«Каурый, каз өмәсе»
Максат: Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Җиһаз: «Каз» йолкыр өчен тазлар, тастымаллар, бию өчен каурыйлар, утыргычлар, өстәл, самавыр, микрофон, компьютер.
Бәйрәм барышы: Авыл өе күренеше. Көй яңгырый. Залга әбиләр керә. “Каз канаты” җыры астында әбиләр җырлый-җырлый керәләр һәм урыннарга утыралар ( каз йолку башлана).
Әби: Әссәләмүгаләйкем, исән-сау килеп җиттегезме ахирәтләрем? Менә мин сезгә эш әзерләп куйдым бит әле. Килгәнегез өчен биик зур рәхмәт! Өмәбезне башлап җибәрик, җайлап утырыгыз!
Роза апа: Кызым, кызым, кер әле.
Рината: Әйе, әбекәем. Ни булды?
Роза апа: Без кечкенә чагында каз өмәсе көнне балаларны каурый өмәсенә җыялар иде. И-и, кызык була иде безгә! Менә шул чакларны искә алып, мин сезне уенлы, җырлы, күңелле каурый өмәсенә чакырырга булдым. Әби – бабайларның гореф-гадәтләрен белү һәркайсыбызга фарыз эш ул! Мин өмәгә оланнарны да чакырдым, алар хәзер килеп җитәрләр. Күренмиләрме соң үзләре? (Тәрәзәдән карый.) Киләләр түгелме соң. Бәракалла, киләләр!
Рината: Чыгып каршы алыйк үзләрен. Әйдәгез, әйдә, керегез! Исән–сау гына килдегезме?
Ләйлә апа: Исән-сау җыелыштыгызмы, оланнар?
Сөбханалла – машалла, берегездән – берегез матур икән!
Менә сезгә әрҗә белән каурыйлар, сыдырылган йонны бу кәрзингә җыярсыз – мендәрне бик шәп кабарта ул каурый йоны. Соңыннан сыдырылган каурыйларны су буена чәчәрсез, бәбкәләрнең күп булуын теләп ятарлар алар.
Балалар: Ярар, әби, ярар.
Тимур: Дусларым, канат сыдырасыбыз бар бит әле.
Әйдәгез әле, кем остарак, сыдырыр икән?
Гөлнәфис апа: Безнең халыкта «Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен, ашагында колагың селкенсен» дигән мәкаль бар. Әйдәгез әле, җилкенеп эшләп алыйк. Кем сыдыра белми, миңа карагыз. Менә шулай эшлиләр.
Әби (оныгына): Кызым, син балаларны уйнат, җырлат, күңелле итеп эшләсеннәр. Мин сезгә коймак камырын яңартам, сезнең эшегез бетүгә әзер булсын. (Чыга)
Бию: “Каз канаты”
Роза апа: Ай-һай, сез биергә бик оста икәнсез! Биеп, көлешеп эш беткәнен дә сизми калдык! Ә эш беткәч, уйнарга да ярый.
Гөлнәфис апа:Ай-һай, күп монда каурый, әбинең казлары бик күп булган, ахры.
Ләйлә: Әйе, безнең әбинең әфсене бар, диләр күршеләр, ел да егермешәр бәбкә үстерә ул.
Доминик: Аларны үстерергә без дә булыштык шул:
Тилгән, тилгән,
Бәбкә алырга килгән,
Бер аягы тимердән,
Бер аягы камырдан, көш-көш!
дип тилгәннәрдән сакладык.
Ләйлә апа: Күз курка, кул эшли, дигән мәкаль дөрес икән. Каурыйлар бигрәк күп, ничекләр бетерербез дип курыккан идек, менә бит эшебез тәгәрәп бара.
Малайлар: әйдәгез,уйнап алыйк!
Балалар: әйдәгез,әйдәгез.
УЕН: “Яшерәм яулык”
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Роза апа: Күмәк эштә һәркем сынала аз сөйлә, күп эшлә. Шулай да гел сөйләшмичә дә күңелле түгел бит, балалар. Әйдәгез, оныкларга табышмакларга әйтик әле.
Әбиләр: әйдәгеез!
Гөлнәфис апа: Суда йөзә, бик күп илләрне гизә. Ул нәрсә?
Балалар: Каз, үрдәк.
Ләйлә апа: Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык.
Балалар: Үрдәк.
Роза апа:Башы тарак, койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын уята барысын.
Балалар: Әтәч.
Әбиләр: булдырдыгыз,балалар!
Әйдәгез бергәләп җыр җырлар алабыз!
Җыр “Алтын көз”
Роза апа:Бии-уйный сылу кызлар,
Чыңлый чулпы төймәсе.
Борынгыдан килгән йола-
Татарның каз өмәсе.
Гөлнәфис апа:Каз канаты каурый – каурый
Коймак майларга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?
Балалар: кызлар, әйдәгез, уйнап алабыз.
Уен “Чума үрдәк, чума каз” (т.х.у.)
Әби: Коймагым да пеште. Әйдәгез, балалар, каз майларына манып коймак ашыйк, чәй эчик әле.
Алып баручы:Менә шулай каз өмәсен
Татарда үткәргәннәр.
Ә яшь кызлар күңел биреп
Бу эшкә өйрәнгәннәр.
Татарстан Республикасы Нурлат шәhәре, 13 нче номерлы “Талым” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Бикташева Ландыш Сәлихҗан кызы.