ДӘРЕС ӘЗЕРЛӘГӘНДӘ
Шундый авыр мәсьәлә Бирәләрдер нәрсәгә? Алай да чишеп карыйм, Болай да чишеп карыйм, Ә җавабы юк һаман… Әни чыгып кухнядан: — Ник кызасың юкка? — ди.— Болай булмый, тукта,— ди,— Әрәм итмә көчеңне, Читкә куеп эшеңне, Тирән итеп сула,— ди, (Шуннан нәрсә буладыр?..) — Тагын...
Шундый авыр мәсьәлә
Бирәләрдер нәрсәгә?
Алай да чишеп карыйм,
Болай да чишеп карыйм,
Ә җавабы юк һаман…
Әни чыгып кухнядан:
— Ник кызасың юкка? — ди.—
Болай булмый, тукта,— ди,—
Әрәм итмә көчеңне,
Читкә куеп эшеңне,
Тирән итеп сула,— ди,
(Шуннан нәрсә буладыр?..) —
Тагын сула, тагын,— ди,—
Файдасы бар аның,— ди.—
Бердән алып аннан соң
Йөзгә кадәр санарсың.
Йөреп килсәң дә ярый,
Чиләктәге чүп-чарны
Түгеп керсәң дә ярый…
Әниемне тыңладым:
Эш күп диеп тормадым,
Чүп түккәндә әле мин
Чебиләр дә ашаттым…
— Рәхмәт,— дидем,— әнием,
Физкультминут ясаттың…
Булды бит, әй, файдасы:
Мәсьәләне аннан соң
Шундук чишеп аттым мин!
Үзем дә шаккаттым мин.
Ачу чыккан һич юкка —
Рәхмәт физкультминутка!
Хәкимҗан Халиков