Су анасы
Максат: Г.Тукай иҗаты аша балаларның иҗади сәләтләрен ачу. Бурычлар: 1.Балаларны театр сәнгатенә тарту. 2.Сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын(гәүдә торышы,интонация,хәрәкәтләр)кулланырга өйрәтү. 3.Балаларны ана телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтү, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Катнашалар: Су анасы, малай, әни, күбәләкләр, йолдызлар, этләр, ике алып баручы.
(Пәрдә ачыла. Сәхнәнең уң ягында су буе,сул ягында өй күренеше)
Күбәләкләр биюе «Зәңгәр күл» җыры.
(Җыр барышында сәхнәгә малай чыга, су буена килә, битен-кулын юа)
Беренче күренеш.
(Әкрен генә көй яңгырый,алып баручы чыга)
Автор: Җәй көне: эссе һавада малай суда коена, йөзә,
Чәчрәтә, уйный, чума, башы белән суны сөзә.
Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,
Йөгереп чыкты судан, тиз-тиз киенде өс-башын;
Курка үзе әллә нидән, юк янында юлдашы.
Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзе басмага;
Малай: «Аһ-аһ-аһ, бер куркыныч хатын утырган басмада.
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак белән утыра тузгыган сачын тарап.
Су анасы: Мин су анасы,
Мин бит суның хуҗасы.
Шуңа судан чыкмыймын
Хәтта шунда йоклыймын
Күлнең йомшак суында
Чәчләремне юамын,
Алтын тараклар белән
Һәр бөртеген тарыймын.
Иртәләрен уянам мин
Бакалар тавышына
Сокланам шаулап үскән
Туган як камышына.
Автор: Тын да алмыйча тора, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.
Сачларын үргәч тарап, сикерде төште суга ул,
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.
Инде малай әкрен генә килде дә керде басмага;
Малай: Җен оныткан, ахры, калган тарагы басмада.
Як-ягыма карыйм әле, бер кеше дә юк икән,
Чабыйм авылга таракны тиз генә алыйм да мин.
Су анасы: Кайда минем тарагым?
Чәчне ничек тарармын?
Тапмасам мин таракны ,
Инде ямьсез каламын.
Тукта, елап утырмыйк
Куып тотыйм каракны
Тарагымны алыйм мин
Ярга кире кайтырмын.
Автор: Күрми алны вә артны, и чаба малай, и чаба.
Ашыга, тирли, пешә һәм кып-кызу уттай яна.
Берзаманны әйләнеп баккан иде артка таба.
Малай: Аһ. харап эш! Су анасы да минем арттан чаба.
Су анасы: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!»
Этләр: «Вау!» да «вау!» да «һау!» да «һау!»
Ярый әле без күрдек,
Һау да һау дип без өрдек.
Сине шулай коткардык,
Шуңа күрә нык ардык.
Этләр биюе
(Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.)
Малай: Уф, инде эшләр җайланды, куркудан тынычландым,
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың.
«Әни, әни Мин алтын тарак таптым!
Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым».
Әни: И, улым, иясе юк идеме соң бу таракның?
Борчу салдың күңелемә
Зиһенемне чуалттың
Яхшы, улым, хуш. Батты кояш. Йокларга ятыйк кич инде;
Өй эче тулган кичке һава, хуш ис белән.
Йолдызлар биюе.
Автор: Юрган астында йокыга китми ята малай һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.
Ята малай, тормый да кузгалмый да.
Бу тавышка сискәнеп, торды йокысыннан әни.
Әни: Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!
Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!
Бир дим бир кайда минем алтын тарак.
Әни: Мә, тарагың, и коточкыч җан иясе.
Ал да тарагыңны,
Бул син юлыңда.
Мондый эшкә бүтән улымның
Бармас кулы да.
Ник алдың син су анасының тарагын
Ник тидең аңа, балам?
Кеше әйберенә тимәскә дип,
Кечкенәдән өйрәтеп барам.
Малай: Ярый, әнием, тыңлыйм синең сүзеңне.
Кичер мине,
Бүтән андый эшкә кыймамын
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тимәмен.
Җыр: “Туган телем” Автор: Варламова Анастасия.
Тәрбияче: Хөрмәтле тамашачым, Сезнең игътибарга Казан шәһәре Киров районының 252 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар башкаруында бөек шагыйребез Г.Тукайның “Су анасы “әкияте сәхнәләштерелде.
Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз!
Эльмира Ирек кызы, Казан шәһәре Киров районының 252 нче балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе, Чулпан Вакил кызы, Казан шәһәре Киров районының 252 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.
.