Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 08:32

Транспорт. Транспорт. Transport.

Транспорт безнең тормышыбызда искиткеч зур урын алып тора. Хәзерге дөньяны автобус, троллейбус, машина, трамвай, поезд, самолетларсыз күз алдына да китереп булмый. Транспорт безнең көнкүрешебезне уңайлырак итә: аның ярдәмендә без теләсә кайсы җиргә бара, авыр йөкләрне ерак араларга илтә, биек-биек биналар төзи, дөньяның теләсә кайсы ноктасына сәяхәт итә алабыз. Транспорт төрләре...

Транспорт безнең тормышыбызда искиткеч зур урын алып тора. Хәзерге дөньяны автобус, троллейбус, машина, трамвай, поезд, самолетларсыз күз алдына да китереп булмый.

Транспорт безнең көнкүрешебезне уңайлырак итә: аның ярдәмендә без теләсә кайсы җиргә бара, авыр йөкләрне ерак араларга илтә, биек-биек биналар төзи, дөньяның теләсә кайсы ноктасына сәяхәт итә алабыз.

Транспорт төрләре

Кайдан хәрәкәт итүенә карап, транспорт җир өсте, җир асты, су һәм һава транспортына бүленә. Җир өсте транспортына машина, автобус, троллейбус, поезд, трамвай, мотоцикл, велосипед һәм башка җир өстеннән яисә рельслардан йөри торган транспорт берәмлекләре керә. Җир астыннан безне метро йөртә. Мул сулы елгаларда, киң диңгезләрдә су транспорты: зур-зур кораблар, теплоходлар, катерлар йөзеп йөри. Һавада самолётлар, вертолётлар оча.

Һәр транспорт нәрсә өчендер уйлап табылган. Пассажир транспорты кешеләрне төрле җирләргә илтә. Йөк транспорты авыр-авыр йөкләрне ерак араларга күчерә. Махсус транспорт төрле профессия вәкилләре тарафыннан кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен кулланыла: ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы, янгын сүндерү һәм полиция машиналары шундыйлардан. Авыл хуҗалыгы транспортына караган трактор, комбайн һәм башка машиналар уңыш җыю, җир сөрү өчен кирәк. Төзелеш транспорты ярдәмендә кешеләр зур биналар төзи, озын юллар сала.

Тылсымлы тәгәрмәч

Транспорт әле уйлап табылмаган заманда кешеләр атлап яисә йөгереп җәяү генә йөри алган. Соңрак атка атланып йөрергә өйрәнгән. Ә менә авыр-авыр йөкләрне ерак араларга ничек күчерергә соң? Моның өчен кешеләр җиргә озын-озын бүрәнәләр тезеп салганнар һәм алар өстенә авыр йөк куйганнар. Бүрәнәләрне тәгәрәткәндә, йөк тә кирәкле җиргә күчерелгән. Аннары кешеләр бүрәнәләрдән яссы түгәрәкләр кисеп карарга булганнар. Беренче тәгәрмәчләр әнә шулай барлыкка килгән. Алар моннан 6 мең ел элек Тигр һәм Евфрат елгалары арасындагы территориядә агачтан һәм таштан ясалган. Ике түгәрәкне үзәгеннән таяк белән тоташтырып тәгәрәтеп караганнар. Өстенә агач платформа беркетеп куйгач, арба килеп чыккан. Арбада авыр йөкләрне ерак араларга илтеп булган. Тик арбаны хәрәкәткә китерү өчен өстәмә көч – ат кирәк булган.

Велосипед

Велосипедны борынгы мисырлылар, римлылар, хәтта Леонардо да Винчи ясаган дигән фикерләр дә бар. Шулай да бу транспортның рәсми авторы булып алман профессоры Карл фон Дрез санала. Ул 1817 елда тарихта беренчеләрдән булып ике көпчәкле самокат ясый һәм аны «йөрү өчен машина» дип атый. 1840 елда Шотландияле Киркпатрик Макмиллан исемле тимерче бу «машинаны» камилләштерә: аңа педальләр һәм утыргыч өсти. Педальләр арткы тәгәрмәчне этә, ә руль алгы тәгәрмәчне бора. Велосипедчы исә ике көпчәк арасына утыра. 19 гасырның 70 елларында инглиз Х. Дж. Лоусон велосипедка чылбыр «бүләк итә».

Беренче автомобильләр

Машинаны атсыз, педальләрне әйләндермичә генә хәрәкәткә китерү өчен, двигатель кирәк була. 1672 елда Фердинанд Вербст Кытай императорына бүләккә кечкенә генә уенчык арба ясый. Уенчык кына булса да, арба пар двигателе ярдәмендә хәрәкәтләнә. Су салынган казанны күмер ягып җылыткач, су кайный башлый, һәм пар бүленеп чыга. Ул пар двигательдәге поршеньны хәрәкәткә китерә һәм арба кузгалып китә.

Пар двигателе ярдәмендә йөри торган машина 1784 елда инглиз уйлап табучысы Джеймс Уатт тарафыннан патентлаштырыла. 1807 елда Франсуа Исаак де Рива газ белән йөри торган автомобиль, 1886 елда Карл Бенц бензин белән ягыла торган машина уйлап таба.

Транспорт

Транспорт занимает большую роль в нашей жизни. Сложно представить сегодняшний день без автобуса, троллейбуса, машины, трамвая, поехда или самолета.

Транспорт облегчает повседневную жизнь людей: с помощью него в мы можем перевести тяжелые грузы, строить высокие здания, добраться до любой точки мира и многое другое.

Виды транспорта

По тому где движется транспорт, его делят на наземный, подземный, водный и воздушный. К наземному виду транспорта относятся машина, автобус, троллейбус, поезд, трамвай, мотоцикл, велосипед и другие, передвигающиеся по земле или на рельсах. Под землей мы ездим на метро. По большим водоемам и широким морям передвигаются на больших кораблях, теплоходах, катерах. А на небе летают самолеты и вертолеты.

Каждый вид транспорта придуман с определенной целью. Если пассажирский транспорт перевозит людей, то грузовой предназначен для транспортировки тяжелых грузов на большие расстояния. Специальный транспорт помогает представителям разных профессий оказывать необходимую помощь: это скорая помощь, пожарная и полицейская машина. В сельском хозяйстве такие виды транспорта, как трактор, комбайн и другие используются для посева, сбора и обработки урожая. Благодаря строительной технике мы можем жить и работать в многоэтажных зданиях.

Волшебное колесо

До того, как был придуман транспорт люди могли передвигаться тольком пешком либо на лошади. А как же они переносили тяжелые предметы на дальние расстояния? Для этого древние люди ложили на землю длинные бревна, ставили на них груз и перекатывали. Затем стали вырезатҗ из бревен плоские круги. Так появились первые колеса. Они были сделаны 6 тысяч лет тому назад на территории между реками Тигр и Ефрат из камня и дерева. Затем проткнули центры кругов, соедини их палкой и попробовали покатить. После того как на эту конструкцию прикрепили деревяную платформу получилась телега. Но для того, чтобы она покатилась нужна была дополнительная сила в виде лошади.

Велосипед

Существуют мнения, что велосипед был придуман египтянами, римлянями и даже самим Леонардо да Винчи. Тем не менее офицальным автором велисипеда принято считать немецкого профессора Карла фон Дреза. Он впервые в истории в 1817 году придумывает двухколесный самокат и называет его «машиной для езды». В 1840 году шотландец Киркпатрик Макмиллан совершенствует эту «машину», добавляя к ней педали и сидение. Педали двигают задние колеса, а руль поворачивает переднее, а велосипедист сидит между двумя колесами. В 70 годы 19 века англичанин Х.Дж.Лоусон «дарит» велосипеду цепь.

Первый автомобиль

Для того, чтобы автомобиль приходил в движение без лошади, был необходим двигатель. В 1672 году Фердинанд Вербст делает подарок Китайскому императору в виде маленькой игрушечной тележки. Несмотря на то, что это всего лишь игрушка, машина приходит в движение с помощью парового двигателя. После того, как угли подогревают воду в котле, она закипает и выделяется пар. Он приводит в движение поршень в двигателе и телега сдвигается с места.

Машина с паровым двигателем была запатентована в 1784 году английским изобретателем Джеймсом Уаттом. Франсуа Исаак де Рива в 1807 году придумал машину на газе, а Карл Бенц в 1886 году стал известен как изобретатель машины, передвигающейся благодаря бензину.

 

Transport

Transport plays a significant role in our life. One can hardly imagine our times without buses, trolley busses, cars, trams, trains, or plains.

Transport makes people’s daily lives easier: we can use it to carry heavy cargo, build high buildings, get to any place in the world, etc.

Means of Transport

Based on where transport is used, it is divided into above-ground, underground, water, and air means of transport. Above-ground transport includes cars, buses, trolley buses, trains, trams, motorcycles, bicycles, and others that travel on ground or on rails. Below ground we travel by the metro, which is also called the subway or the underground. On large waters and wide seas people travel by large ships, steamships, and motor boats. In the skies we travel by plains and helicopters.

Each means of transport is used with a certain purpose. While passenger transport carries people, cargo transport is used for carrying heavy loads over long distances. Special-purpose motor-vehicles helps different professions to provide necessary services: ambulance, fire vehicles, and police cars. In the agricultural industry such means of transport as tractors, combined harvesters and others are used for seeding, harvesting and processing crops. Thanks to construction equipment we can live and work in multi-story buildings.

Magic Wheel

Before transport was invented, people were able to move around only on foot or on horses. How did they carry heavy objects for long distances? Ancient people put long logs on the ground, put the load on them, and rolled over the logs. Later they started cutting out flat circles out of wood. That’s how the first wheel appeared. They were made of stone and wood 6,000 years ago in the area between the Tigris and Euphrates rivers. Later the centers of circles were poked through and connected with a stick to try to roll them. After a wooden platform was attached on the top of that construction – that’s how a carriage was created. To make it start rolling, an additional force of a horse was necessary.

Bicycle

There are opinions that bicycle was invented by Egyptians, Romans, or even Leonardo da Vinci himself. Nevertheless, it is generally accepted that the official inventor of a bicycle is German professor Karl von Drais. He was the first man in history to think of a two-wheel scooter in 1817 and named is “a vehicle for driving”. In 1840 Scottishman Kirkpatrick Macmillan improves the vehicle by adding pedals and a saddle to it. Pedals move the back wheel, while the handlebar moves the front wheel and a cyclist sits between the two wheels. In the 70’s of the 19th century Englishman Harry John Lowson added the chain feature to bicycles.

First Automobile

To make an automobile move without using horses, it was necessary to invent some kind of an engine. In 1672 Ferdinand Verbiest gave the Chinese Emperor a present of a small toy carriage. Despite the fact that it was just a toy, the car was set in motion using a steam engine. After coals heat the water in the cauldron, it starts boiling and turning into steam, which puts the engine piston in motion, and the carriage starts moving.

A car with a steam engine was patented in 1784 by the English inventor James Watt. In 1807 Francois Isaac de Rivaz invented a car that works on gases, whereas in 1886 Karl Benz became famous as the inventor of a car that works on petrol.