Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 ноября 2024 14:14

«Сәламәтлек – зур байлык»

Зурлар төркемендә үткәрелгән чара. «Балачак сәхнәсе» бәйгесе өчен.

Зал сәламәтлек турында мәкаль, канатлы сүзләр, балалар рәсемнәре, шарлар белән бизәлгән.

Алып баручы:

Исәнмесез, балалар,

Хәерле көннәр сезгә.

Әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк,

Күңелле булыр бергә!

-Исәнмесез, балалар. Без сезнең белән бүген «Сәламәтлек иленә» сәяхәт итеп, күңел ачып алырбыз: уйнарбыз, җырларбыз, ярышларда көч сынашырбыз. Сез әзерме?

«Сәламәтлек - иң зур байлык» диләр. Чыннан да, сау сәламәт булганда гына бала да күпне белергә омтыла, тирә-юньгә кызыксыну уята, уйный, көлә, шаяра.

- Балалар, хәзер мин сезне сынап карыйм әле: сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез икән? Мин мәкальне әйтә башлыйм - ә сез дәвам итәсез.

«Байлык бер айлык- ә ..............» (саулык-  гомерлек).

«Сәламәт тәндә- ............» (сәламәт акыл).

«Чисталык- сәламәтлек......» (нигезе).

«Саф һава-..........» (тәнгә дәва).

-Булдырдыгыз, балалар, афәрин. Ә сезнең сәламәт, таза булып үсәсегез киләме? Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

сорауларга балалар җавабы

Алып баручы:

-Иртәнге зарядка кешегә никадәр файда китергәнен без беләбез.

Бала спорт киеменнән зал уртасына чыгып баса:

Беркайчан да иренмичә,

Иртән торып басам да

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Зал уртасына тезелеп музыка ярдәме белән балалар зарядка ясый.

Кычкырышкан тавышлар ишетелә.

Алып баручы: Без беркемне дә көтми идек, нинди тавыш,кемнәр килә икән безгә?

Чүп-чар патшасы һәм аның ике ярдәмчесе керә.

Алып баручы:

-Исәнмесез, сез кемнәр буласыз?

-Мин Чүп-чар патшасы булам. Бер пычрак илдә, ялкаулар арасында яшим, патшалык итәм. Чисталык, пөхтәлекне, хезмәт сөючеләрне, спорт белән шөгыльләнүчеләрне яратмыйм. Алар каршыма килә башласа бик куркам, качам, посам. Шуңа күрә пычрак, җыештырылмаган җирләрдә яшәргә тырышам. Ялкау, иртән зарядка ясарга яратмаган, тешләрен чистартмаган, юынмаган, пычрак, шапшак балаларны яратам. Тәәәк,сезнең арагызда да бармы андыйлар?

(ике ярдәмчесе идәнгә сузылып яталар).

Алып баручы:

-Безнең балалар хәрәкәтне яраталар: спорт белән шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Сез дә карап торыгыз. Үрнәк алыгыз.

-Ә хәзер,әйдәгез, ярышып алыйк әле.

Бала зал уртасында:

-Үрмәлимен,торамын,

Башны уңга борамын.

Аннан сулга карыймын-

Эстафета башлыймын.

(Чүп-чар патшасы иярченнәре белән читкә барып утыра).

Уен: «Куяннарны кишер белән сыйлау» (беренче бала билгеләнгән ноктага кишерне илтә, йогереп кайтып иптәшенә кул белән кагыла,уен соңгы уенчыга кадәр дәвам итә).

Чүп-чар патшасы:

-Уфф, үләм, үләм. Сез йөгергәнгә хәлем бетте, миңа тузан җитми, миңа сезнең арада урын юк. Ярдәмчеләрем, әйдәгез, тизрәк китик моннан: берәр тузанлы, пычрак урын әзлик.

-Ярдәмчеләр:

1 бала:

-Юк патшабыз, безнең балалар белән каласыбыз килә.

2 бала:

-Безнең дә алар кебек сәламәт,чиста пөхтә буласыбыз килә.

Чүп-чар патшасы:

-Ах сезнеее! Ай, үләәәм, тизрәк чыгып качыйм әле моннан.

(идәнгә чүпләр атып чыгып китә).

Алып баручы:

-Әйдәгез,  безнең балалар янына рәхим итегез.

(өсләрендәге асылган чүпләрне алып ташлыйлар).

-Карагыз әле, балалар, бу Чүпчар патшасы үзенең артыннан күпме чүп калдырып чыгып киткән, ай- яй-яй. Әйдәгез әле, тәртипкә китереп алыйк.

Уен: «Кем күбрәк җыя» (дүрт бала уйный).

Алып баручы:

-Менә ничек чиста булып калды, матур чәчәкләр дә үсеп чыкты. Болар тылсымлы чәчәкләргә охшаган.

Уен: «Чәчәкләр җыю» (түгәрәккә тезелеп басалар)

Яратам мин таң нурын

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек.

Чәй ясасаң кыздырып,

Тәме исең китәрлек.        (одуванчик- тузганак).

Алып баручы:

-Балалар. Нинди үлән бу? Әйе, тузганак. Аның чәчкәләре нинди төстә?

(балалар җавабы)

-Ә аңардан нәрсә ясыйлар?

-Әйе. Тузганак балы ,ул бик тә файдалы. Салкын тигәндә аның балы белән чәй эчсәң хәл керә.терелеп китәсең. Яфракларын салат ясаганда кулланалар, ә тамырыннан көйдереп чәй ясыйлар. Чәчкәләре шиңгәч тузганаклар барлыкка килә, алар очып җиргә төшеп яңалары үсеп чыга.

Уен: «Тузганакларга өрү»

Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да,

Сак була күр җыйганда.     (ландыш-энҗе чәчәк)

Аларны тамыры белән өзеп җыярга ярамый, ул кызыл китапка кертелгән. Аның чәчәкләре хуш исле, кремнар, хушбуйлар ясаганда кулланалар.

Уен: «Иснәү» (дөрес итеп сулыш алу гимнастикасын куллану).

Бик кызык булып китте әле, тагын берне алып карыйк.

Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин.

Беләсеңме, ни өчен?

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем.        (шиповник-гөлҗимеш).

Гөлҗимеш куагы энәле, бик сак булырга кирәк. Чәчкәләре хуш исле, аны чәй ясаганда кулланалар.Ә җимешләре күп төрле авыруларга дәва була, тамырларыннан төнәтмә ясап эчәләр.

Менә, балалар, нинди тылсымлы чәчәкләр булып чыкты. Ә хәзер, әйдәгез, бераз хәрәкәтләнеп, уйнап алыйк.

Бала зал уртасында:

Матур да, җитез дә,

Безнең шаян тубыбыз.

Бәйге күңелле үтсен.

Хәзер бергә уйныйбыз.

(туп белән хәрәкәтле уен)

Бала зал уртасында:

 

Хәрәкәттә булганга,

Без сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәтлек артсын дисәң,

Һәрчак спортны ярат!

Бала зал уртасында:

 

Хәрәкәттә- бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

Тәнгә- сихәт, җанга рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт.

(бергәләп җырлы- биюле уен).

Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы,  Азнакай шәһәре 3 нче «Айсылу» балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.

 

 

 

 

 

 

Галерея