КУЯНКАЙ ҺӘМ АНЫҢ ДУСЛАРЫ
Өлкәннәр һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеме өчен сценарий.
Катнашалар:
Алып баручы
Куянкай
Карга – каракай
Чебен
Күбәләкләр
Куянкай чыга, кулында кишер салынган кәрзин. Ул, кәрзин өстенә иелеп, ашыга-кабалана, кишер ашый.
Алып баручы: Безгә бүген кунакка кем килгән? Исәнме,Куянкай! (Куянкай игътибар итми) Исәнме,Куянкай!
Куянкай: Ә... Исәнмесез,исәнмесез...(Ашавын дәвам итә)
Карга – каракай чыга.
Карга – каракай: Исәнмесез, дусларым! Исәнмесез, Куянкай!
Куянкай: Сәлам, Карга – каракай.(Карга – каракайдан кишерен яшерә- яшерә ашавын дәвам итә.)
Карга – каракай: Син нишлисең анда, Куянкай?
Куянкай (канәгатьсезлеген белдереп): Күрмисеңмени? Ашыйм!
Карга – каракай: Ничек? Үзең генә ашыйсың, беркемне дә сыйламыйсың?
Куянкай (Ачулы): Әйе, үзем генә ашыйм һәм беркекмне дә сыйламыйм!
Карга-каракай: Алайса, син, Куянкай, саран!
Куянкай: Мин һич тә саран түгел! Тик кишере генә пычрак...
Карга-каракай: Куянкай! Юк, син саран! Житмәсә, шапшак! Юмаган яшелчә, җиләк-җимешне ашарга ярыймыни инде!
Куянкай : Юк! Мин саран да түгел, шапшак та түгел. Менә хәзер кишерләрне юам да барсын да сыйлыйм.
Куянкай кишер юарга чыгып китә. Су челтерәгән тавыш ишетелә.
Карга-каракай үрелеп карый.
Карга-каракай (Куянкайга): Ю, әйдә ю, Куянкай. Әйбәт итеп, щетка белән ю! Кайнаган су белән чайкарга онытма.
Бер кишер тотып, Куянкай чыга.
Куянкай : Карга-каракай, мине саран дип әйтмәсен өчен, иң беренче сине кишер белән сыйлыйм. Мин аны әйбәтләп юдым, чайкадым, чиста тастымалга сөрттем.
Карга-каракай: Рәхмәт, Куянкай. Хәзер синең саран һәм шапшак булмавыңны бөтенесе дә күрәләр!
Карга-каракай кишерне ала.
Куянкай: Мин хәзер дусларымны да кишер белән сыйлыйм. (Китә.)
Чебен очып чыга. Очып йөри йөри дә Карга-каракайның кишеренә килеп куна.
Карга-каракай: Көш! Көш! Шапшак!
Куянкай йөгереп чыга.
Куянкай : Кем ул шапшак, минме?!
Карга-каракай: Юк, чебен ул шапшак. Көш! Көш! Пычрак аякларында әллә нинди авыртулар йөртә!
Карга-каракай белән Куянкай куллары белән чебенне куалар.
Чебен очып китә.
Карга-каракай, Куянкай (Күбәләкләрдән сорыйлар): Очып киттеме? Бер җирдә дә чебен юкмы?
Күбәләкләр баш кага: Юк-юк
Куянкай: Китер монда кишереңне, Карга-каракай, тагын бер кат юып бирәм.
Куянкай кишерне алып китә.
Карга-каракай: Дуслар, әгәрр дә кишергә, я булмаса алмага, я башка ашый торган әйберга чебен кунса, аларны, һичшиксез, юарга кирәк.
Куянкай (кишерне тотып әйләнеп кера, Карга-каракайга кишерен бирә): Мә ал!
Кишер идәнга төшеп китә.
Карга-каракай, Куянкай бергә: Төшеп китте!
Алып баручы: Җиргә!
Куянкай : Хәзер мин аны алам...
Куянкай кишерне ала. Тагын юарга чыгып китә. Шунда ук юган тавыш ишетелә.
Куянкай (пәрдә артыннан): Менә бу кишер! Өченче тапкыр юам бит инде мин аны!
Карга-каракай: Кирәк булса, йөз тапкыр да юарбыз, а пычракны ашамыйбыз. Бер тапкыр авырганчы, йөз тапкыр юып ашавың хәерле. Дөресме, дуслар?
Куянкай чыга, кулында кишер.
Куянкай : Мә, Карга-каракай, чебен югында, я булмаса кабат төшереп җибәргәнче тизрәк аша.
Карга-каракай: Рәхмәт. Хәзер инде төшереп җибәрмим. Әлегә ашамый торам, минем кулым юмаган.
Куянкай : Дөрес, Карга-каракай, кулларны ашар алдыннан юарга кирәк.
Куянкай (кәрзинга салынган кишерләр бирә): Афәрин! Рәхим итеп сыйланыгыз, дуслар! Мин саран түгел. Кишерләр юылган. Ашагыз рәхәтләнеп!
Алып баручы: Бик зур рәхмәт, Куянкай ! Әлбәттә, син саран түгел!
Куянкай (боек кына): Һәм шапшак та түгел...
Алып баручы: Һәм шапшак та түгел. Ә син нәрсә болай моңсуландың әле?
Куянкай :Менә бит... бөтенегезне сыйладым, ә үземә бер ни дә калмады.
Карга-каракай: Куянкай, мин бүлешәм синең белән.
Куянкай : Рәхмәт, Карга-каракай, син бик әйбәт...
Алып баручы: Дуслар, бездә кишерләр күп, ә Куянкайда берәү дә юк. Әйдәгез, Куянкайга кишер бирик. (Ясалма кишерне Куянкайга бирә.)
Куянкай (шатланып): Рәхмәт! Сез бөтенегез дә шундый әйбәтләр, берегез дә саран түгел. Моның өчен сезгә рәхмәт.
ДУСЛАР ТУРЫНДА ҖЫР
Фатыхова Гүзәлия Галимҗан кызы, Казан, 188 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.