18 март 2026 15:23
Укучыларыбыздан килгән хат
Исәнмесез, кадерле «Салават күпере» журналы редакциясе!
Журналыгызны күп еллар буе алабыз, эшебездә кулланабыз (фотоларда күренә). Г.Тукай юбилеена дип гаилә белән бергә уйнар өчен өстәл уенын уйлап чыгардык. Укучыларыбызга ошады, рәхәтләнеп уйныйлар. Журнал укучыларына да тәкъдим итәбез, алар да гаилә белән бергә Г.Тукай шигырьләрен укый-укый сәяхәт итсеннәр!
Шулай ук укучы балаларның рәсемнәрен дә җибәрәбез. Мин Тукайны яратам бәйгесендә үзләрен сынап карасыннар.
Хөрмәт белән, Фәрхетдинова Резеда Нәсыйх кызы, Әлмәт шәһәренең “Яшь техниклар станциясе”нең өстәмә белем бирүче педагогы, балалар язучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы; Фәрхетдинова Лилия Нәсыйх кызы, Әлмәт шәһәренең “2нче урта мәктәбе”нең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары,балалар язучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.