Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 июля 2023 08:21

Домино уены

Уйный-уйный үсәбез Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү    Әлеге уенда ике яисә икедән артык уенчы катнаша ала. Уен махсус карточкалар – фишкалар ярдәмендә уйналына. (карточка ике якка бүленгән, һәм анда юл йөрү билгеләре ясалган). Уенда катнашучылар өстәл тирәли утыралар һәм сәгать теле йөреше буенча чиратлап йөриләр. Һәр уенчы үзенең карточкасын куйган очракта,...

Уйный-уйный үсәбез

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү 

 

Әлеге уенда ике яисә икедән артык уенчы катнаша ала. Уен махсус карточкалар – фишкалар ярдәмендә уйналына. (карточка ике якка бүленгән, һәм анда юл йөрү билгеләре ясалган). Уенда катнашучылар өстәл тирәли утыралар һәм сәгать теле йөреше буенча чиратлап йөриләр. Һәр уенчы үзенең карточкасын куйган очракта, аның нинди билге, һәм ул нәрсәне аңлата, шуны әйтергә тиеш була.

Уен барышы:

1.Карточкаларны рәсемле ягын аска каратып һәрбер уенчыга өләшеп чыгабыз, рәсемнәрне янында утыручылар күрмәскә һәм белмәскә тиеш.

2.Карточканың ике ягында да бертөрле рәсеме (билге) булган кеше  беренче булып  йөри башлый (карточканы өстәл уртасына куя).

3.Киләсе уенчы шул рәсемле карточкага туры китереп узендә булган карточканы аның янына куя, карточкада сүрәтләнгән юл йөрү кагыйдәсен әйтә. Әгәр аның рәсеменә туры килердәй карточкасы юк икән, йөрешне киләсе уенчы дәвам итә.

4.Кемнең карточкалары тизрәк бетә, шул җиңүче була. Әгәрдә уенны дәвам итәрдәй карточка бер уенчыда да калмый икән, димәк уен тәмам. Бу очракта уенчыларның кайсында азрак санда карточка кала, шул җиңүче санала.

Казан шәһәре, Совет районының 115 нче номерлы катнаш төрдәге татар телендә белем бирүче “Сорнай” балалар бакчасы.

Бәдертдинова Гөлназ Мансур кызы.