Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 марта 2023 10:12

«Саклагыз йөрәкләрне!»

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе...

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк «юл әлифбасын» өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Шуны истә тотып, без, Саба районы «Шоколад» балалар бакчасы тәрбиячеләре, зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән «Саклагыз йөрәкләрне!» дип исемләнгән акция үткәрдек. Әлеге чара районның юл хәрәкәте иминлеген саклаучы хезмәткәрләребез Насыйбуллин Илнур Дамир улы һәм Ягафарова Гүзәл Назиф кызы белән берлектә оештырылды. Автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл кагыйдәләрен үтәргә өндәп язылган йөрәкләр тараттык. Шул ук вакытта һәркемне «Гашыйклар көне» белән дә котладык. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш булды. Шуңа да карамастан, акция югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтте. Шулай ук балаларда күтәренке кәеф тудырырга һәм аң-белем дәрәҗәсен үстерергә дә ярдәм итте.

Саба районы, 3 нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы тәрбиячесе Миннеханова Дания Әсертдин кызы