Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 июня 2023 12:19

Аулак өй

Норлат шәһәренең “Алсу” балалар бакчасы тормышында милли бәйрәмнәр оештыру бик еш булып тора. Балаларыбыз онытылып барган гореф-гадәтләребез турында тирән мәгълүмат алсыннар өчен зурлар төркеме белән “Аулак өй” дигән кичә уздырдык. Балалар элеккеге вакыттагы җырларыбызны җырлап, уеннарны уйнап күңел ачтылар. ”Каз канаты”, “Шәл бәйләдем”, “Челтәр элдәм читәнгә” җырлы уеннарны балалар аеруча...

Норлат шәһәренең “Алсу” балалар бакчасы тормышында милли бәйрәмнәр оештыру бик еш булып тора. Балаларыбыз онытылып барган гореф-гадәтләребез турында тирән мәгълүмат алсыннар өчен зурлар төркеме белән “Аулак өй” дигән кичә уздырдык. Балалар элеккеге вакыттагы җырларыбызны җырлап, уеннарны уйнап күңел ачтылар. ”Каз канаты”, “Шәл бәйләдем”, “Челтәр элдәм читәнгә” җырлы уеннарны балалар аеруча яратып өйрәнделәр һәм башкардылар. Бәйрәмнәрдәге уеннарда балалар кыюлана төшәләр, бер-берсе белән аралашырга, үз-үзләрен күрсәтергә өйрәнәләр. Сөйләм телләре үсә, сәләтләре ныгый. Төрле йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнү – балаларда үз милләте белән горурлану хисе тәрбияли. Татар балалар бакчасында милли, татар рухлы булсын өчен, барлык балалар милләтпәрварләр булып тәрбияләнсеннәр өчен бар көчебезне куеп тырышабыз.

I квалификацион категорияле тәрбияче: Замалетдинова Гөлия Хәлим кызы.

I квалификацион категорияле тәрбияче: Мубаракшина Ландыш Минәхмәт кызы

Укытучы-логопед: Хөснуллина Алсинә Илшат кызы.