Алтын бөртекләр
Әкиятне сәхнәгә куючы: татар теле тәрбиячеләре - Катеева Гөлназ Рафаэль кызы, Хәкимова Рәзинә Харис кызы. (Татар халык әкияте) Ишек алды күренеше. Әни кечкенә балалары белән ирен сугышка озата. Инде менә малайлар үсеп, ир-егетләр булалар. Әни: Әле генә кечкенә сабыйларым белән әтиләрен сугышка озатып калган идем. Нинди зур егетләр булып үсеп җиттеләр.Әй,...
Әкиятне сәхнәгә куючы:
татар теле тәрбиячеләре - Катеева Гөлназ Рафаэль кызы,
Хәкимова Рәзинә Харис кызы.
(Татар халык әкияте)
Ишек алды күренеше. Әни кечкенә балалары белән ирен сугышка озата. Инде менә малайлар үсеп, ир-егетләр булалар.
Әни: Әле генә кечкенә сабыйларым белән әтиләрен сугышка озатып калган идем. Нинди зур егетләр булып үсеп җиттеләр.Әй, гомер дигәннәре, үтә дә китә икән.
(Малайлар уйный, шаяралар)
Әни: Улларым, килегез әле минем яныма.
Малайлар: Нәрсә бар әни?
Әни: Мин сезне үстердем, хәзер инде үз көнегезне үзегез күрегез.
Малай 1: Без үз көнебезне үзебез күрер идек тә, акчабыз юк бит әни. Син безгә берәр бөртек булса да алтын бир инде.
Әни: Алтын бирәм. Бер бөртек кенә түгел, мең бөртек бирәм. Тик ул алтыннарны әтиегез яшереп куйган иде. Аны үзегез эзләп табыгыз.
Малайлар: Табабыз, әни, табабыз!
Әни: Әнә, Ташлытау белән Карлытауны күрәсезме? (Артта экранда тау һәм басу күренеше ) Шул ике тау арасында киң басу бар. Шул басуда әтиегез алтын бөртекләрне яшереп куйган иде. Аны үзегез эзләп табарсыз!
Малайлар: Табабыз, табабыз!
Әни: Басуның җирен казыгыз, тир сыпырып, җиң сызганып эшләгез.
Малайлар: Ярар әни! (Малалйлар сабан белән җирне сөрәләр,тырмалыйлар)
Малай 2: Күпме җирне эшкәрттек, арып беттек..
Малай 3:Булмаган алтынны эзләп тормыйк абыйлар, өйгә кайтыйк.
Малайлар: Кайтыйк булмаса!
(Малайлар кайта, әниләре тавыкка җим сибеп йөри)
Малай 1:Әни, бөтен җирне сөреп чыктык, бер бөртек тә алтын тапмадык.
Әни: Борчылмагыз улларым,табарсыз сез ул алтынны. Әнә, бурадагы бодайны алып килегез әле миңа. Кырга илтеп чәчегез шушы бодайны. Көз көне, бодайны ургач, тамырын йолкыгыз. Бодай тамырына алтын бөртекләр эләгеп чыгар.
Малайлар: Ярар әни!
(Малайлар, иләкләр тотып,бодайны илтеп чәчәләр)
Малайлар: Бердәмлектә көч- тиз бетте безнең эш!
Малай 3: Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса, уңыш шәп булыр!
Малай 2: Кояшны болыт каплады, яңгыр җыена бугай.(Башаклар белән кызлар биюе)
Малай 1: Абыйлар, энеләрем, урак вакыты җитте. Ашлыкны вакытында җыярга кирәк.
Малай 4: Әйе, дөрес әйтәсең. Чөнки башаклардан орлыклар коела башларга мөмкин.
Малай 5: Икмәк әрәм булмасын.
(Малайлар чалгыларын алалар. Игенне урып чыгалар)
Малайлар: Бердәмлектә көч-тиз бетте безнең эш!
(Кызлар егетләрне ашатырга басуга киләләр, ашъяулык җәеп, өстәл әзерлиләр)
Кыз 1: Я, егетләр, эшләп арыдыгызмы?
Кыз 2: Без сезгә ашарга алып килдек.
Кыз 3: Менә сезгә сөт.
Кыз 4:Яңа мичтән төшкән ипи.Суынырга да өлгермәгән әле.
Кыз 5: Ә мин сезгә каймак алып килдем.
Кыз : Бал юк, гафу итәрсез инде.?!
(Бергәләп җир өстендә ашъяулык җәеп, ашыйлар)
Малай 2:Тәмле булды бу, рәхмәт кызлар!
Малай 3: Кызлар, бәлки безгә ярдәм итәрсез?
Кызлар: Без риза!
Малай 1: Рәхмәт кызлар, шәп булды бу!
(Игенне җыялар. Малайлар капчыкларны тутырып, әниләре алдына алып кайтып куялар)
Әни: Улларым, әтиегез җиргә күмгән алтын бөртекләре шулар инде. Сез аларны эзләп тапкансыз. Хәзер инде үз көнегезне үзегез күрә аласыз.
Малайлар: Рәхмәт әни!
Казан шəhəре Яңа Савин районының «99 нчы катнаш төрдəге балалар бакчасы» мəктəпкəчə белем муниципаль бюджет учреждениесе.