Әгәр бала урлашса.
Әгәр бала урлашса. Әйләнә – тирәдәгеләр, әти – әниләр баланың иң беренче урлашуын белгәч- шок хәлендә калалар. Эмоцияләргә бирелеп, алар, баланы сораштырырга һәм җәза бирергә омтылалар. Ләкин, ашыкмагыз. Туган ситуацияне ныклап уйлагыз һәм дөрес чишелеш эзләгез. “Урлау” дигән төшенчәне сабый балага аңлатып булмый. Бала, 3-4 яшьтә “үзенекен” һәм “чит кеше”...
Психологлар зуррак балаларның ни өчен урлашуларын берничә сәбәп белән аңлаталар:
6-7 яшьлек балада кеше әйберсенә кызыгу, үзендә шуны булдыру, күптәнге хыялын урлашу аркылы тормышка ашыру теләге формалаша башларга мөмкин.
Әти-әни мәхәббәте җитмәгән балалар шул юл белән үзләренә игътибар итүләрен телиләр.
Балалар, күп өчракта, зурларның үз-үзләрен тотышларын кабатлыйлар. Зур кешегә, абый, апалары ярамаган гамәл кыла икән ник миңа ярамасын дип уйлый башлый.
Караусыз, хуҗасыз калдырган предметларны алу, үзеңнеке итү теләге шулкадәр көчле булырга мөмкин, хәтта бала моны контрольли алмый.
Сирәк очракта инде, урлашу психик авырту булып та торырга мөмкин.
Балаларның урлашуы белән ничек көрәшергә?
Кызганычка каршы, мондый очракта әти-әниләргә үзләрен ничек тотарга кирәклеген билгеләүче кагыйдәләр юк. Шулай да, бу проблемадан чыгу өчен психологлар гомуми киңәшләрен бирәләр.
Баланы урлашуга нәрсә этәрде икәнлеген белешегез.
Баланы карак дип атамагыз. Моннан гына проблема бетми. Бала бу сүзнең мәгънәсен аңламый. Аңа, кеше әйберсенә тию начар эш икәнен төшендерергә кирәк.
Башка балалар, кешеләр барында “разборка” ясамагыз. Баланың тотрыксыз психикасына зыян килергә мөмкин. Бусы тагы да аяныч була ала.
Әгәр дә урлашуның сәбәбе ачыкланган икән, бала белән бергә аны юк итү өстендә эшләргә кирәк.
Баланы уңай якка үзгәрә башласа мактагыз ( урлаган әйберсен кире бирсә, яки аның өчен акча түләсә)
Бала төзәлер әле дип вак кына урлашуны да игътибарсыз калдырмагыз. Әгәр дә, үзегез генә бу прблемадан чыга алмыйсыз икән, психологларга, педагогларга, юристларга мөрәҗәгать итегез.