Методик берләшмә
Бүген Яр Чаллы шәһәренең 1 санлы “Шатлык” балалар бакчасында татар төркеме тәрбиячеләре өчен “Идел буе халыкларының туган телләрен, мәдәниятен саклау һәм популяштыруда уеннарның роле” дигән методик берләшмә семинары узды.
Бу семинар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Идел буе халыклары традицияләренә уеннар аша җәлеп итүгә юнәлтелде. Тәрбиячеләр бер-берсен үзләренең эш үрнәкләрендә Идел буе халыкларының дөньясына алып керде.
Чара барышында, чыгышлардан тыш, татар төркеме тәрбиячеләре татар, рус, мари халыкларының күңелле уеннарын уйнадылар, үзләре ясаган уеннар белән таныштырдылар. Тәрбиячеләр мастер-класслар аша үсеп килүче буында туган якка карата мәхәббәт, горурлык һәм кызыксыну, башка милләт халыкларына карата дустанә мөнәсәбәт уяту юлларын билгеләделәр.