"Әллүкиле көй кирәк!"
«Әллүкиле көй кирәк» (Мәктәпкә әзерлек төркемендә Туган тел көненә багышланган тәрбиячеләр һәм әти- әниләр өчен ачык чара) Азнакай шәһәре 2-нче «Теремкәй» балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбияче Газизова Алсу Марлес кызы сценарие. Максат: Балаларны Халыкара туган тел көне белән таныштыру, яңа мәгълүмат бирү, матур әдәбият аша туган...
Балалар шигырь сөйләргә чыгып басалар.
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем туган телем.
Балам! - дип, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
Әнием! - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә
«Туган ил» дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә
Иң изге хисләремне
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
(Э.Мөэминова)
Алып баручы: Бүген безнең бакчада бәйрәм −Туган тел көне! Чал тарихы булган татар халкымның ана теле бәйрәме! Халык телне, тел халыкны дәверләр аша саклап килгән, әби-бабайларыбыз безгә олы мирас − татар телен бүләк итеп тапшырганнар.
Бәхеттер, дим илләр тыныч булса,
Якыннарың булса яныңда.
Туган телдә җырлар җырлый алсаң,
Сөенгәндә, моңлы чагыңда. −
дип язган безнең якташыбыз Фәүзия Төхбәтуллина.
Элек-электән татарлар бәйрәмдә җырлаганнар, биегәннәр. Егетләр матур камзулларын киеп, кызлар чулпыларын тагып җыелган халыкны шаккаттырганнар. Сезнең игътибарыгызга татар халык биюе тәгъдим ителә.
Татар халык бию көенә балалар бии (башта малайлар, аннары кызлар ).
Алып баручы: Бик матур биедегез, балалар. Ә хәзер әйдәгез әйлән-бәйлән уйнап алыйк.
«Әйлән-бәйлән» җыры (Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы).
Балалар җырлап хәрәкәтләнәләр.
Җитәкләшеп әйләнәбез
Малайлар да, кызлар да.
Рәхәт икән бергәләшеп
Әйлән-бәйлән уйнарга.
Кушымта:
Әйлән-бәйлән,
Әйдә бергә уйныйбыз,
Әйлән-бәйлән,
Әйдә бергә җырлыйбыз.
Җитәкләшеп әйләнәбез
Кулларыбыз кулларда.
Осталар без биюгә дә,
Осталар без җырга да.
Һәркемгә дә урын җитә,
Олы булсын түгәрәк.
Әйдә син дә бир кулыңны,
Әйләнәбез бергәләп.
Ә хәзер тарихка күз салыйк. Бу бәйрәм 1999 елның нояберендә ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнә, ә 2000 елның 21 февраленнән үткәрелә башлады. Халыкара телләр көне безне: әниләрне–әтиләрне, балаларны, төрле милләтләрне үз ана теле белән горурланып һәм аны саклап яшәргә чакыра!
1 нче бала Әткәң-әнкәң телен белсәң
Адашмассың кайда да,
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
2 нче бала Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә
Туган тел бер генә була
Әнкәй кебек бер генә.
(Г. Морат)
Алып баручы: Дөрес балалар, туган тел – ул әни кебек якын һәм бер генә була.
Олимпия символы булган куян чыга. Чыкканда тизәйткеч әйтә.
Куян : Бер, ике, өч безнең кулда көч
Дүрт, биш, алты мин синнән көчле
Балалар, әти-әниләр исәнмесез!
Балалар: Исәнме, куянкай!
Куян : Ә нинди бәйрәм монда?
Алып баручы һәм балалар: Туган тел бәйрәме. Без монда ана телебездә җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, күңел ачабыз. Әйдә бергәләп?!
Куян : Рәхмәт! Мин күңел ачарга бигрәк яратам.
Алып баручы: Әйдәгез, балалар, физкультминутка ясап алыйк әле, куян син дә безгә кушыл. Бигрәк шаян инде без, тик тормыйбыз бер дә без. Кулларны без күтәрәбез, аннары төшерәбез. Башны уңга борабыз, аннан сулга карыйбыз. Чүгәлибез, торабыз. Кулларны өскә күтәреп һава сулап алабыз һәм урыннарга утырабыз.
Куян : Мин дә буш килмәдем. Мин бит Сочидан килдем. Хәрәкәтле уеннар алып килдем.
Алып баручы: Ә без уйнарга яратабыз. 2 уен уйнатыла. (Кыска чаңгы белән; чаңгыда кем тизрәк йөгерә).
Куян : Чыннан да балаларыгыз сезнең бик җитез икән!
Алып баручы: Рәхмәт сиңа куян. Ә хәзер татар халык уены «Түбәтәй»не бергәләп уйнап алыйк әле. Хәрәкәттә бәрәкәт дигән бит халык!
Балалар уеннан соң «Хәерле көн» җырын башкаралар.
«Хәерле көн» җыры (Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасы).
Йокыдан уянуга мин
Беләм нишләргә кирәк −
Елмаям әти-әнигә
Хәерле көннәр теләп.
Кушымта:
Яратам мин, яратам шул
Матур теләк теләргә.
Онытты, дип уйламагыз,
Хәерле көн сезгә дә!
Хәерле көн күршеләргә,
Дуслар, туганнарга да.
Теләктән читтә калмасын
Таныш булмаганнар да
Кушымта.
Алып баручы: Ә алар әле бик тапкыр безнең. Менә сиңа бер табышмак:
Бала: Авыз эчендә үзе, тик йотып булмый. Нәрсә ул?
Куян: Кишерме?
Балалар: Юк, дөрес түгел. Ул − тел.
Балалар мәкальләр әйтәләр.
− Бит күрке − күз, тел күрке − сүз.
− Сүз бирсәң – үтә.
− Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
− Татлы тел аюны биетә.
− Теле барның юлы бар.
− Алтыда белгән ана телен, алтмышта да онытмас.
− Аз сөйлә, күп бел.
− Тел сөяксез.
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк.
Тукай туган тел кирәк.
(Ш. Галиев)
Әйдәгез безнең өчен күптәннән гимн булып киткән «Туган тел» җырын бергәләп җырлыйк. Белгәннәр кушылсыннар, ә белмәгәннәр өйрәнсеннәр.
Туган тел җыры башкарыла (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе).
Бала: Татарча да яхшы бел.
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
(Ш. Маннур)
Бәйрәмебез шуның белән тәмам!