Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 января 2025 10:37

«Каз өмәсе» йоласы бәйрәме

Максат: 1. Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү. 2. Татар телендә иркен сөйләшә белү күнекмәләрен үстерү. 3.Балаларның иҗади активлыгын арттыру, татар халкының милли һәм мәдәни байлыгына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Бәйрәмгә әзерлек: залны бәйрәмгә әзерләү - борынгы сандык, мендәрләр, гармун, көянтә, чиләкләр, зур кәрҗин, “каз түшкәсе”(кулдан тегелгән), каз канатларын хәстәрләү. Балаларга милли киемнәр киертү. Бәйрәм өчен коймак пешереп килү.

«Каз канаты» көе уйный. Кызлар утырып торалар. Милли кием кигән тәрбияче уртада каз йолкый, бәйрәм турында сөйли.

Алып баручы: Менә кызларым-йолдызларым, казны шулай йолкалар. Мамыгын җыялар, аннан мендәрләр ясыйлар. Мендәр ясап күрсәтә. Каз канатларын тотып сөйли. Каз канатларын ташламыйлар. Аның белән идән себергәннәр.

Элек-электән татар халкы күп итеп каз асраган. Көз көне көннәр суыткач, беренче кар яугач, кешеләр каз өмәсе үткәргәннәр. Казларны бергәләп чистартканнар, ул көнне күңел ачканнар: җырлар җырлаганнар. Биюләр биегәннәр, уеннар уйнаганнар.  Ә хәзер кызлар, казыбызны юып кайтыйк. Алдан әзерләнгән бизәлгән чиләккә казны  сала. Кызлар су буена төшә. Алып баручы казны юа. Кызлар кырыйда “Каз канаты” көенә бииләр. Канатлар белән. Малайлар килә.

1нче малай:  Сәлам бирдек кызлар -матурлар!

Кызлар:Сәлам, егетләр -батырлар!

2нче малай: “Каз өмәсе” котлы булсын!

3нче малай: Казларыгыз зур булсын, симез булсын!

Кызлар: Рәхмәт!

Алып баручы: балалар, сез күңел ачыгыз, ә мин өйгә кайтып коймак пешерә торыйм әле.

1нче кыз: Әйдәгез биеп алыйк!

“Дүдәк” татар халык җырына каз канатлары белән бию башкарыла.

1нче кыз : Егетләр бездә канат бар аласызмы?

Малайлар( бергә): Әйе.

1нче кыз : канат сатам, канат сатам. Кем ала?

1нче малай : Мин алам. Кырыена килеп баса. Калганнар ярым түгәрәк ясап утыралар.

Кыз: Канат хакы – бер бию. Малай бии. Балалар кул чабып торалар.

Биюдән соң канат сатыла.

2нче кыз: канат сатам, канат сатам. Кем ала?

2нче малай: Мин алам. Кырыена килеп баса.

Кыз: Канат хакы – бер шигырь.

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була –

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп, уйнап була,

Күп нәрсә белеп була

Шаярып-көлеп була

Дусларың гына булсын!

3нче кыз : канат сатам, канат сатам Кем ала?

3нче малай : Мин алам. Кырыена килеп баса.

Кыз : Канат хакы  - бер такмак. Малайлар бергә чыгып басалар. Кушымтаны бергә җырлыйлар.

Әтәч менгән читәнгә

“Кикирикүк” итәргә

Әтәчкә дә хәбәр килгән,

Армиягә китәргә.

Әтәч әйтә : “Бармыйм”- ди,

Тавык әйтә: “Калмыйм” – ди.

Син армиягә китсәң,

Бер күкәй дә салмыйм”,- ди.

4нче кыз: канат сатам, канат сатам Кем ала?

4нче малай: Мин алам. Кырыена килеп баса.

Кыз: Канат хакы  - бер табышмак.

Суда юынып алды

Өсте коп-коры калды.(Каз)

Малайлар: Үрдәк?

4нче малай: Юк.

Кызлар: Тавык?

4нче малай: Юк.

Бергә: Каз.              

4нче нче малай: Әйе, каз!

Канат сатыла.

5нче  кыз: канат сатам, канат сатам Кем ала?

5нче малай: Мин алам. Кырыена килеп баса.

5 нче кыз: Канат хакы  - 1 санамыш.

Балалар түгәрәккә басалар. Санамыш әйтелә.

Ыргадан, мыргадан,

Песи бара елгадан,

Песи түгел-ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

“Каз канаты” көенә өйгә кайталар.  Берничә малайның кулында гармун.

Алып баручы каршы ала. Балалар,  бездә бүген каз өмәсе. Коймагым пешеп чыкты. Рәхим итегез, каз маенда пешкән коймак ашарга. Балалар, тырыш, эшчән булыгыз, яшьтән эшләп үсегез, татар халкының йола-бәйрәмнәрен онытмагыз!

Нәфыйкова Зөһрә Фәргать кызы, Казан шәһәре Идел буе районының "Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге 90 нчы номерлы балалар бакчасы" мәктәпкәчә  белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Татар теле тәрбиячесе