Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 июля 2023 11:37

Иң-иң-иң...

Дөньяда иң зур хайван нәрсә? Ул – зәңгәр кит. Аның озынлыгы 33 метрга җитә. Авырлыгы –190 (йөз туксан) тонна. Синең 35 фил күргәнең бармы? Зәңгәр кит шул 35 фил авырлыгында. Ә иң кечкенә хайван нәрсә, дисеңме? Анысы – Таиландта яши торган ярканат. Авырлыгы 2 грамм гына. Кошларның иң зурысы – тәвә кошы. Биеклеге– ике...

Дөньяда иң зур хайван нәрсә? Ул  зәңгәр кит. Аның озынлыгы 33 метрга җитә. Авырлыгы 190 (йөз туксан) тонна. Синең 35 фил күргәнең бармы? Зәңгәр кит шул 35 фил авырлыгында. Ә иң кечкенә хайван нәрсә, дисеңме? Анысы  Таиландта яши торган ярканат. Авырлыгы 2 грамм гына. Кошларның иң зурысы  тәвә кошы. Биеклеге ике метр ярым. Авырлыгы 156 (йөз илле алты) кило-граммга җитә. Иң кечкенә кош  колибри. Авырлыгы 2 грамм. Бездә яши торган иң кечкенә кош  кәрлә тургай. Озынлыгы  9 сантиметр чамасы, авырлыгы  4– 6 грамм. Иң кыйммәтле хайван нәрсә, дисеңме? Бу Изе Джет кушаматлы чабыш аты. Аның өчен 30 миллион доллар түләгәннәр. Ул вакытта бу акчага 10 меңнән артык җиңел машина сатып алып булган.

Рабит Батулла