Канатлы куян
Бабайларга бардым бүген, Кичә кайттым. Кайткан чакта, үземнән зур Алтын таптым. Түш кесәмә салып аны, Очам гына, Куып җитсә җитәр иде Кошлар гына. Сизмәгәнмен алтын төшеп Калганын да, Үзе әйткәч, белдем куян Алганын да. «Эзләп йөрмә, миндә хәзер Алтының», — ди. «Китер», — дигәч, «Алтын икән акылың», — ди....
Бабайларга бардым бүген,
Кичә кайттым.
Кайткан чакта, үземнән зур
Алтын таптым.
Түш кесәмә салып аны,
Очам гына,
Куып җитсә җитәр иде
Кошлар гына.
Сизмәгәнмен алтын төшеп
Калганын да,
Үзе әйткәч, белдем куян
Алганын да.
«Эзләп йөрмә, миндә хәзер
Алтының», — ди.
«Китер», — дигәч,
«Алтын икән акылың», — ди.
Тотып алыйм дигән идем —
Сызды куян,
Чаба торгач, шул кадәрле
Кызды куян:
Кинәт күккә күтәрелде,
Тургай сыман.
Ул әле дә миннән көлеп
Торган сыман.
Бактың исә, ул канатлы
Куян икән.
Күзәтегез: кайсы талга
Кунар икән?
ШАЯН БАБАЙ
Булган, ди, бер шаян бабай,
Сезнең кебек наян бабай.
Сөйләгән ул гаҗәп хәлләр,
Кызык хәлләр, мәзәк хәлләр:
Йомран тотып җиккән, имеш,
һәм урманга киткән, имеш.
Аңа аю очраган, ди,
Кәрәзле бал сораган, ди.
«Бал бирмәсәң, ашыйм, — дигән, —
Йә өзгәләп ташлыйм», — дигән.
Аю хәтта сизми калган:
Бабай аны егып салган,
Җиккән аннан арбасына,
Кәҗәләнгәч, аркасына
Чыбык белән тарткан, имеш,
Аю лап-лоп чапкан, имеш,
Тау төшкәндә, коштай очкан.
Кайткач, утын бушатышкан.
Бабай аңа бал ашаткан:
Аю исә шаклар каткан.
Картны күрсә, әле дә ул
Үзе чабып килә, имеш,
Аңа сәлам бирә, имеш.
Хәкимҗан Халиков