Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 июля 2023 12:12

Нәүрүз килә

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Нәүрүзне зурлыйк әле. Гөрләвекләр челтерәвенә Кушылып җырлыйк әле. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Илләр, көннәр ямьләнә. Бергәләшеп биергә дип, Куллар кулга бәйләнә. Нәүрүз килә, Нәүрүз килә, Күктән нурлар сибелә. Туган илем, туган җирем Язны күреп сөенә. Роза Хафизова Борынгы бабаларыбыз көн белән төн тигезләшкән 21 нче март...

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Нәүрүзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр челтерәвенә

Кушылып җырлыйк әле.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Илләр, көннәр ямьләнә.

Бергәләшеп биергә дип,

Куллар кулга бәйләнә.

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,

Күктән нурлар сибелә.

Туган илем, туган җирем

Язны күреп сөенә.

Роза Хафизова

Борынгы бабаларыбыз көн белән төн тигезләшкән 21 нче март көнне Яңа ел Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Бәйрәм буласы көнне өйләрне җыештырганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Нәүрүз бәйрәме көнендә балалар, өйдән өйгә йөреп, нәүрүз әйткәннәр, бүләк җыйганнар. Йорт хуҗаларына яңа елда исәнлек-саулык, бай уңыш теләгәннәр.

Торыгыз, тор, хуҗалар!

Нәүрүз җитте, беләмсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Абзый, эшең уң булсын,

Теләгәнең юш булсын,

Күңелләрең хуш булсын

Нәүрүз мөбәрәк булсын!