Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 июня 2023 10:42

«СалаваTik»лар +Камал театры= дуслык

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Дуслык җыры» дип исемләнгән яңа җырга видео чыкты. Җырның авторы Резеда Гобәева, көен Марат Әхмәтшин иҗат иткән. «Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры репертуарындагы «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектаклен караган нәни тамашачыларга әлеге җыр яхшы таныш. Илгиз Зәйниев Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» һәм башка...

Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның «Дуслык җыры» дип исемләнгән яңа җырга видео чыкты. Җырның авторы Резеда Гобәева, көен Марат Әхмәтшин иҗат иткән.

«Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры репертуарындагы «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектаклен караган нәни тамашачыларга әлеге җыр яхшы таныш. Илгиз Зәйниев Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» һәм башка әкиятләренә мөрәҗәгать итеп, балалар өчен 2015 елда бик оригиналь спектакль тәкъдим итте. Төп геройларның маҗаралы сәяхәтләре җырлар белән бергә үрелеп бара. «Дуслык җырының» сүзләренә дә кызым белән спектакль караганда игътибар иттем. Шул вакытта барлык татар балаларына да бу җырны ишеттерәсем килде. Ә «СалаваTik»ларны яратып тыңлаучы нәни дусларыбыз ишетеп кенә калмасын, сүзләрен отып, җырласыннар иде, дигән фикер үсә барды. «СалаваTik»ларның бүгенге көндә 50 җырга клип төшерелде. Кайсы гына җырны алып карасак та, ул җырларның нигезендә нәрсәгәдә булса өйрәтү, тәрбия салынган. Сабыйларыбыз җырларның сүзләрен отып алганда, ул сүзләрнең мәгънәләренә дә төшенә алсалар без шат булыр идек. Клипта да спектакльдәге төп геройлар – Кәҗә белән сарыкны күрергә мөмкин. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының танылган актёрлары – Алмаз Сабирҗанов һәм Фәннүр Мөхәммәтҗанов безнең проектыбызда катнашырга ризалык биргәч, бик сөендек. Без аларга бик рәхмәтле», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлыры баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Спектакльгә әзерләнгән вакытларны бик җылы хисләр белән искә төшерәм. Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминова, Илгиз Зәйниев, Сергей Скоморохов, театр артистлары бик дус компания булып чыкты, анда барысы да бер-берсен ярты сүздән аңлый. Иҗади атмосферада, һәркем зур теләк белән, илһамланып эшләде. Әкиятнең сюжеты күптән билгеле булса да, минемчә, спектакльгә яңа кәефләр, яңа төсмерләр кертә алдык. Илгиз Зәйниев пьесасыннан шигырьләр белән эшләү аеруча ошады. Бу текстлар белән эшләү һәрвакыт җиңел, чөнки аларның үз методикасы бар, шигырьләр бик музыкаль. Аларны шагыйрә Резеда Гобәева иҗат иткән. «Кәҗә, сарык һ.б» спектаклендәге җырларны мин үзем дә рәхәтләнеп тыңлыйм. Бу спектакльне әзерләүдә үз өлешемне кертә алуыма Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чиксез рәхмәтлемен. Спектакль белән әле таныш булмаган һәркемне карарга чакырам. Сез аннан күтәренке кәеф һәм уңай энергия алырсыз!» – ди спектакльнең композиторы Марат Әхмәтшин.

Ә без нәни тамашачыларыбызны яңа җырның видеосын карарга чакырабыз! Дусларыгыз күп булсын!