Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 октября 2019 08:00

Delicious Kindness Вкусное добро Тәмле яхшылык

Delicious Kindness Kamilya and Alsou’s parents are going to be at work until late. On such days the daughters are responsible for housework duties like grocery shopping and cooking dinner. The good news is that the girls have grown up already. Kamilya is in the seventh grade and Alsou is...

Delicious Kindness

Kamilya and Alsou’s parents are going to be at work until late. On such days the daughters are responsible for housework duties like grocery shopping and cooking dinner. The good news is that the girls have grown up already. Kamilya is in the seventh grade and Alsou is in the fourth grade at school.

Upon coming home from school, the girls had lunch, took the money their mother had left them, and went to the store. They bought bread, milk and some other groceries. Instead of getting ice-cream for the remaining money, as the girls had agreed to do at first, Kamilya decided to buy the biscuits that all the family members like. When Alsou found out she wouldn’t get the sweet treat she wanted, she got quite upset.

The girls headed towards their house. They didn’t go that far when Alsou saw something shining near the path. The girl approached it to see what it was, then realised it was a phone, and whooped with joy:

Sister, look, I found a phone!

Let me have a closer look... It’s still new. We need to return it to the owner, Kamilya said.

Oh no, sister, no! I won’t give it back! In our house I’m the only person who doesn’t have a mobile phone.

Alsou, my dear, you cannot do that. It’s not yours! – the sister said.

The girls decided to take the find back to the shop. When they were approaching the building, they saw Samat abyi who was walking towards them with agitation.

Girls, haven’t you a seen a phone around here?

We have. To be precise, Alsou has found it, – Kamilya said and handed the phone to the neighbour.

Samat abyi was deliriously happy. He said:

Girls, thank you so much! I bought it just recently. I must have dropped it somewhere here, so I returned to the store.

Kamilya and Alsou started walking towards their house. Just when they had reached their gates, Samat abiy came up with the girls and handed them the most delicious ice-cream from the store.

See, my dear, it’s good to do nice things, – Kamilya said.

Yes, sister, it turns out doing good things is also delicious, – Alsou replied happily.

By Kamilya Moustafina,

A student of Arsk Secondary School #6

 

Вкусное добро

Сегодня родители Камили и Алсу до поздна будут на работе. В такие дни такие обязанности, как поход в магазин за продуктами и приготовление ужина ложатся на плечи девочек. К счастью, девочки уже большие. Камиля учится в седьмом классе, а Алсу в четвёртом.

После возвращения из школы, девочки пообедали, затем взяли деньги, которые оставила мама, и отправились в магазин. После покупки хлеба, молока и круп, на оставшиеся деньги Камиля решила купить не мороженое, как собирались девочки, а печенье, которое любят все члены семьи. Узнав, что сегодня не получит заветное лакомство, Алсу заметно рассторилась.

Девочки пошли в сторону дома. Они ушли совсем недалеко, когда Алсу увидела блестящий предмет у тропинки. Девочка подошла ближе, увидела телефон и вскрикнула от счастья:

– Сестра, смотри, я нашла телефон!

– Дай, посмотрю поближе... Он ещё новый. Его надо отдать хозяину, – сказала Камиля.

– Нет, апа, нет! Не отдам! У нас дома только у меня нет телефона!

– Алсу, сестрёнка, так нельзя. Это чужая вещь! – сказала сестра.

Девочки решили отнести находку в магазин, и когда уже приближались, увидели Самат абый, который взволнованно шёл им нас встречу.

– Девочки, вы не находили телефон?

– Нашли. Точнее, Алсу нашла, – сказала Камиля и протянула телефон соседу.

Самат абый был необычайно счастлив. Он говорит:

– Спасибо вам, девочки! Купил его совсем недавно и, вероятно, уронил, – и зашёл обратно в магазин.

Камиля и Алсу направились в сторону дома. Уже, когда девочки доходили до своих ворот, их догнал Самат абый и вручил девочкам самое вкусное мороженое, которое продавалось в магазине.

– Смотри, сестрёнка, как хорошо делать добрые дела, – сказала Камиля.

– Да, апа, добро это оказывается ещё и очень вкусно, – радовалась Алсу.

Камиля Мустафина,

ученица МБОУ «Арская СОШ №6».

 

 

Тәмле яхшылык

Бүген Камилә белән Алсуның әти-әнисе кичкә кадәр эштә була. Андый көннәрдә, кибеткә барып, кирәк-яракларны алу һәм кичке аш әзерләү кызларга кала. Алар зур шул инде. Камилә җиденче сыйныфта, ә Алсу дүртенчедә укый.

Мәктәптән кайтып, төшке ашны ашаган кызлар, әниләре калдырган акчаны алып, кибеткә киттеләр. Ипи, сөт, ярмалар алганнан соң, Камилә туңдырмага дигән акчага бөтен гаилә ярата торган печенье алырга булды. Бүген туңдырмасыз каласын аңлаган Алсу бераз көйсезләнеп алды.

Менә кызлар өйгә таба атладылар. Алар әле күп тә китмәгән иде. Алсуның күзенә сукмак кырыенда нидер ялтыраган шикелле тоелды. Кыз, якынрак килеп карагач, бер телефон ятканын күрде һәм шатланып кычкырып җибәрде:

– Апа, кара әле, телефон таптым!

– Сеңлем, кая әле, кая... Яңа әле бу. Хуҗасына бирергә кирәк, – диде Камилә.

– Юк, апа, юк! Бирмим! Өйдә минем генә телефоным юк иде бит!

– Алсу, сеңлем, алай ярамый. Кеше әйбере бит ул! – дип әйтте апасы.

Кызлар кибет янына якынлашып килгәндә, каршыга килүче күрше Самат абыйларын күреп алдылар. Ул бик ашыга иде.

– Кызлар, юлда телефон тапмадыгызмы?

– Таптык. Дөресрәге, менә Алсу тапты, – диде Камилә һәм телефонны күрше абыйга сузды.

Самат абыйның шатлыгы эченә сыймады. Ул:

– Рәхмәт сезгә, кызлар! Әле күптән түгел генә алган идем шул, төшеп калган бит, – диде дә кире кибеткә таба китеп барды.

Камилә белән Алсу да өйгә таба юл тоттылыр. Кызлар йорт янына кайтып җиткәндә, аларны Самат абыйлары куып җитте дә кулларына кибеттәге иң тәмле туңдырманы тоттырды.

– Менә, сеңлем, яхшылык эшләү ничек рәхәт, – диде Камилә.

– Әйе, апа, яхшылык тәмле дә икән әле ул, – дип сөенде Алсу да.

Мәктәбем

Кояш чыгып, нурын сипкәч

Бар табигать җанлана.

Мәктәпкә барам ‒ күңелем

Сабыйларча куана.

Өянкеләр озатып кала

Башларын горур тотып.

Мәктәбем гүя каршылый:

Килдеңме, кызым? ‒ диеп.

Чиста, пөхтә сыйныфларың

Шифа бирә күңелгә.

Мәктәбемә керү белән

Дөньям нурга күмелә.

Синдәге һәрбер кеше

Туганнарымдай якын.

Җир йөзендә мондый мәктәп

Башка юктыр мөгаен.

Камилә Мостафина,

Арча шәһәре 6 нчы номерлы

урта гомуми белем мәктәбе укучысы.