Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 08:41

Тылсымлы сәфәр. Волшебное путешествие. Magic Journey

Тылсымлы сәфәр Сез инде Елмай исемле кызның төрле кызык нәрсәләр уйлап табуга бик оста икәнлеген беләсездер. Менә бүген дә ул үзен принцесса итеп күз алдына китерде дә, диңгездә ял иткәндә әтисе алып биргән яңа күлмәген киеп, озак кына көзге каршында бөтерелде. Аннары, башында принцессалар кия торган матур таҗны күз алдына...

Тылсымлы сәфәр

Сез инде Елмай исемле кызның төрле кызык нәрсәләр уйлап табуга бик оста икәнлеген беләсездер. Менә бүген дә ул үзен принцесса итеп күз алдына китерде дә, диңгездә ял иткәндә әтисе алып биргән яңа күлмәген киеп, озак кына көзге каршында бөтерелде. Аннары, башында принцессалар кия торган матур таҗны күз алдына китереп:

– Миңа хәтта корона да кирәк түгел, – дип әйтеп куйды. – Болай да минем кем икәнлегем һәркемгә дә көн кебек ачык: мин – чып-чын принцесс-с-са!

Ул «принцесса» сүзен әйтеп бетерә алмыйча калды. Чөнки шул мизгелдә кыз карап торган көзгедән чып-чын маймыл сикереп төште! Юк-юк, бу төш тә, уйланма яисә әкият тә түгел! Без маймылларның көзгедә яшәмәүләре турында да беләбез бит инде, шулаймы?! Алайса, ул каян килеп чыкты соң?

– Нинди матур кыз! – диде маймыл. – Кара әле, синдә карта бармы?

– Әй, син кем соң? Син, мөгаен, минем яныма җәза буларак килгәнсеңдер. Әйе-әйе, мин җәй көне әбиемнән рөхсәт сорамыйча гына буфеттан печенье алып ашаган идем бит… – 5 яшьлек кыз үзен мультфильмга эләккәндәй хис итте.

– Э-э-э, әйдә төп мәсьәлә буенча сөйләшик әле. Минем исемем – Джимбо, һәм мин югалдым. Мин әле кечкенә, монда ничек эләккәнемне белмим һәм бик куркам... Миңа синең ярдәмең кирәк!

Бу сүзләрне ишетүгә, кыз үзен кулга алды һәм әтисенең «Дөнья картасын» эзләргә кереште.

Бу карта кирәкме? Әллә тузлы уен картасымы?

Әйе, бу карта. Һәм тагын көзге кирәк, – дип җавап бирде Джимбо.

– Мә, – диде кыз, яшен тизлеге белән Джимбога нәни генә көзгесен биреп.

– Син миңа әниемне һәм өемне табарга булышырсыңмы? – дип, маймыл Елмайга өмет тулы күзләрен төбәде.

Кыз, уйлап та тормыйча:

– Әлбәттә! – дип җавап бирде.

Джимбо көзгене картаның күзе төшкән беренче ноктасына куйды да кызны кулыннан алды. Бер мизгелдән алар тәмле күмәчләр һәм каштан исе килгән җирдә пәйда булдылар... Затлы киемнәр кигән матур кешеләр ашыкмыйча гына Сена елгасының уң яры буйлап баралар иде.

***

Син француз маймылымы әллә? – диде Елмай, кулын кысып тоткан нәни маймылга гаҗәпләнүле караш ташлап.

– Нишләп шулай уйладың әле син, миңа исемен дә әйтергә оныткан кыз?!

– Минем исемемне сораган кеше дә булмады, – дип үпкәләгәндәй итте кыз.

– О, мадам, сезнең исемегез ничек? – дип кылануын дәвам итте Джимбо.

– Мин мадам түгел, мин – мадемуазель! – диде кыз. – Елмай исемле мин!

Андый исемнәр дә буламыни?!

Һәм бу сүзне миңа безне бер мизгел эчендә Татарстаннан Франциягә, Парижның нәкъ үзәгенә фәнгә дә билгеле булмаган серле ысул белән күчергән маймыл әйтә.

– Ә син бу җирнең Франция икәнлеген ничек белеп алдың соң?

– Кара, әнә тегендә Елисей кырлары, Лувр, алга таба Триумфаль арка, Монмартр, Килешү мәйданы (площадь Согласия) һ.б. бик күп кызыклы җирләр.

– Менә сиңа мә! Ә син боларны каян беләсең?

– Синең китап укыганың, йә булмаса мультик караганың юкмы әллә? Безнең Казанда бөтен балалар шундый акыллы!

– Аңладым инде, син – мадемуазель акыл капчыгы!

Теләсә нәрсә сөйләп торма инде, Джимбо! Син миңа менә шуны әйт: бу синең туган ягыңмы?

Юк, мин бу җирне беренче мәртәбә күрәм. М-м-м, ниндидер тәмле ис килә. Нәрсә икән ул? Мин шундый ачыктым...

– Әйдә, Джимбо, бераз тамак ялгап алыйк. Париж хәтле Парижга килеп, Эйфель манарасын да күрми китү дөрес булмас. Минем аны әле беркайчан да күргәнем юк. Әнием ул манараны бик матур дигән иде. 324 метр биеклектән бөтен Парижны күренә икән...

 

Волшебное путешествие

Вы уже знаете, что девочка по имени Улыбка та еще выдумщица. Сегодня она вообразила, что она принцесса и долго крутилась перед зеркалом в своем новом платье, которое они с мамой купили во время отдыха на море. Девочка, представляя корону на голове, приговаривала:

– Корона тут даже не нужна! Всем и так ясно – кто тут принцес-с-са!

Слово «принцесса» она так и не успела договорить. Потому что прямо из того зеркала выскочила самая настоящая мартышка! Нет-нет, это не сон и не выдумка! Мы же все понимаем, что обезьяны не живут в зеркалах?! Тогда откуда же она взялась?

– Какая красивая девочка! Слушай, где тут у тебя карта? – заговорила мартышка по-человечьи.

– Эй, ты кто? Наверное, это мое наказанье за печеньки, которые я взяла у бабушки без разрешенья прошлым летом? – 5-летняя девочка чувствовала себя героиней мультфильма.

– Эээ, давай, по существу! Меня зовут Джимбо и я потерялся. Я маленький, мне тоже страшно, потому что я не знаю, где я и как сюда попал… Мне нужна помощь!

Услышав эти слова, девочка в миг собралась, сосредоточилась и стала искать папину «Карту мира»…

– Такая карта? Или с тузом?

– Эта. И еще зеркало, – попросил Джимбо.

– Держи, – девочка действовала молниеносно.

– Ты поможешь мне найти дом и маму? – обезьянка с надеждой посмотрела на девочку.

Улыбка ответила, не задумываясь:

– Конечно!

Джимбо поставил зеркало на первую попавшуюся точку на карте, взял девочку под руку и в следующее мгновение они оказались в месте, где вкусно пахло булочками и каштаном… А красиво одетые люди неспешно шли по правому берегу реки Сены.

– Ты что французкая обезьяна? – удивленно посмотрела Улыбка на мартышку, крепко сжимающую ее руку.

– Почему ты так решила, девочка, которая забыла представиться?!

– А никто и не спрашивал вообще-то, – надулась девочка.

– О, мадам, как вас зовут? – продолжал по-мальчишечьи кривляться Джимбо.

– Мадемуазель вообще-то! Елмай! Что на русском означает Улыбка!

– А такие имена существуют?!

– И это мне говорит говорящая обезьяна, которая привела меня за секунду из Татарстана во Францию. В центр Парижа, неизвестным науке образом…

– А как ты поняла, что это Франция?

– Посмотри, вон Елисейские поля, Лувр, дальше Триумфальная арка, Монмартр, площадь Согласия и множество других интереснейших мест…

– Ничего себе! Откуда ты все это знаешь?

– Ты что книжек не читаешь и мультиков не смотришь? У нас в Казани все детки умные!

– Ну, понятно, мадемуазель всезнайка!

– Хватит обзываться, лучше скажи: это твой дом?

– Нет, я тут впервые. Интересно, а что это так пахнет? Я такой голодный.

– Пойдем, Джимбо, что-нибудь перекусим, заодно и посмотрим Париж с Эйфелевой башни. Я там тоже никогда не была. Мама говорила, что очень красиво и с высоты 324 метров можно увидеть весь город…

Дон-дон-дон!

– Ничего себе, время уже 12! Какие большие часы! Посмотри, Джимбо!

– Ну, девченки! Ты лучше, посмотри, где мы оказались?

Улыбка не сразу поняла, что находится посередине Вестминстерского дворца и смотрит на часовую башню Биг-бен в Лондоне.

А это твой дом? Ты живешь во дворце? – с недоумением в глазах посмотрела на Джимбо девочка.

– Нет. Но кажется я понимаю, куда нас привело зеркало в этот раз.

– Я тоже поняла. Это Лондон, который кэпитал оф Грейт-британ...

– Опять умничаешь! Ну, что кроме этого ты еще знаешь об Англии...

– Очень много. Здесь довольно холодно, конечно не как в России. Но люди одеваются очень смешно: например, можно увидеть девушку в сандалях и шубе.

– Так же можно простудиться!

– Англичане не бояться вирусов и даже могут разрешит ребенку взять упавшую на пол еду. А сидят они везде: в коридорах, на асфальте, траве... где хотят.

– Я тоже побуду англичанином! – распахивая руками, сказал Джимбо и уселся прямо на траву, чуть не задев Улыбку. – Айм сорри, Улыбка!

– Да, ты настоящий джентельмен! Но предупреждая неловкий случай, они говорят: Екскьюз ми!

– Откуда ты все это знаешь?!

– Наша учительница по-английскому училась в Англии.

– Здорово! А что тут еще можно посмотреть? Ведите, мисс Улыбка!

– Миллион всего! Сначала давай пойдем в Виндзорский замок. Он попал в Книгу Рекордов Гиннеса как самый большой замок мира. Затем в Гайд-парк, а потом в знаменитый Британский музей.

– Мне бы хотелось познакомиться с Елизаветой Второй!

– И мне! Тогда нужно будет заглянуть в Букингемский дворец!

– А потом домой!

 

 

Magic Journey

You already know that a girl named Smiley is quite a tale-teller. Today she imagined herself as a princess and kept twisting and turning in front of the mirror in her new dress, which her mother and her bought during their holiday at the seaside. The girl imagined a crown on her head and said:

– I don’t even need a crown! It’s obvious to everyone – who a prin-ces-s is!

She hardly managed to finish the word “princess” when a very real monkey jumped out of the mirror! Oh no, it is neither a dream, nor a fable! All of us understand that monkeys don’t live in mirrors, do we?! In that case where did it come from?

– What a beautiful girl! Listen, do you have a map somewhere around here? – the monkey started speaking like a human.

– Hey, who are you? It’s probably a punishment for the cookies that I took from my grandma without permission last summer? – the five-year-old girl felt herself as a lead character in a cartoon.

– Well… let’s speak to the point. My name’s Jimbo, and I got lost. I’m little and I’m scared because I don’t know where I am and how on earth I got here… I need help!

After the girl heard those words, she immediately composed herself, focused her mind and started looking for her dad’s World Map.

– Will this kind of map work for you?

– Yup. And I need that mirror too, – Jimbo asked.

– Here you are, – the girl was as quick as a lightning.

– Would you help me find my house and my mother? – the monkey looked at the girl hopefully.

Without a moment’s hesitation, Smiley said:

– Certainly!

Jimbo put the mirror on the first randomly chosen spot on the map, took the girl’s arm, and the next instant they were in a place with a delicious smell of pastries and chestnuts… Beautifully dressed people were leisurely walking on the right bank of the Seine River.

– Are you a French monkey? – Smiley threw an astonished look at the monkey, which was keeping a firm grip of her hand.

– Why do you think so, young lady who has forgotten to introduce herself?!

– Oh… no one actually asked, – the girl pouted her lips.

– Well, madam, what’s your name? – Jimbo continued to make fun of her boyishly.

– Well it is mademoiselle! Smiley!

– Do such names really exist?!

– And I hear it from a speaking monkey that took me from Tatarstan to France in a second, to the centre of Paris in a mysterious way unknown to the science…

– How did you understand that it is France?

– Look, there you can see the Elysian Fields, the Louvre, then further the Triumphal Arc, Montmartre, the Square of Concord, and many other exciting places…

– Wow! How do you know all that?

– Don’t you read books and watch cartoons? All children in Kazan are intelligent!

– Oh I see, mademoiselle know-it-all!

– Please, stop calling me names. You better tell me – is it your house?

– No, it’s my first time here. I wonder what kind of smell it is. I’m so hungry.

– Come on, Jimbo, let’s have a snack and look at Paris from the Eiffel Tower along the way. I have never been there too. My mom said it’s very beautiful and one can see the whole city from the height of 324 meters…