Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 октября 2022 09:52

«Ш» авазын чыгару өчен күнегүләр

Тәмле кайнатма 1. Елмаерга, авызны ачарга, әйләнә буенча башта өске, аннары аскы иреннәрне яларга, башта сәгать теле уңаена, соңыннан сәгать теленә каршы юнәлештә эшләргә, 4-5 тапкыр кабатларга. 2. Елмаерга, авызны ачарга. Телне аскы иреннәргә тидерми генә өске иренне яларга.   Чынаяк Елмаерга, авызны ачарга. Телне чыгарып, борын очына таба сузарга...

Тәмле кайнатма

1. Елмаерга, авызны ачарга, әйләнә буенча башта өске, аннары аскы иреннәрне яларга, башта сәгать теле уңаена, соңыннан сәгать теленә каршы юнәлештә эшләргә, 4-5 тапкыр кабатларга.

2. Елмаерга, авызны ачарга. Телне аскы иреннәргә тидерми генә өске иренне яларга.

 

Чынаяк

Елмаерга, авызны ачарга. Телне чыгарып, борын очына таба сузарга (телнең уртасын чынаякка охшатып чокырлатырга), аскы иреннәргә тидермәскә, 5кә кадәр санаганчы торырга. 4-5 тапкыр кабатларга.

 

Гөмбә

Елмаерга, авызны ачарга, телне аңкауга “беркетергә”, башлангыч халәткә кайтырга, күнегүне эшләгәндә авыз ачык булырга тиеш.

 

 

Атта

Елмаерга, авызны зур итеп ачарга, телне тавышландырып “шартлатырга”. Иякне селкетми, бары тик телне генә “сикертеп” эшләргә тырышырга.

Сәләхова Гөлшат Ришат кызы, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «12 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» укытучы-логопеды