Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июля 2023 12:01

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада ничә көн? Бер атнада җиде көн. Җиде төрле исеме – Җидесен дә яттан бел. Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, Пәнҗешәмбе, җомга, Шимбә, якшәмбе – Онытма мәңге!.. Шимбә белән якшәмбе – Икесе – ял көннәре. Ял көннәре – атнаның Чәчәкләре, гөлләре. Ял көннәре – атнаның Чәчәкләре, гөлләре. Атнаның яфраклары – Димәк,...

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада җиде көн.

Җиде төрле исеме

Җидесен дә яттан бел.

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,

Пәнҗешәмбе, җомга,

Шимбә, якшәмбе

Онытма мәңге!..

Шимбә белән якшәмбе

Икесе ял көннәре.

Ял көннәре атнаның

Чәчәкләре, гөлләре.

Ял көннәре атнаның

Чәчәкләре, гөлләре.

Атнаның яфраклары

Димәк, калган көннәре.

Гөлшат Зәйнашева