Казахлар
КИЕМ. Ир-атларда – калпак яки түбәтәй, күлмәк, ыштан, халат (чапан), күн яки киез итек. Хатын-кызларда – саукеле яки кимешек, күлмәк, камзул, читек. ТЕЛ. Казах теле татар теленә охшаш. Татар белән казах күрешсә, алар бер-берсен, мөгаен, аңлаячак. Казах теле – дөньядагы иң бай телләрнең берсе. Ул – рус теле белән беренче булып галәмгә очкан...
КИЕМ.
Ир-атларда – калпак яки түбәтәй, күлмәк, ыштан, халат (чапан), күн яки киез итек. Хатын-кызларда – саукеле яки кимешек, күлмәк, камзул, читек.
ТЕЛ.
Казах теле татар теленә охшаш. Татар белән казах күрешсә, алар бер-берсен, мөгаен, аңлаячак. Казах теле – дөньядагы иң бай телләрнең берсе. Ул – рус теле белән беренче булып галәмгә очкан тел дә!
ХАЛЫК САНЫ.
Дөньяда – 16 миллион тирәсе,
Россиядә – 647 меңнән артык,
Татарстанда – 2 меңгә якын.
Тату йортта ризык тәмле.
Казах халык мәкале.
АЛАР – МИЛЛӘТ ГОРУРЛЫГЫ. Абай Кунанбаев, Каныш Сатпаев, Нурсолтан Назарбаев, Тимур Бекмамбетов, Роза Рымбаева, Азамат Мусагалиев һәм башка танылган шәхесләр. Бу – Россиядә яшәүче иң күпсанлы төрки халыкларның берсе. Әлеге милләт вәкилләре нәсел шәҗәрәсен бик яхшы белүләре белән аерылып тора. «Милли сәяхәт»ебездә яңа тукталыш – казах халкы.
МИЛЛИ РИЗЫКЛАР.
Бишбармак, манты, куырдак, коктал, бавырсак, шәлпәк, жент.
МИЛЛИ БӘЙРӘМ.
Казах халкының иң яраткан бәйрәме – Нәүрүз. Аны язын, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән вакытта, яңа елның беренче көне буларак бәйрәм итәләр. Казахлар элек-электән Нәүрүзгә кадәр йорт-җирне җыештырып, чистартып куя торган булган. Нәүрүз бәйрәмендә җиде төрле ризык салып ботка пешерү гадәте әле дә саклана. Һәр гаилә җиде кунак чакырырга һәм үзе дә җиде йортта булырга тиеш. Нәүрүз бәйрәме тәмле сыйларга гына түгел, җыр-бию, төрле ярышларга да бай.
Казахларның тарихи ватаны – Казахстан. Ләкин бу илнең зур гына территориясе кайчандыр Әстерхан губерниясенә кергән. Шуңа да бүген Әстерханда казахларны күпләп очратырга мөмкин. Хәер, бу шәһәрне казахлар гына түгел, бик күп милләтләр үз итә. Биредә 200дән артык милләт вәкиле яши.
Әстерхан җиләк-җимеш, яшелчәләре белән дан тота. «Әстерхан карбызы» турында ишеткәнең бардыр бит? Иң баллы, иң тәмле карбыз – шул. Бу төбәкнең кызыл томатлары, балыгы, кара уылдыгы да бөтен дөньяга танылган.
Әстерхан – борынгы шәһәр. Аңа 1558 нче елда нигез салганнар. Нәкъ менә шушы елда Әстерхан кирмәне төзелә башлаган. Калада бүген дә Кремль бар. Ул музей буларак хезмәт итә. Әстерханга барсаң, кирмәнгә керми калма!