Кызык итте...
Соңгы вакытта Айгөлне ишегалдына бик чыгармаска тырышалар. Әле «әтәч талый» диләр, әле «ата каз» дип куркыталар. Чебиләр, каз бибиләре анда. Айгөлнең аларны бик тә күрәсе, кулына тотып карыйсы, алар белән уйныйсы килә. Ә чыгармагач, аксыл йомгак чебиләрне дә, сары йомшак бибиләрне дә кулга алып булмый инде ул. Бүген аңа уйнап...
Соңгы вакытта Айгөлне ишегалдына бик чыгармаска тырышалар. Әле «әтәч талый» диләр, әле «ата каз» дип куркыталар. Чебиләр, каз бибиләре анда. Айгөлнең аларны бик тә күрәсе, кулына тотып карыйсы, алар белән уйныйсы килә. Ә чыгармагач, аксыл йомгак чебиләрне дә, сары йомшак бибиләрне дә кулга алып булмый инде ул. Бүген аңа уйнап керергә рөхсәт иттеләр. Әнисе өй җыештыра, Айгөлнең җиң сызганып чиләккә таба килүен күргәч, аны уйнап керергә чыгарып җибәрде. Койма буендагы челтәр тәрәзәле читлектә чебиләр ярма бөртекләре чемченеп йөргән булалар. Аларны читлектән бик чыгарыр иде Айгөл, ишек келәсенә буе җитми. Ярый, челтәр тәрәзәдән карап торсаң да кызык икән. Ул арада бакча артыннан кайтып килүче Мәликә әбисе күренде. Алъяпкыч итәген кайтарып тоткан. Айгөлнең күргәне бар: әбисе чебиләргә үлән йолкып алып кайта шулай. Алып кайткан үләнне ләгәнгә салды да, Айгөлгә һичнигә кагылмаска кушып, нәрсәдер алып чыгарга өйгә кереп китте әби. Айгөлгә шул гына кирәк тә. Ничек инде кулга тотып карамый түзәсең үләннәрне? Кызыктыра бит. Мондый эре, тере яфраклы үләнне бер дә күргәне юк иде Айгөлнең. Сокланудан йөзенә яктылык җәелде. Тиз генә барып, бер бәйләм үләнне кулына алган иде, нәни бармакларын кайнар су пешекләп алдымыни! Яндыра, әчеттерә. Айгөл чыр итеп кычкырып елап җибәрде.
Ишектән берьюлы диярлек әнисе белән әбисе йөгереп килеп чыктылар.
— Ни булды тагын? — диде әнисе, куркынган тавыш белән.
— Әтәч явыз кетәклектән чыкмагандыр бит? — диде әбисе.
— Югыйсә ныклап ябып куйган идем...
Айгөл әрнегән кулын өскә күтәрде.
— Ай-ай... — дип такмаклады ул. — Авырта-а...
— Кычыткан бәласе икән бу, — диде әбисе, хәлгә төшенеп.
— Әйттем, бернәрсәгә дә кагылма, дидем...
— Кычытмый, авырта-а, — дип үксүен белде Айгөл.
— Кычыткан... — Әбисе сүзен әйтеп бетермәде, Айгөл тагын да ныграк үкси башлады:
— Кычытмый, авырта-а...
— Аңладым, аңладым, — диде әбисе, көлемсерәп. « Өф-өф» итеп кызчыкның бармагына өреп алган иде, бармакның әрнеп сулкылдавы басыла төште.
— Менә бу тешләде... — диде Айгөл, әбисенә сыенган килеш, эре яфраклы үләнгә ачулы карап.
— Бу үлән кычыткан дип атала да инде, кызым. Тешләми ул, чага. Мин яшь кычытканнарны бакча артыннан алып кайтам да чебиләргә турап бирәм. Яраталар аны наныйлар. Кычытканны ашагач, алар авырмый, тиз үсәләр. Менә шундый бик файдалы үсемлек булгач, аны өзеп алучылар да күп була. Ул үзенә кагылган кешеләрне куркытам дип чагып ала. Әбисе файдалы дип бик мактаса да, Айгөл кычытканга яңадан кагылмаска булды. Үсә бирсен койма буенда. Әбисе белән дуслашканнардыр алар, аны бер дә чакмыйлар ич.
Факил Сафин