Бари Рәхмәт шигырьләре
Әби белән бабушка Ике карчык гөрләшәләр тышта, Берсе — әби, берсе — бабушка, Берсе — оек, берсе чулок тоткан, Икесе дә оста бик эшкә. Дуслар да бик: пирог пешкән көнне Әбине дә дәшә бабушка, Бәлеш пешкән көнне бабушканы Дәшми калмый әби бәлешкә. Белгән сүзен русча, белмәгәнен Үз телендә...
Әби белән бабушка
Ике карчык гөрләшәләр тышта,
Берсе — әби, берсе — бабушка,
Берсе — оек, берсе чулок тоткан,
Икесе дә оста бик эшкә.
Дуслар да бик: пирог пешкән көнне
Әбине дә дәшә бабушка,
Бәлеш пешкән көнне бабушканы
Дәшми калмый әби бәлешкә.
Белгән сүзен русча, белмәгәнен
Үз телендә әби сукалый,
Ә бабушка, аңлаган күк аны,
Башын селки, күзен кыскалый.
Әби көлсә, ул да көлгән була,
Белмәсә дә нигә көлгәнен,
Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай
Уздыралар бергә көннәрен.
Бабай белән дедушка
Бабай белән дедушка
Бергә йөриләр эшкә,
Бабайның исеме Рәхим,
Дедушканың — Трофим. —
Әби карчык — Мәрфуга,
Ә бабушка — Матрена.
Кече улы Рәхимнең
Яшь кияве Трофимның
Кияүнең исеме Риза,
Киленнең исеме Лиза.
Әби Лизадан риза,
Лиза әбидән риза.
Мәтрүнә кодагый да
Мәрфуга кодагыйга
Яхшы карый, мактый бик:
«Кудагый бик якши» ди.
Әби белән бабушка,
Бабай белән дедушка —
Кодагыйлар, кодалар,
Бик күңелле торалар.
Бабай сөйли көлдереп,
Ниләр булганны элек:
— Раньше девками гулять,
Русский девке взять
Китап «грех» дип писал.
Мулла никах не читал.
Теперь инде можно, — ди.
Ул заманнар узды, — ди.
Бабай белән дедушка,
Әби белән бабушка —
Кодагыйлар, кодалар
Хәйран гына торалар.
Б.Рәхмәт