Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 октября 2019 07:22

Favourite Corner Любимый угол Яраткан почмак

Favourite Corner Rustem Galiullin Fayaz and Ilnur were very-very tired of the kindergarten. Every day when they came home, they solemnly swore: “I won’t go there tomorrow!”, but still they had to go there the following day. They were very-very tired of standing in the corner. Just look at these...

Favourite Corner

Rustem Galiullin

Fayaz and Ilnur were very-very tired of the kindergarten. Every day when they came home, they solemnly swore: “I won’t go there tomorrow!”, but still they had to go there the following day.

They were very-very tired of standing in the corner. Just look at these kindergarten teachers: Damir hasn’t finished his meal as well, but they don’t say anything to him, while you can always bet Fayaz and Ilnur will get punished. They just cannot finish that mealwhat can you do... In despair, Fayaz even started to throw away his porridge under the table, but, nevertheless, he ended up in the corner again. Never mind, all that can be tolerated. But there is a torturous hour of day sleep ahead of them... Oh well, there it goes again, the teacher heard the boys whispering during the quiet hour.

Fayaz and Ilnur were very-very tired. Their patience was absolutely exhausted and they decided to run away from the kindergarten. After a walk in the open air, the boys deliberately left their shoes at the door and when the kindergarten teacher was distracted, they got dressed and ran along the path leading to their house. However, the boys didn’t manage to escape. Damir, who has earned the reputation of a snitch, revealed their plans of escape to the teacher. Teacher Gulfiya apa ran out to catch the fugitives... When she caught up with them, she pulled them firmly by the ears and took Fayaz and Ilnur back to the kindergarten, to be precise, to their precious corner.

The next day Fayaz and Ilnur tried to look as obedient as they could. Maybe, there’s a chance that they won’t get in the corner today (their usual spot stayed empty for half a day), but it didn’t work out. During the quiet hour Fayaz asked for permission to leave. His way went pass the teachers’ room. When he saw some sweets on the table in their room, his mouth started watering. Fayaz returned to the room and quickly explained the situation to Ilnur. When the matter concerned shenanigans, Ilnur was the bravest. He also asked for permission to leave the room, and the boys quietly, on tiptoes headed towards the “delicious” room. When they were stuffing their mouths with sweets, someone entered the room:

Just look at those little thieves! – the kindergarten head teacher Maryam apa said.

Alas, the day was nearly over... – Fayaz sobbed on one side of the cabinet.

We haven’t even had time to eat enough sweets... – Ilnur was full of rage on the other side.

The next day they made an important decision: they were determined to run away from the kindergarten and go to school. No one makes children sleep and finish their meals there.

The two friends started working on bringing their plan to life. They waited for the most convenient time and went to the school. They heard some noise on the second floor of the school building, and the boys headed there. It turns out there was a school assembly in progress. The boys could hear people speaking, talking over one another...

The principal, deputy principal and teachers were scolding their elder brothers Samat and Ilyar for skipping classes, getting bad grades, and their bad behaviour. The elder brothers were standing there sadly, with their heads low, red faces and hopeless eyes. When they saw that scene, Fayaz and Ilnur were horrified:

                   It’s much worse here! – Fayaz said.

                   Let’s bug out from here while we can, – Ilnur added.

They run back to the kindergarten quickly, went the room, and stood in their favourite corner, which they managed to have missed by that time...

  1. Whyare Fayaz and Ilnur tired of the kindergarten?
  2. What stunts did they do?
  3. Which picture did they see in the school?
  4. What would you do if you were a kindergarten teacher in this situation?
  5. Colour the picture and write down the names of boys.

Балалар бакчасы – детский сад – kindergarten [´киндэга:тн]

Тәрбияче – воспитатель – kindergarten teacher [´киндэга:тн ´тичэ]

Почмак – угол – corner [´конэ]

Тәм-том – сладость – sweet [суи:т]

Маһир – мастер, умелец – handy man [´хэндимэн]


Любимый угол

Устали, очень устали Фаяз и Ильнур от детского сада. Каждый день, придя домой, они торжественно заявляли: «завтра не пойду!», но их всё равно приводили туда.

Устали, очень устали они стоять в углу. Только посмотри на этого воспитателя: Дамир тоже не доел свою порцию, но ему ничего не говорят, а Фаязу и Ильнуру обязательно попадает. Не получается доесть до конца – что тут сделаешь... От безисходности, Фаяз даже начал выкидывать свою кашу под стол. Но всё равно в итоге оказался в углу. Ладно, это ещё можно вытерпеть. Но впереди ожидает мучительный час сна... Ну вот, воспитательница опять услышала, как мальчики перешептываются на кровати во время тихого часа.

Устали, очень сильно устали Фаяз и Ильнур. Их терпение совершенно иссякло, поэтому они решили сбежать из детского сада. После прогулки, мальчики специально оставили свою обувь у дверей и, когда воспитательница отвлеклась, оделись и побежали по тропинке, ведущей к дому. Но всё равно мальчикам не удалось вырваться. Дамир, который давно прославился, как ябеда, рассказал об их плане побега – Гульфия апа выбежала вслед за мальчиками... Прибежала и, крепко схватив за уши, повела Фаяза и Ильнура обратно в детский сад, точнее в заветный угол.

На следующий день Фаяз и Ильнур пытались выглядеть прилежными. Возможно, они сегодня не попадут в угол (привычное место уже пол дня пустовало). Но не вышло. Во время тихого часа Фаяз попросил разрешения выйти. Дорога проходила через комнату воспитателей. Когда он увидел вкусности на столе в их комнате, слюни потекли сами собой. Фаяз вернулся в комнату, быстро объяснил ситуацию Ильнуру. Тогда, когда речь шла о шкоде – смелее Ильнура не было никого. Он тоже попросился выйти и, мальчики на цыпочках, направились во «вкусную» комнату. Когда они запихивали в рот сладости, кто-то вошёл:

– Только посмотрите на этих маленьких воришек! – сказала заведующая детским садом Марьям апа.

– Эх, день уже шёл к концу... – было слышно, как Фаяз всхиповал, стоя с одного бока шкафа.

– Даже нормально наесться не успели... – негодовал Ильнур с другой стороны.

На следующей день они пришли к твёрдому решению: во чтобы то ни стало, сбежать из детского сада и пойти в школу. Там никого не заставляют спать и доедать.

Двое друзей принялись воплощать план в жизнь. Дождались удобного момента и пошли в школу. На втором этаже здания школы было очень шумно, туда и пошли мальчики. Оказывается там проходила линейка. Было слышно, что все говорят, перекрикивая друг-друга...

Директор, завуч и учителя ругали их старших братьев Самата и Ильяра за то, что те прогуливали уроки, получали двойки и демонстировали плохое поведение. Старшие братья стояли, грустно опустив головы, с красными лицами и безнадежными глазами. Увидев эту картину, Фаяз и Ильнур пришли в ужас:

                   Здесь еще хуже! – говорит Фаяз.

                   Смываемся отсюда по-доброму, – добавил Ильнур.

Они быстренько вернулись в детский сад, зашли в комнату и по-тихоньку встали в свой любимый угол, по которому за это время они уже успели соскучиться...

  1. Почему Фаяз и Ильнур устали от детского сада?
  2. Какие проделки они совершали?
  3. Какую картину они увидели в школе?
  4. Как бы ты поступил на месте воспитателей?
  5. Расскрась рисунок и рядом напиши имена мальчиков.

Балалар бакчасы – детский сад –

Тәрбияче – воспитатель –

Почмак – угол –

Тәм-том – сладость –

Маһир – мастер, умелец –

Яраткан почмак

Рөстәм Галиуллин

Туйдылар, тәмам туйдылар Фаяз белән Илнур балалар бакчасыннан. «Иртәгә бармыйм!» дип, өйләренә кайтып еласалар да, көн саен барыбер илтәләр.

Туйдырды, тәмам туйдырды аларны почмакта басып тору. Тәрбиячене генә күр син: әнә бит Дамир да ашап бетермәгән, аңа бер сүз дә әйтми, ә Фаяз белән Илнурны хәзер шәйләп ала. Соң, булмагач булмый инде тәлинкәнең төбенә төшеп. Аптырагач, Фаяз боткасын өстәл астына бушатып караган иде. Ахыры тагын шул почмак белән тәмамланды... Ярар, монысына ничек тә түзеп була. Алда бит әле йокы сәгате... Уф, тагын ишетеп алды тәрбияче апалары пышылдашып яткан ике малайны.

Туйдылар, тәмам туйдылар Фаяз белән Илнур. Түземлекләре беткәч, качарга уйладылар. Бакчадан уйнап кергәндә, аяк киемнәрен чистартырга дип калдылар да, тәрбияче апалары күрмәгән арада, бөтен көчләре белән өйләренә илткән тыкрык буйлап йөгерделәр. Тик барыбер ычкына алмадылар. Сатлыкҗан дигән даны чыккан Дамир, аларны күреп, тәрбиячегә әйткән икән – Гөлфия апалары артыннан куа чыкты... Тиз арада Гөлфия апалары да килеп җитте һәм, икесенең дә колакларыннан тотып, бакчага, тагын да дөресрәге, газиз почмакларына алып кайтып китте.

Фаяз белән Илнур икенче көнне тәртипле күренергә тырыштылар. Бүген, бәлки, почмакка да бас маслар кебек иде. (Ияләнгән почмаклары ярты көн буш тора инде.) Юк шул, тагын булмады. Йокы сәгатендә тышка чыгып керергә рөхсәт сорады Фаяз. Юлы тәрбиячеләрнең аш бүлмәсе аша иде. Өстәлдәге тезелеп киткән тәм-томнарны күргәч, авызына сулар килде аның. Тиз генә йокы бүлмәсенә кайтып, дусты Илнурга ишарәләр белән хәлне аңлатты. Этлеккә дигәндә, Илнурдан да маһир кеше юк иде. Шул ук сәбәп белән ул да йокы бүлмәсеннән чыкты. Аяк очларына гына басып, теге «тәмле» бүлмәгә юнәлде алар. Тәм-томны ашык-пошык авызларына озатканда:

– Карагыз әле бу нәни каракларны! – дип, кара тавыш куптарды аларны күреп алган мөдир Мәрьям апалары.

– Эх, көн бетте дигәндә генә... – зур шкафның бер ягыннан Фаязның мышык-мышык килгәне ишетелде.

– Ичмасам, туйганчы ашый да алмадык... – монысы шкафның икенче ягында басып торган Илнур тавышы иде.

Икенче көнне урамда уйнаганда, алар катгый карарга килделәр: ничек кенә булса да моннан качарга һәм мәктәпкә барырга. Анда йоклатмыйлар да, көчләп ашатмыйлар да икән.

Ике дус планнарын тормышка ашырырга да керештеләр. Иң уңайлы вакытны көтеп, тавышсыз-нисез генә мәктәпкә шылдылар. Икенче катта шау-шу ишетеп, шунда менделәр. Анда линейка бара икән. Берсен-берсе бүлеп кычкырган тавышлар ишетеп, алар якынрак елыштылар.

Директор, завуч һәм укытучылар – барысы да бишенче сыйныфта укучы Фаязның абыйсы Саматны, Илнурның абыйсы Ильярны дәрескә йөрмәгәннәре, икеле алганнары һәм тәртипсез булганнары өчен пыр туздырып сүгәләр иде. Абыйларының башлары түбән иелгән, йөзләре кып-кызыл, күзләре өметсез. Моны күреп Фаяз белән Илнурның котлары очты:

                   Монда тагын да начаррак икән! – диде Фаяз.

                   Ычкыныйк яхшы чакта, – дип өстәде Илнур.

Алар тиз генә бакчаларына элдерттеләр һәм мыштым гына инде төшләренә керә башлаган, керфекләрен йому белән күз алдына килеп баскан газиз, якын почмакларына барып бастылар...

1.      Ни өчен Фаяз белән Илнур баллар бакчасыннан туйганнар?

2.      Алар ниләр кыланган? Яки Малайлар ничек тәртип бозган?

3.      Мәктәптә алар нинди күренешкә тап булганнар?

4.      Тәрбиячеләр урынында булсаң, син нишләр идең?

5.      Рәсемне төрле төсләргә буя һәм малайларның исемен язып куй.

Балалар бакчасы – детский сад –

Тәрбияче – воспитатель –

Почмак – угол –

Тәм-том – сладость –

Маһир – мастер, умелец –