Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 сентября 2023 11:08

Могҗизалы барабан

Уйный-уйный үсәбез Максат: 1 дән алып 10 га кадәр саный, таный белү күнекмәләрен камилләштерү, сан белән предметларны туры китерү сәләтләрен ныгыту. Бурычлар: Дидактик уен – өйрәтүче, үстерешле, тәрбияви. Бер санның составын икенче сан аша күрсәтә белүне ныгыту; Саннарның сөйләм телендә кулланылышын активлаштыру; Саный, таный белү сәләтләрен үстерү; Биремне дөрес башкару...

Уйный-уйный үсәбез

Максат: 1 дән алып 10 га кадәр саный, таный белү күнекмәләрен камилләштерү, сан белән предметларны туры китерү сәләтләрен ныгыту.

Бурычлар:

Дидактик уен – өйрәтүче, үстерешле, тәрбияви.

Бер санның составын икенче сан аша күрсәтә белүне ныгыту; Саннарның сөйләм телендә кулланылышын активлаштыру; Саный, таный белү сәләтләрен үстерү; Биремне дөрес башкару өчен теләк булдыру, игътибарлыкларын үстерү; Логик фикерләүне ныгыту.

Уенның актуальлеге.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әйдәп баручы эшчәнлек булып уен тора. Хәзерге заманда балаларның үсешен, танып белүен ныгыта торган уеннарны махсус кибетләрдән сатып алырга була. Бу өстәл уеннарына да кагыла. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, барлык өстәл уеннары да тышкы кыяфәте белән никадәр генә матур, мавыктыргыч булсалар да, балалар аудиториясендә бирелеп уйнарга кызыксыну уятмый. Моның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Шуларның берсе, буталчык, катлаулы, бала мөстәкыйль хәл итә алмый торган уен кагыйдәләре. Шуңа күрә балада бу уенга карата кызыксыну тиз югала.

Балалар күзлегеннән чыгып карасаң, тагын бер сәбәп ачыклана, ул да булса сатып алган уенның кыйммәте булмау. Ягъни, бу уенчык ватылса, икенчесен әти-әни җиңел генә алып бирәсен бала бик яхшы аңлый. Шуңа курә кечкенәдән үк балаларга әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш, эстетик тәрбия бирү бик мөһим.

Уенның методик кыйммәте.

Өстәл уеннары күп төрле. Үз кулларың белән ясалган әлеге уен балаларга шуларның берсен күрсәту өчен юнәлдерелгән. Тәрбияченең төп максаты, әлеге уендагы гади кагыйдәләргә нигезләнеп, баланың кызыксынучанлыгын үстерү, логик фикерләвен ныгыту, игътибарлыгын тәрбияләү булып тора.

Куллану өлкәсе.

Бу уенны өйдә, балалар бакчасында ике, яисә берничә бала әти-әниләр, тәрбиячеләр белән берлектә өстәл артында уйный ала.

Әлеге уен педагогик процессны нәтижәле оештырырга, алга куйган бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә; тигез өслектә (югары-түбән, уң-сул) ориентлашу күнекмәләрен булдыра, төсләрне аера белү күнекмәләрен ныгыта, 1-10 га хәтле турыдан-туры, кирегә санауны, бармак моторикасын үстерергә ярдәм итә.

Яшь үзенчәлекләре: 6-7 яшьлек балалар өчен.

Уен өчен кирәкле материаллар:

  • Ике катлы әйләнмәле барабан.
  • 1-10 га хәтле саннар язылган пластик карточкалар.
  • 1-10 га хәтле рәсемнәр сурәтләнгән пластик карточкалар.
  • 1-10 га хәтле божралар (түгәрәкләр) сурәтләнгән карточкалар.

Уен тәртибе.

Уенда ике яисә берничә бала катнаша ала. Уен түгәрәк өстәл артында уйнала. Уенны тәрбияче алып бара. Бер-береңне борчымыйча, урыннан кычкырмыйча уйнарга кирәк. Уен белән танышып беткәч, уенны бала алып барырга мөмкин.

Уенны берничә төрле уйнарга була:

1.Барабанның югары катына 1-10 га хәтле предметлар сурәтләнгән карточкалар төзелә. Түбән катка шул карточкадагы предмет санынча боҗра санап аның каршысына туры китереп куярга кирәк була. Мәсәлән: Бала төсле карандашлар сурәтләнгән карточканы сайлап ала, анда ничә карандаш икәнен санап белә, аскы катка шул карточкалар санынча сурәтләнгән боҗраны санап, табып карандашлар каршысына куя. (Сигез карандаш – сигез боҗра)

2. Барабанга тәрбияче бер сан куя. Балалар бу санның составын ике кечкенә сан аша күрсәтергә тиеш булалар. Мәсәлән: 7 ул 3 һәм 4 саннарыннан тора.

Бу уен аша балаларга уң як һәм сул як күнекмәләрен дә җиңел төшендерергә була. Мәсәлән: 7 санының уң як күршесенә 8, ә сул як күршесенә 6 саны урнашкан.

3. Барабанның югары катына саннар төзелә. Балалар укны күчерә барып башта 1-10 га тикле турыга, соңыннан 10 нан 1 гә хәтле кирегә санарга тиеш булалар. Уен барышында һәр баланың саннарны төгәл, аермачык итеп әйтә алуына ирешергә мөмкин. Шулай ук укны берничә санны төшереп калдырып әйләндереп, саннарны сикертеп (вразброс) санарга да була.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылы гомуми үсеш бирүче төрдәге Шәмәрдән 3 нче «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Газизова Таңсылу Хөснетдин кызы