Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2019 12:46

Шампунь сере

Сәлам, дустым! Без әйләнә-тирәбездә еш очрый торган гади предметларның килеп чыгу тарихын өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз шампунь турында. Шампунь – чәчләрне юу өчен иң киң таралган сыекчаларның берсе. Ул һәрвакыт булган төсле тоеладыр сиңа. Ләкин бу алай түгел. Беренче шампунь Англиядә бары тик 19 гасырда гына барлыкка килә. Ә...

Сәлам, дустым! Без әйләнә-тирәбездә еш очрый торган гади предметларның килеп чыгу тарихын өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз шампунь турында.

Шампунь – чәчләрне юу өчен иң киң таралган сыекчаларның берсе. Ул һәрвакыт булган төсле тоеладыр сиңа. Ләкин бу алай түгел. Беренче шампунь Англиядә бары тик 19 гасырда гына барлыкка килә. Ә шампунь уйлап табылганчы, башны көл яисә гади сабын белән юалар. Ләкин алардан соң башта ак юшкын кала торган була.

Шампуньга инглиз кешесе Кейси Херберт нигез сала. Ул үләннәрне сабын порошогы белән катнаштыра һәм бу катнашманы «шампу» дип атый. Бу сүз һинд теленнән «сөртү, сеңдерү» дип тәрҗемә ителә. Кейси Херберт бай кеше булмый, ул ачышын патентларга, ягъни бу ачышның үзенә караганын рәсми яктан беркетеп куярга уйламый да. Коры шампуньны ул үз йорты тирәсендә, урамда ук сата. Аның идеясе күпләргә охшый, һәм тиздән даруханәчеләр һәм чәчтарашлар бу җиңел рецептны кабатлый башлыйлар. Пакетларга салынган бу коры шампунь Англиянең һәр почмагында сатыла башлый.

Соңрак бу шампунь турында Германиядә дә белеп алалар. Беркөнне Берлинда даруханә тотучы Ханс Шварцкопф янына бер сатып алучы хатын керә. Ул үзенең Англиядә коры шампунь сатып алуы һәм аның бик уңайлы булуы турында сөйли. Химик Шварцкопф өчен коры шампуньның гади составын кабатлау бер дә авыр булмый, һәм тиздән бу шампунь «Шварцкопф» исеме белән Хансның даруханәсендә сатыла башлый. Акыллы һәм хәйләкәр химик шулай итеп үз брендын һәм логотибын тудыра һәм шампунен патентлап куя.

Бераздан Шварцкопф үзенең шампунь ясау фирмасын булдыра. Ул шампунь ясау рецептын даими тулыландырып һәм камилләштереп тора. Аңа төрле үләннәр һәм чәчәкләр сала. Бу шампуньне кулланган кешеләрнең чәчләре сәламәт һәм хуш исле була. Хансның улы исә соңрак сыек шампунь уйлап таба.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com