Мордвалар
ТЕЛ.Мордвалар эрзя һәм мукшы телләрендә сөйләшә. Галимнәр фикеренчә, аерым мордва теле юк та. Эрзя һәм мукшы телләре бер-берсенә охшаган булса да, шактый аерыла. Әйтик, «болыт» сүзе эрзя телендә – «пель», ә мукшыча – «туця». «Кизэ» сүзе исә эрзяларда – җәйне, ә мукшыларда елны аңлата. МИЛЛИ РИЗЫКЛАР. Эрзя ашы, крахмаллы токмач...
ТЕЛ.
Мордвалар эрзя һәм мукшы телләрендә сөйләшә. Галимнәр фикеренчә, аерым мордва теле юк та. Эрзя һәм мукшы телләре бер-берсенә охшаган булса да, шактый аерыла. Әйтик, «болыт» сүзе эрзя телендә – «пель», ә мукшыча – «туця». «Кизэ» сүзе исә эрзяларда – җәйне, ә мукшыларда елны аңлата.
МИЛЛИ РИЗЫКЛАР.
Эрзя ашы, крахмаллы токмач ашы, баланда, овтонь лапат («аю тәпие»), манный ярмасыннан белен, поза.
КИЕМ.
Ир-атларда – күлмәк, ыштан, билбау, чабата.
Хатын-кызларда – цилиндр рәвешендәге эшләпә, күлмәк, ыштан, алъяпкыч, чабата.
Алар үзләрен «эрзя» яки «мукшы» дип атап йөртә. Фин-угор халыкларыннан саналган мордвалар әнә шулай ике төркемгә бүленә. Һәркайсының үз теле, үз гореф-гадәтләре...
Алар – милләт горурлыгы. Надежда Кадышева, Алексей Маресьев, Олег Маскаев, Наталья Водянова, Василий Шукшин, Светлана Хоркина, Михаил Девятаев һәм башка танылган шәхесләр.
ХАЛЫК САНЫ.
Дөньяда – 800 мең тирәсе, Россиядә – 740 меңнән артык, Татарстанда –
19 мең чамасы.
МИЛЛИ БӘЙРӘМ.
Мордва халкының иң танылган милли бәйрәме – Балтай. Аның килеп чыгышын Балтай исемле дәрвиш бабай белән бәйлиләр. Имеш, бервакыт ул балаларның күңелен ачмакчы булган. Моның өчен, үзен өрәңге яфраклары белән бизәп, урман хуҗасы – аю рәвешендә бөтен авыл буйлап йөреп чыккан. Бәйрәмдә әле дә бер «аю гаиләсе» билгеләнә. Әти, әни һәм бала «аю», агач ботаклары белән капланып, һәр өйгә шатлык теләп чыга.