Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июня 2023 11:53

Имин юллар

Бу тормышта кагыйдәләр Бик күп булганын беләм. Башланалар кайберләре Өеңнән чыгу белән. Хәрәкәттә катнашасың, Җәяү атлап барсаң да. Начар булмас, як-ягыңа Кайчак карап алсаң да. Яшел сигнал булса гына, Чыгарга ярый юлны. Беркайчан да бутама син, Уң ягың белән сулны. Безнең илдә кагыйдә бар: Бу - уң яклы хәрәкәт. Шул...

Бу тормышта кагыйдәләр

Бик күп булганын беләм.

Башланалар кайберләре

Өеңнән чыгу белән.

Хәрәкәттә катнашасың,

Җәяү атлап барсаң да.

Начар булмас, як-ягыңа

Кайчак карап алсаң да.

Яшел сигнал булса гына,

Чыгарга ярый юлны.

Беркайчан да бутама син,

Уң ягың белән сулны.

Безнең илдә кагыйдә бар:

Бу - уң яклы хәрәкәт.

Шул кагыйдә бозылмаса,

Булыр тәртип, бәрәкәт.

Светофор көйләп тора,

Юлда төсләр күчүен.

Тукталышка бар син, чыккач

Җәяүлеләр кичүен.

Юлда булсын үзең белән,

Таныклыгың, паспортың.

Яхшылап өйрән, дускаем,

Маршрутлы транспорт чараларын.

Ниндиләре каян үтә,

Тукталышта язылган.

Әле анда олы итеп,

Карта да сызылган.

Автобуста барам дисәң,

Тукталышта басасы.

Автомобиль өчен түгел

Автобус полосасы.

Автомобиль, җәяүлегә

Үз юллары бирелгән.

Ак сызыклар белән алар,

Бөтен юлда бүленгән.

Барлык булган кагыйдәләр,

Үтәлсә генә рәхәт.

Безгә шуны аңлатучы,

Абый-апалар, рәхмәт.

Бакчада да, мәктәптә дә

Аңлаталар шуларны.

Үзебездән тора бит ул,

Имин итү юлларны.

 

 

Казан шәһәре Совет районының “татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы” 

Закирова Наилә Мөнәвир кызы