Айсылу
Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар – Айсылу исемле. –Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, – диде әтисе. Әй сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда, Айсылу: – Ән-нә, ән-нәү-ү... – дип тавыш та бирә белә иде. Бүген ял...
Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар – Айсылу исемле.
–Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, – диде әтисе.
Әй сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда, Айсылу:
– Ән-нә, ән-нәү-ү... – дип тавыш та бирә белә иде.
Бүген ял көне. Гүзәлне бакчага илтмәделәр. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урам яктан күрше кызы Рәйханәнең тавышы ишетелде:
– Гүзәл, әйдә, уйнарга!
Кыз, тиз-тиз киенде дә урамга йөгерде. Айсылуның:
– Мине дә алып чык, бергә-бергә уйнарбыз, – дип, курчагының ялварып карап калуын да күрмәмешкә салышты.
– Әйем лә, синең белән үзем генә уйнармын, – дип, ашыгып, ишекне япты. Чөнки Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамда комнан әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Тора-бара Гүзәл курчагы турында тәмам онытты.
Өйгә кергәч кенә, янә хәтеренә төшерде, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды.Чү! Ни булган аңа? Кулга алуга:
– Ән-нәү-ү, тимәү-ү! – дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды.
– Әни, әнием, – дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. – Айсылу минем белән уйнарга теләми.
Әнисе, сынап, кызына карады.
– Әллә үпкәләттеңме үзен?
Гүзәл ни дияргә белмәде. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...» – дигән иде бит.
Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды:
– Син ачуланма инде, икенче тапкыр сине дә дусларым янына алып чыгармын... – диде.
Айсылу әйтерсең лә шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күк йөзе төсле күзләрен ачып җибәрде.
Рафис Гыйззәтуллин