрдәк-чума каз»уенына көй, “Карга боткасы” бәйрәменә слайдлар.

Матур әдәбият: К.В. Закирова “Балачак аланы”, Ф.В. Юсупов “Гөлбакча”

 

 

Эшчәнлек барышы.

I.Кереш өлеш.

Тәрбияче.Әйдәгез, басыйк әле, түгәрәк ясыйк әле!

Кулларымны сузам сиңа

Дустым елмаеп – көлеп.

Кушылсыннар башкалар да

Безнең дуслыкны күреп.

Балалар,карагыз әле, күпме кунаклар килгән безгә.әйдәгез әле исәнләшик! (балалар исәнләшәләр)

Тәрбияче.Ә хәзер җайлап урыннарыгызга утырыгыз.

Шигырьне әйтеп бетер: Елгада бозлар кузгалды,Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады Ямьле һәм күңелле ... (Яз)

Балаларга сораулар: Тирә-юнь ничек үзгәрә? Яз көне һава торышы нинди була? Табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килә?Агачлар язны ничек каршылыйлар? Яз көне кояш нинди була? Яз көне җир өстеннән аккан су ничек атала?Яз көне беренче булып нинди кошлар кайта? Кара каргаларны, сыерчыкларны  ничек каршы алабыз? (Балалар җаваплары)
 

Тәрбияче.Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнен берсе, һичшиксез, карга боткасы.  Борын- борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр,ди. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән , дип уйлаганнар.(2нче слайд) Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, табигать изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач , каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “ Карга боткасы” дип атаганнар.

 Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. (3 слайд)Бергәләшеп өйдән –өйгә йөргәннәр-күчтәнәчләр җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. (4-5слайд)Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче ,төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. (6-7 слайд)Аннан соң,бергәләп, ботка ашаганнар.(8 слайд) Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар.   Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык , күктән яңгыр , кояштан җылылык ,табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары – тәннәры белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен ,язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.

Мин сезне бүген шушы бәйрәмгә чакырам. Сез барырга ризамы? (Балалар җаваплары)

II.Төп өлеш.

 

1нче бала.Ачылды ак калын юрган ,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта – сагындырган

Туып – үскән җирләре.

 

2нче бала.Көннәрен юлда үткәреп ,

Куанышып очалар .

Канатларында күтәреп ,

Яз китерә ич алар.
 

3нче бала.Ямьле, бик ямьле

Туган илебез .

Килегез, кошлар ,

Безгә килегез!

(Кара карга костюмнарына киенгән ике бала чыга)

4нче бала.Кара әле, дустым, кара ,

Кара карга очып бара,

Син беләсеңме, икән,

Ул да бит сөйләшә ала.

1нче Карга. Мин карга, карр - карр,

Төздән эреп бетәр кар.

Канатымда хатым бар.

Буен җитсә, тартып ал.

Балалар.Укымый да беләбез бит

Хатында ни язылганын!

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

2нче Карга. Казан аскансыз да бит ,безне сыйларга сыегыз бармы соң?

Әйдәгез, балалар, башта сый җыйыйк.

Әби: Саумысез, балалар. Бу нинди тавыш? Ни дип. гөрләшәсез?

1нче Карга. Балалар безнең килү хөрмәтенә бүген Карга боткасы пешерәләр. Карр–карр.: Ботка пешәр казанда,

Тәмле ис таралыр урамда.

Карр–карр, карр – карр.

Тәрбияче.Әйдәгез без дә өйләргә барыйк, дусларны чакырыйк,сый - хөрмәт җыйыйк.Беренче өй янына килеп тә җиттек.

1нче бала.

Өйдəме түтəй?

Бир, зинһар, күкəй.

Бирсəң безгə өч күкəй,

Тавыгың бирер йөз күкəй

Балалар.

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөллəр чəчəк атсын

Йөргəн юлларыгызда. (Әби чыга)

Әби. Ә,сез балалар, мәкальләр беләсезме?(Балалар мәкальләр әйтәләр)

(Əби сый бирə. Икенче өй янына баралар. Шулай итеп өйдəн өйгə йөрилəр).

2нче бала.Өйдəме түтəй?

Кызганма түтәй-

Май кирəк, ярма кирəк,

Карга туена бар да кирəк.

Тагын булса, он чыгар,

Пешерербез без чумар. (Әби чыга)

Әби.Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавап бирегез.(Балалар җаваплары)

(Әби сый  бирә, бəйрəмгә чакыра).

Балалар.

Ал да итəрбез əле,

Гөл дə итəрбез əле.

Матур җырлар җырлый- җырлый,

Бəйрəм итəрбез əле.

Әби. Без боткага кирәкле бөтен әйберләрне дә җыеп алдык. Менә балалар бар да бар май да, ярма да күкәйдә, тоз да, шикәр дә.Ботка бик тәмле булыр.

3нче бала.Әй, әбекәй , әбекәй ,

Пешер безгә тәмлекәй .

Пешер безгә ботка да,

Пешер бераз әлбәдә.

Тагын булсын күкәй,

Шикәр булсын, тәмле чәй.

Рәхмәт әйтеп әбекәй,

Без итәрбез чәбәкәй.

 

Әби. Булыр, кунаклар, бары да булыр.

Карга килер – казан асар,

Торна килер – тозсалыр,

Саескан килер – салма салыр.

Песнәк килер – пешерер,

Чыпчык килер – тикшерер,

Карга ашап бетерер .

Кап – та коп !

 

Тәрбияче. Сый җитәрлек булды, карга боткасы пешкәнче уен уйнап алыйк.

(“Чума үрдәк-чума каз”-уены)

Әби: Балалар, уеннарыгыздан туктап торыгыз ботка пеште. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз.

Әйдәгез табынга рәхим итегез!

 

III.Йомгаклау.

 

Тәрбияче:Бергәләп, басыйк әле, түгәрәк ясыйк әле(балалар түгәрәккә басалар).Сез бүгенге көн турында әти- әниләрегезгә нәрсәләр сөйләрсез?Нинди бәйрәм турында сөйлисез?Нәрсә кызык, нәрсә җиңел, нәрсә авыр булды?(җаваплар).

 

Яр Чаллы шәһәре, 5 нче «Теремкәй» балалар бакчасы, Курамшина М.Н.югары категорияле ана теленә өйрәтү тәрбиячесе, Тугушева Ф.Ш. югары категорияле тәрбияче.