Күзләреңне сакла!
Күзегез һәрвакыт балкып торсын өчен А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк. Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күз өчен чып-чын могҗиза — 1 стакан кишер суы — аны көнгә бер тапкыр эчү дә җитә. Ә менә бавырга көч китерә торган әйберләрдән (майлы, шикәрле ризыкларны...
75 процент информацияне кеше күз аша ала. Дөрес тукланмау, пычрак тирә-юнь, озак итеп телевизор карау күзгә бик начар тәэсир итә. Компьютерда эшләгәндә монитордан 50-70 сантиметр ераклыкта утырырга һәм һәр сәгать саен күзне 5-10 минут ял иттереп алырга кирәк.
Күзләр сәламәтлеге өчен берничә киңәш:
– Укыганда китапны 30-35 см ераклыкта тотарга кирәк;
– Күз төпләре кара янса, шешсә, артык калган кара чәйне марляга төреп, күз төпләренә 15 минутка тидереп торыгыз. Шулай ук, ромашка яки бөтнек суына тидерелгән мамыктан да күзләрегезгә компресс ясый аласыз;
– Әгәр күзләрегез арыса, вакыт-вакыт аларга салкын су сиптереп алыгыз. Бу үзенчә күзләр өчен массаж булыр;
Күз кабагы шешенсә, чи бәрәңгене угычтан уып, марляга төрегез дә 15-20 минутка күзегезгә куегыз.