Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 октября 2023 06:48

Беренче рәхмәт

  Алсу хәзер зур кыз инде — Аңа өч тулган. Алсу бүген абыйсының Яулыгын юган. Сабынлаган да яулыкны Чиләккә тыгып, Чайкаган да элеп куйган Тормыйча сыгып. Шатлыктан нәни Алсуның Күзләре яна: Рәхмәт әйткән моның өчен Абыйсы аңа. Мөмкин түгел шатланмаска: Бит шундый рәхәт Чын күңелдән эшләп алган Беренче рәхмәт. Әхмәт...

 

Алсу хәзер зур кыз инде —

Аңа өч тулган.

Алсу бүген абыйсының

Яулыгын юган.

Сабынлаган да яулыкны

Чиләккә тыгып,

Чайкаган да элеп куйган

Тормыйча сыгып.

Шатлыктан нәни Алсуның

Күзләре яна:

Рәхмәт әйткән моның өчен

Абыйсы аңа.

Мөмкин түгел шатланмаска:

Бит шундый рәхәт

Чын күңелдән эшләп алган

Беренче рәхмәт.

Әхмәт Исхак