Беләсем килә рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 октября 2019 06:48
Мордвалар
Мордвалар Шумбрат (Исәнме!) Россия Федерациясендә барлыгы 744 мең мордва исәпләнә. Мордва халкын ике субэтник төркемгә бүләләр: эрзя һәм мокша. Эрзяларны тагын шокша һәм терюханнар, ә мокшаларны каратаиларга аералар. Мордва халкы Мордовия республикасының төп халкын тәшкил итә. Шулай ук Самара, Пенза, Түбән Новгород, Ульян, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикаларында... -
08 октября 2019 11:34
Марилар
Марилар Пагален ÿжына (Рәхим итегез!) Россиядә 547 мең мари милләте вәкиле яши дип исәпләнелә. Аларның күпчелеге Мари Элда яшәсә, башкалары Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикаларында, Киров, Свердлау, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәсендә көн итә. Мари республикасының башкаласы – Йошкар-Ола шәһәре. Мари (чирмеш) теле – фин-угыр телләре төркеменә керә. Өч төркеме аерыла:... -
07 октября 2019 12:26
Руслар
Руслар Здравствуйте! (Исәнмесез!) Россия – дөньядагы иң зур ил. Безнең илдә бик түп төре халыклар һәм милләтләр яши. Россиядә 111 миллион рус милләте вәкиле исәпләнә. Алар Россия Федерациясендә генә түгел, шулай ук Украина, Казахстан, Белоруссия, Америка һәм Көнбатыш Ауропа илләрендә таралып яшиләр. Дөньяда аларның гомуми саны 133 миллионга кадәр җитә.... -
07 октября 2019 09:03
Уенчыклар ватучы галим
Константин Циолковский кечкенәдән хыялый, күзәтүчән бала булып үсә. Костяның әти-әниләре моңа куаналар да, бераз борчылалар да. Ни өчен дисезме? Чөнки малайның бөтен нәрсәне белергә теләве гаилә бюджетына еш кына зарар китерә. Нәни Костик, уенчыкларын сүтеп, аларның эчендә ни булганын белергә тели. Хәтта кеп-кечкенә поездлар һәм пароходлар ике көнгә дә чыдамый.... -
06 октября 2019 23:01
Ямайка
Ямайка Кариб диңгезендәге Ямайка утравында урнашкан. Мәйданы – 10991 кв. км. Башкаласы – Кингстон. Ямайка утравы 15 гасырда Христофор Колумб тарафыннан ачыла. Илнең исеме индеец-араваклар телендәге «чыганаклар иле» дигәнне аңлаткан «Хаймака» сүзеннән килеп чыккан. 17 гасырда Ямайка Кариб диңгезендәге беренче инглиз колониясенә әверелә. Аның каравы ул Кариб диңгезендәге бөтен илләрдән... -
04 октября 2019 11:08
Песиләр турында кызыклы фактлар
Кызыклы фактлар Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр. Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша. Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый. Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми. Песи балаларының сөт тешләре була. Песи тирли белми. Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым... -
04 октября 2019 08:28
Гарифьянов (Гарифҗанов) урамы
Казанның Идел буе районында Гарифьянов урамы бар. Ул күренекле татар физигы, профессор Нургаяз Салих улы Гарифҗанов исемен йөртә. Нургаяз Гарифҗанов 1920 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында дөньяга килә. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Тик укуын тәмамларга аңа... -
03 октября 2019 14:43
Ел фасыллары ни өчен алмашынып тора?
Сәлам, дустым! Әле кайчан гына ямьле җәй иде. Хәзер табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ничек шулай була соң? Ел фасыллары ни рәвешле алышына? Ел фасылларының бер-берсен алмаштырып торуы – табигатьнең мәңгелек һәм үзгәрми торган күренеше. Ул Җирнең Кояш тирәли әйләнеп йөрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Космик пространствода Җир шары эллипс буенча... -
27 сентября 2019 08:27
Кояш Ватаны
Япония Көнчыгыш Азиядә, Тын океанда, 6852 утраудан торган Япон архипелагында урнашкан. Мәйданы – 377944 кв. км. Башкаласы – Токио. Япония – бүгенге көнгәчә империя статусын саклап калган бердәнбер дәүләт. Япония барлыкка килгәндә идарә иткән императорның династиясе бүгенге көнгәчә өзелмәгән. Япониядә яшәүче кешеләрнең 98 процентын япон халкы тәшкил итә. Алар япон... -
27 сентября 2019 07:08
Хыяллар илендә йөзүче Бертик
Альберт Эйнштейн бала чагында бик тыныч, уйчан, хыялый бала була, әти-әниссенә бер мәшәкать тә китерми. Ләкин ирле-хатынлы Эйнштейннар барыбер бик борчылалар: нәни Бертик (алар улларын, яратып, шулай атыйлар) бер дә сөйләшергә ашыкмый. Яшьтәшләре рәхәтләнеп җөмләләр төзегәндә, ул аерым иҗекләрне генә әйтә ала. Айлар, хәтта еллар үтә, ә малайның теле ачылмый.... -
24 сентября 2019 23:00
Бондаренко урамы
Сәлам, дустым! Без шәһәребез урамнарын өйрәнүне дәвам итәбез. Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында Бондаренко урамы бар. Ул кем хөрмәтенә шулай аталган икән? Александр Иванович Бондаренко (1922–1997) туган илебезгә фронтта да, тыныч вакытта да тугры хезмәт итә. 1941 елда ул, туган илен саклап, фронтка китә, Кызыл армия сафларында разведчик була.... -
24 сентября 2019 21:56
Кошлар ни өчен җылы якларга китә?
Сәлам, дустым! Көз көне кошларның кайберләре җылы якларга очып китә, ә кайберләре безнең илдә кышларга кала. Бу ни өчен шулай икән? Ни өчен кошларның барысы да җылы якка очып китми? Бу сорауларга җавап табар өчен, иң элек «Кошлар ни өчен җылы якларга очып китә?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Күбегез, салкыннан... -
23 сентября 2019 06:51
Канада
Канада Төньяк Америкада урнашкан. Мәйданы – 9 984 670 кв. км, ул дөньядагы иң зур илләр арасында икенче урында тора (Россиядән соң). Башкаласы – Оттава. «Канада» атамасының килеп чыгышы бик кызыклы вакыйгага бәйле. Француз сәяхәтчесе Жак Картье әлеге илнең ярларына килеп туктагач, җирле халык аны kanata, ягъни авылларына кунакка чакыра.... -
18 сентября 2019 18:40
Үзсүзле даһи
Сәлам, дустым! Синең компьютер яисә ноутбукны күргәнең, аларда мультфильм яисә кызыклы тапшыру караганың, әти-әниеңнең компьютерда эшләгәнен күзәткәнең бардыр. Компьютер яисә ноутбук эшләсен өчен, аңа операцион система кирәк. Хәзерге «акыллы машина»ларның барысында да Микрософт операцион системасы тора. Аны уйлап табучыларның берсе – Билл Гейтс – 2016 елда планетабызның иң бай кешесе... -
17 сентября 2019 09:38
Абдулла Алиш урамы
Казанның Салмачи бистәсендә Абдулла Алиш урамы бар. Абдулла Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә элеккеге Казан губернасы Спас өязе Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Абдулла тату, хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән үк зирәк һәм зиһенле малай булып үсә. Мәктәптә уку елларында А.Алиш, фәннәрне бик яхшы үзләштерү белән...