Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 сентября 2023 12:23

Ел фасыллары

 Уйный-уйный үсәбез Уенның максаты – Балаларның табигатьтә сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, рәсем һәм реаль сурәтне күрү, сүзлек запасын баету. Бурычлар – 1.Балаларның белемнәрен һәм һәр чорның үзенчәлекләре турында күзаллауны камилләштерергә, ел фасылы билгеләре буенча картиналар ясарга, табигатьтә күренешләрнең бәйләнешен күзәтергә һәм күрергә өйрәтергә. 2. Танып-белү сөйләм активлыгын, иҗади сәләтне...

 Уйный-уйный үсәбез

Уенның максаты 

Балаларның табигатьтә сезонлы үзгәрешләр турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, рәсем һәм реаль сурәтне күрү, сүзлек запасын баету.

Бурычлар 

1.Балаларның белемнәрен һәм һәр чорның үзенчәлекләре турында күзаллауны камилләштерергә, ел фасылы билгеләре буенча картиналар ясарга, табигатьтә күренешләрнең бәйләнешен күзәтергә һәм күрергә өйрәтергә.

2. Танып-белү сөйләм активлыгын, иҗади сәләтне үстерү, визуаль хәтер, күзәтү, осталык, киңлек юнәлеше.

3. Елның төрле вакытында табигатькә мәхәббәт һәм сак караш, кызыксыну һәм иҗади мөстәкыйльлеккә омтылыш тәрбияләү.

Уенга атрибутлар исемлеге – 1. Дүрт төрле ел фасылы вакытындагы агачлар рәсеме, елның төрле вакытында сурәтләнгән хайван картиналары, елның дүрт вакытына туры килгән төрле детальләр.

2. Елның төрле  фасылына туры килгән рәсемнәр.

Уен кагыйдәләре 

Балаларга картинаның тиешле детальләрен сайлап, елның дүрт вакытын сурәтләү чираты буенча тәкъдим ителә. Барлык детальләрне кулланып, дөрес итеп рәсем ясаучылар җиңәләр һәм "рәсемдә нәрсә сурәтләнгән һәм кайчан була"дип әйтерләр.

Уен вариантлары 

Тәрбияче балаларга елның билгеле бер вакыты картинасын тәкъдим итә, анда бу вакыт белән бәйле булмаган детальләр бар. Балалар аларны билгеләргә һәм атарга тиеш. Мәсәлән: "Рәсемдә җәй бар. Монда карлыгач буялган. Балалар кышын карлыгачлар ясыйлар. Бу Карлыгач кышкы пейзажга туры килә".

“Салават күпере” Шәмәрдән балалар бакчасы тәрбиячесе

Насырова Алинә Камил кызы