«Юл билгеләре» турында әкият
Борын да түгел заманда, белмим кайсы вакытта, зур сары тартмада юл билгеләре яшәгән ди. Һәм алар барысы да төрле – төрле булган ди. Кайберләре өчпочмаклы, икенчеләре түгәрәк, өченчеләре квадрат формасында булганнар. Алар үзара бик дус, тату яшәгәннәр икән. Бәйрәмнәрдә җырлап, биеп, бергәләп күңел ачканнар. Бервакыт бу билгеләр арасында, иң мөһим...
Борын да түгел заманда, белмим кайсы вакытта, зур сары тартмада юл билгеләре яшәгән ди. Һәм алар барысы да төрле – төрле булган ди. Кайберләре өчпочмаклы, икенчеләре түгәрәк, өченчеләре квадрат формасында булганнар. Алар үзара бик дус, тату яшәгәннәр икән. Бәйрәмнәрдә җырлап, биеп, бергәләп күңел ачканнар. Бервакыт бу билгеләр арасында, иң мөһим билге, нинди билгеләр - дигән бәхәс туган.
– Без – иң мөһим билгеләр дип, – кычкырган тыючы билгеләр. Без булмасак, юлларда бәла һәм кайгы күп булыр иде. Шуңа күрә, без велосипедта йөрүне, кемгәдер ишегалдына керүне, ә кемгәдер артка борылуны тыябыз. Барысы да бездән курка, безнең белән беркем дә бәхәсләшми һәм бәхәсләшмәячәк тә, - дип шапрынган ди.
– Белсәгез, без нинди мөһим икәнлекне – дип «зәңгәр төстәге билгеләр» аларга каршы чәчрәп чыкканнар. Әйтик, бездән башка бер генә машина да, бер шофер да йөри алмый, чөнки без кемгә хәрәкәт итәргә ярамый, ә кемгә һәм кайсы юнәлештә барырга кирәклеген, текә борылышның кайда, кайда тукталыш, кайда туннель икәнлеген күрсәтеп торабыз. Шуна күрә дә без «күрсәтүче һәм мәгълүмат бирүче билгеләр» дип аталабыз, – дип борыннарын чөйгәннәр ди алар. Хәтта, алар үз исемнәрен башкаларга әйтеп тә торуны кирәк тә санамаганнар.
– Дөньяда бездән башка бер генә хәрәкәт тә булмый, чөнки без юлда һәр йөртүчегә, юлда нәрсә көткәнен сөйлибез һәм иң мөһиме, без аны куркыныч турында кисәтербез. Шофер безгә генә карап йөри, – дип мактанышканнар.
– Фу, нинди мактанчыклар! Сезне беркем дә белми! Мәгънәсезләр! – дип янә тыючы билгеләр кычкырган.
– Дуслар, туктагыз әле! Әйдәгез, тыныч булыйк! Менә без «өстәмә мәгълүмат бирүче» билгеләр дип аталабыз. Димәк, без барысыннан да иң мөһиме. Без берни дә тыймыйбыз, беркемне дә кисәтмибез, тик бездән башка берничек тә ярамый, югыйсә кем сезгә автозаправка, ә монда ял итү урыны, ә монда медицина ярдәме пункты дип әйтер. Менә карагыз, без иң мөһиме!
Шулай итеп, билгеләр арасында зур гауга чыккан. Барлык билгеләр бер-берсенә кычкырган, берсен-берсе бүлдереп: «Без төп! Без мөһим! Без иң кирәге!» – дип кычкырышканнар.
Кинәт тартманың капкачы ачылган, кояш нурлары билгеләрне яктырткан һәм кемнеңдер куллары билгеләрне алган. Зур һәм киң урамда, барлык билгеләргә дә урын табылган. Менә мәктәп янында «балалар» билгесе, «җәяүле кичүе» баганасы да пәйда булган. Кичүдә «зебра» билгесе эленгән, ә балалар бакчасында «керү тыела» кебек тамгалар пәйдә булган.
Шуннан башлап, җәяүлеләр дә юл йөрү билгеләренә карап йөри башлаганнар. Машина йөртүчеләр, бөтенләй бу билгеләрдән читкә тайпылмый хәрәкәт итә башлаганнар. Урамда искиткеч тәртип урнашкан. Беркем дә беркая да ашыкмый, беркем дә беркемне узмый, барысы да бер-берсенә юл бирә башлаган. Чөнки, ниндидер тылсымлы куллар, бу юл билгеләрен тиешле урынга урнаштырган. Инде юл тамгалары да башка берсе белән берсе талашмыйча, берсенә берсе буйсынып яши башлаганнар ди.
Арча 4 нче мәктбенең
1 «Г» сыйныф укучысы
Галимуллина Динә.
Җитәкчесе: башлангыч сыйныфлар укытучысы
Йосыпова Йолдыз