Кечкенә Миләш
Кечкенә Миләш үзен ялгыз тойды. «Минем яныма беркем дә килми», — дип уйлады ул. Күңеле йомшарып, хәтта елап ук җибәрде. Сары Күбәләк аның елавын ишетте дә: — Ник елыйсың, Миләш? — дип сорады. Миләш аңа: — Мин ялгыз, минем яныма беркем дә килми... — диде, үкси-үкси. — И елак, син...
Кечкенә Миләш үзен ялгыз тойды. «Минем яныма беркем дә килми», — дип уйлады ул. Күңеле йомшарып, хәтта елап ук җибәрде.
Сары Күбәләк аның елавын ишетте дә:
— Ник елыйсың, Миләш? — дип сорады.
Миләш аңа:
— Мин ялгыз, минем яныма беркем дә килми... — диде, үкси-үкси.
— И елак, син бит әле кечкенә, синең чәчәгең дә юк, — диде гамьсез Күбәләк һәм очып та китте.
Күбәләкнең сүзенә Миләшнең хәтере калды. Ул тагын да ныграк үкси башлады.
Шулчакны кайдандыр Сыерчык килеп чыкты.
— Ник елыйсың, Миләш? — дип сорады ул да, ягымлы тавыш белән.
— Мин ялгыз, минем яныма беркем дә килми, — диде Миләш.
— Син кечкенә бит әле, сине борчырга ярамый, — диде Сыерчык, аны юатып. Синең әле ботакларың да аз, кошлар кунар урының юк. Зур үскәч, сиңа күбәләкләр дә, кошлар да килер.
Син безне кызыл җимешләрең белән сыйларсың. Елама, шат күңелле бул. Озакламый син дә зур үсәрсең!
Миләшнең күңеле күтәрелде. Елаудан туктап, ул елмаеп җибәрде.
Гыйльмия Таһирова