Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 август 2026 11:07

Методик уен-китап: «Татарстанның яшел йөрәге»

Без балалар һәм аларның әти-әниләре белән бергә текстиль калдыкларыннан һәм махсус армейский яулыклардан яшел тышлы, каты итеп тегелгән йомшак китап ясадык. Китапның структурасы 1 титул битеннән һәм 16 уен битеннән тора.

 

Китапның исеме: Живая книга природы «Зеленое сердце Татарстана» (Экологический вестник из Альметьевска).

* Яшь төркеме: Олылар төркеме (5–6 яшь).

Китап битләрендә Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы (җир җиләге, көнбагыш, ромашка, аю, бүре, төлке һ.б.) сурәтләнгән. Ирекле рәвештә тегелгәнгә күрә, бу китап олылар төркемендә логиканы, хәтерне, экологик культураны һәм татар телен үстерү өчен менә дигән дидактик кулланма булып тора.

Уенның методик максаты һәм бурычлары:

Дидактик максат:

Олылар төркемендәге балаларның экологик культурасын, логик фикерләү сәләтен, хәтерен һәм бәйләнешле татар сөйләмен «Зеленое сердце Татарстана» дигән авторлык йомшак китабы аша системалы рәвештә үстерү.

Тәрбия һәм үсеш бурычлары:

1. Белем бирү: Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турындагы белемнәрне киңәйтү; балаларның сүзлек запасын татар телендәге яңа сүзләр (урман аланнары, үсемлекләр һәм хайваннар исемнәре) исәбенә баету.

   2. Үстерү: Балаларның игътибарлылыгын, логик фикерләвен, макетлар һәм тукымалар белән эшләгәндә вак моторикасын үстерү; ирекле рәвештә әкиятләр уйлап чыгару аша иҗади фантазияне һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

   3. Тәрбияви: Туган як табигатенә карата сакчыл караш, мәхәббәт һәм экологик культура тәрбияләү; төркемдә бергәләп, бер-береңне тыңлап уйный белү сыйфатларын формалаштыру.

Дидактик уеннарның тасвирламасы һәм методикасы:

1. «Эзтабарлар» уены

Максаты: Балаларның игътибарлылыгын, фикерләү сәләтен үстерү һәм татар телендәге сүзлек запасын активлаштыру.

Бурычлары:

Тәрбияче сөйләмен тыңлап, тасвирлама буенча хайван яисә үсемлекне танырга өйрәтү;

Татар телендәге сыйфатларны (төсен, кылыкларын, үзлекләрен) аңлау күнекмәсен камилләштерү;

Күреп кабул итү (визуальное восприятие) һәм китап битләрен актарганда вак моториканы үстерү.

Уен барышы: Тәрбияче хайванның яисә үсемлекнең сыйфатларын татар телендә әйтә (нәрсә ашавын, төсен, кылыкларын яисә үсү урынын билгели). Бала, тасвирламаны тыңлап, китап битләрен актара, кирәкле битне таба һәм объектның исемен татарча әйтә.

Нәтиҗә: Балалар сүзлевләрне ишетеп аңларга өйрәнәләр, танып-белү сыйфатлары камилләшә.

2. «Уйлап бергә язабыз» уены

Максаты: Балаларның бәйләнешле татар сөйләмен, логикасын һәм дуслары белән бергәләп эшли белү сыйфатларын үстерү.

Бурычлары:

Китап битләрендәге сурәтләр арасында логик чылбыр төзергә һәм сюжетлы хикәя (әкият) уйлап чыгарырга өйрәтү;

 Балаларның иҗади фантазиясен, сөйләм культурасын һәм җөмләләрне дөрес төзү күнекмәләрен баету;

 Иптәшеңнең фикерен тыңлап, бердәм сюжет дәвам итү аша коммуникатив сыйфатлар тәрбияләү.

Уен барышы: Китапта битләр чиратлашып тегелгәнгә күрә (мисал өчен: җир җиләге — төлке — ромашка), балалар чират буенча битләрнең эзлеклелеге нигезендә кызыклы, көтелмәгән борылышлар белән тулы бердәм әкият яисә хикәя уйлап чыгаралар.

Нәтиҗә: Сөйләм иҗаты үсә, балалар логик чылбыр төзергә өйрәнәләр.

3. «Экологик сукмаклар» уены

Максаты: Балаларда табигать объектларының үзара бәйләнеше турында экологик күзаллаулар һәм анализлау сәләтен формалаштыру.

Бурычлары:

Ике төрле табигать объекты (хайван һәм үсемлек) арасындагы логик бәйләнешне табарга өйрәтү;

   Балаларның мөстәкыйль фикерләү, нәтиҗә ясый белү һәм сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклау күнекмәләрен үстерү;

  Туган як табигатенә карата кызыксыну һәм экологик культура тәрбияләү.

 

Уен барышы: Тәрбияче китаптан ике төрле битне ача (мисал өчен: «Җир җиләге» һәм «Төлке»). Балалар бу ике табигать объекты арасындагы логик бәйләнешне табарга тиешләр. (Бала җавабы: «Төлке урманда яши, ә җир җиләге урман аланында үсә, алар бер урында очраша алалар»).

Нәтиҗә: Балаларның фикерләү сәләте тирәнәя, алар табигатьтә барлык нәрсәләрнең дә үзара бәйле булуын аңлыйлар.

Бушурова Светлана Анисовна, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, МБДОУ №47 «Әнҗе бөртеге» балалар бакчасы тәрбиячесе.