Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 ноября 2025 10:11

Салават күпере турында әкият

Минзәлә шәһәре 8 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәррәхова Л.Ә.

 

(Яңгыр яуган тавыш, , яшен, күк күкри. Күктә кояш. Өй. Якында гына күл)

Елмай (Өйдән чыга, кулында зонтик, «Салават күпере» журналы.  «Хәерле көн» көенә җырлый) Бии.

Йокыдан уянуга мин

Беләм нишләргә кирәк.

Елмаям әти-әнигә

Хәерле көннәр теләп.

 

Яратам мин, яратам шул

Матур теләк теләргә.

Онытты дип уйламагыз,

Хәерле көн сезгә дә.

 

Хәерле көн , Кояш сина,

Кошларга, чәчәкләргә.

Хәерле көн телимен мин

Салават күперенә... (җыр өзелә)

Салават күпере, кая син. Мин сиңа матур журнал алып килдем.Хәзер бергәләп укырбыз.Салават күпере-е-е! Кая соң син? Мияу, Акбай, килегез монда. (Икесе ике яктан чыга, )

Мияу

Тәмле төшләр күреп йоклый идем. Мяу.

Акбай

Сәлам, йокы чүлмәге. (кул бирешәләр)

Кара әле, салават күперенә ни булган ул?. Әллә авырый микән?

Мияу

Йокы чүлмәге бит ул. . Хәзер уятам мин аны . (Сызгыра)

Көя күбәләге (Салават күпере артыннан чыга)

И-и-и, бик шәп иттем әле. Шундый тәмле булды. Бигрәк тә кызылы.  Бөтенесен дә ашап бетердем. Әзрәк черем итеп алыйм әле (китә)

Елмай

Нишлибез, дуслар?

Акбай

Безгә икенче салават күпере кирәк.

Елмай

Мияу, Акбай,  мин Салават күперен эзләргә барам.

Акбай

Ә без менә бу матур китапны укыйбыз. Әйеме, Мияу? (Елмай китә)

Мияу

Шәп, мин матур китаплар яратам.

Акбай

Мияу, әйдә икәү карыйбыз. (чыгып китәләр)

(Аланлык, матур чәчәкәр, кошлар сайрый. Елмай бара, чәчәкләрне күрә)

Елмай

Салават күпере-е-е! Ау-у-у! Нинди матур чәчәкләр.  (кыңгырау чәчәген ала, селкетә, музыка уйный, җәнлекләр чыгып бии башлыйлар)

Елмай

Исәнмесез, дусларым. Салават күперен күрмәдегезме?

Аю Әппәс

Юк. Ни булды.Сөйлә.

Елмай

Көя күбәләге салават күперенең төсләрен юк иткән.

Чыелдык

Әй, көя күбәләге менә болай гына бит ул. Хәзер мин аның кирәген бирәм.

Йомшаккай

Ә мин аннан курка-а-ам.

Энәбай (алмалары монда гына)

Хәзер энәләрем  белән кадасам...

Аю Әппәс

Тәк-тәк-тәк.Уйларга кирәк.

Әйдәгез Үзебез төзибез салават күперен. Безнең күпергә көя дә тия алмас. Нинди төсләр бар әле анда? (җәнлекләр әйтәләр) Мин тәмле кызыл җиләкләр алырмын. (Җыя, башкалар пышылдашалар да, кайсы кая китә))

Бер җиләк, ике җиләк. өч җиләк. дүрт җиләк, биш җиләк, алты җиләк, җиде җиләк, сигез җиләк. тугыз җиләк, кызыл җиләк. (чиләккә куя)

Йомшаккай (чыга)

Ә мин кишер, тәмле кишер  алам.(җырлый)

Кишер, кишер, тәмле кишер,

Зур кишер, баллы кишер.

 

Чыелдык (чыга)

Минзәлә басуында үскән тәмле башаклар кирәкмиме?

Аю Әппәс, Йомшаккай

Кирәк, кирәк.

Энәбай (алмаларын ала)

Мин нәрсә бирим икән? Әй, онытым торам. Алмаларым бар бит минем!

Алма, алма, алмакай,

Бигрәк тәмле алмакай .

Аю Әппәс

Молодец, Энәбай. Киттек, дусларым.

Елмай

Ә мин матур чәчәкләрне алырмын. Ой, көя күбәләге.(елаган тавыш ишетелә)

Көя күбәләге

Ой, эчем авырта (елый) Гафу итегез мине. Мин башка алай эшләмәм. Сезгә салават күперен төзергә ярдәм итәрмен.

Чыелдык

Без, вообще-то көя күбәләкләре белән дус түгел.

Йомшаккай

Ә мин.  М-м-мин синнән курка-а-ам.

Көя күбәләге

Курыкма. Ә мин матур күлмәгемне киярмен. (матур була)

Өстемә кигәч

Чәчәкле күлмәк.

Булдым мин хәзер

Матур күбәләк.(биеп йори)

Аю Әппәс

Киттек, дуслар.  тизерәк,

Салават күперен төзергә кирәк.

(Баралар, җырлыйлар)

Бергә

Барабыз, барабыз,

Менә безгә карагыз.

Салават күперен без,

Бергә төзеп карарбыз. .(чыгып китәләр)

(Мияу белән Акбай өйдән чыгалар, журнал өй каршында)

Акбай

Әйдә качышлы уйныйбыз. (Санамыш мари телендә)

Әлчи-бәлчи, әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык, син кал, мин чык.  Син мине тотасын.(йөгереп чыгып китәләр, башкалар күлгә киләләр.)

Аю Әппәс

Менә килеп тә җиттек.

Миннән сиңа бер чиләк,

Тәмле кып-кызыл җиләк.

Йомшаккай

Кишер дә бик-бик кирәк.

Алып килдем тизерәк.

Чыелдык

Бу ипи. дустым, сиңа

Энәбай

Ә миннән - яшел алма.

Елмай

Чәчәкләр җыйдым сиңа.

Зәңгәрсу барысы да.

Мияу (чыга)

Зәңгәр тасма бар бездә

Акбай

Миләүшә каләмнәр дә.

Аю Әппәс

Ничек күпер ясарга,

Нинди төстән башларга? (утыралар)

Мияу

Аю бабай, кайгырма,

Бар да бар менә монда

«Салават күпере» журналында.

Аю Әппәс

Ай-ай, матур китап бу,

Минем балаларыма бик шәп бүләк бу!

Башлыйбызмы? (Бию: бер-бер артлы куялар)

Бергә  Ре-ре-ре, Салават күпере.(Салават күпере күренә). Ур-ра!

Салават күпере (язма)

Рәхмәт, дусларым, сезгә.

Рәхим итегез

Салават күперенә.   (Җыр)